Түгәрәк өстәл рыцарьлары
Түгәрәк өстәл рыцарьлары (ингл. Knights of the Round Table) яки король Артур рыцарьлары — король Артур турындагы британ эпосы һәм соңрак чыккан романнар һәм фэнтэзи каһарманнары. Кайбер риваятьләр буенча аларның саны 150 кешегә кадәр җиткән. Кайбер рыцарьларның тарихи прототиплары да булырга мөмкин.
Түгәрәк өстәл рыцарьлары төрле әсәрләрнең каһарманнары булган, шуңа күрә аларның төгәл санын билгеләү мөмкин түгел. Шулай булса да, әсәрләрдә даими очраган рыцарьларны санап була:
- Гавейн, Артурның туганы, аның «уң кулы».
- Ланселот, җиңә алмаслык рыцарь, ләкин корольлек аның сәбәпле һәлак була.
- Галахад, Ланселотның улы, Изге Граальне эзләүче.
- Парцифаль, Изге Граальне эзләүче.
- Борс, Изге Граальне эзләүче.
- Кей, Артурның туганы.
- Мордред, Артурның туганы, аңа хыянәт итә. Нәтиҗәдә алар Артур белән бер-берсен үтерә.
- Бомейн, Гавейнның кардәше.
- Уриен, Артурның туганы.
- Ивейн, явыз сихерче Моргана улы.
- Оуэн, фонтан графы.
- Бедивер, Каммлан янындагы сугыштан соң исән калган соңгы рыцарь.
- Гахерис, Гавейнның кардәше.
- Агравейн, Гавейнның кардәше.
Сылтамалар
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Түгәрәк өстәл рыцарьлары турында риваятьләр 2018 елның 4 октябрь көнендә архивланган. (ингл.)
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg