Урта гасырлар

Урта́ гасырла́р (Урта гасыр, лат. medіum acvum) — Борынгы дөньядан соң һәм Яңа вакытка кадәр булган тарих чоры. Урта гасырларның башы V гасырда Көнбатыш Рим империясе җимерелүе белән билгеләнә. Урта гасырларның ахыры турында исә тарихчыларның уртак фикере юк. Версияләр арасында Константинопольны алу (1453), Американы ачу (1492), Реформация башлануы (1517), Инглиз инкыйлабы башлану (1640) кебек вакыйгалар әйтелә. Шулай ук бу чорда яңа империя — Госманлы империясе (1299) барлыкка килә. Бу дәүләт куәтле чагында өч кыйтганы (Европа, Азия һәм Африка) иңләп алган.

Урта гасырлар
Сурәт
УрынЕвропа
ӘүвәлгесеБорынгы дөнья һәм поздняя античность[d]
КиләсеЯңарыш[d], Яңа вакыт һәм Великие географические открытия[d]
Башлану вакыты476
Тәмамла(н)у вакыты1500
Кайда өйрәнеләмедиевистика[d], урта гасырлар тарихы[d] һәм урта гасырлар археологиясе[d]
WordLift сылтамасыdata.thenextweb.com/tnw/entity/middle_ages[1]
 Урта гасырлар Викиҗыентыкта
1328 елда Европа харитасы

Чыганаклар

Урта гасырлар чоры буенча чыганаклар биш төргә бүленә:

  1. табигый-географик;
  2. этнографик;
  3. матди (әйбер) чыганаклары;
  4. рәсемле-нәфис (архитектура, рәсем сәнгате, скульптура, кулланма сәнгать)
  5. язма.

Язма чыганаклар, үз чиратында, түбәндәге төркемнәргә бүленә:

  1. нарратив, ягъни тарихи хикәятләр (анналлар, хроникалар, биографияләр, шәҗәрәләр һ.б.), агиография язмалары, эпистоляр язмалар, вәгазьләр һәм нәсыйхәтләр, фәнни һәм матур әдәбият;
  2. документаль;
  3. кануни.

Искәрмәләр




🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg