Януш Корчак

Януш Корчак (әдәби тәхәллүсе, чын исеме Эрш Һенрик Гольдшмидт), пол. Janusz Korczak, Henryk Goldszmit (1878, Варшава1942, Треблинка) — Польша язучысы, педагог, табиб. Бала тәрбияләү турында язылган 20дән артык китап авторы. Варшава геттосы балалары белән бергә фашистлар концлагеренда һәлак була.

Януш Корчак
Туган телдә исем Эрш Һенрик Гольдшмидт
пол. Henryk Goldszmit
Туган 22 июль 1878(1878-07-22)[1][2][3][…]
Варшава
Үлгән 6 август 1942(1942-08-06)
Треблинка
Милләт яһүд
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Польша Польша
Әлма-матер Варшау үнивирситите[d], Варшау император университеты[d] һәм Оча торган университет[d]
Һөнәре язучы, педагог, табиб
Эш бирүче Детская больница Bersohnów и Baumanów в Варшаве[d], Россия империясе армиясе[d], Свободный польский университет[d] һәм Вооружённые силы Польши[d]
Ата-ана
  • Юзеф Гольдшмидт (1844-1896) (әти)
  • Цецилия Генбицка (1854-1920) (әни)
Катнашкан сугышлар/алышлар Рус-япон сугышы, Беренче бөтендөнья сугышы һәм совет-поляк сугышы[d]

 Януш Корчак Викиҗыентыкта[4]

Тәрҗемәи хәле

1878 елның 22 июлендә Россия империясе Варшава шәһәрендә яһүд чыгышлы адвокат гаиләсендә туган. Әтисе Юзеф Гольдшмидт (1844-1896), әнисе Цецилия Генбицка (1854-1920).
Варшавада рус гимназиясендә укый. Варшава университетының медицина факультетын тәмамлаган (1905). Хәрби табиб буларак, Рус-япон сугышында катнаша.
Әтисе авыру сәбәпле, студент вакытыннан ук эшләргә мәҗбүр була. 1 курста укыганда яза башлый. Беренче әсәре — «Кунак бүлмәсе баласы» (1905). Аның иҗатына рус язучысы, белеме буенча табиб булган А.П. Чеховның тәэсире зур була.
Кулына диплом алгач, Варшава хастаханәләрендә балалар табибы булып эшли, ярлы яһүд гаиләләреннән чыккан һәм ятим балалар асрала торган колонияләрдә тәрбияче булып хезмәт итә. Бай клиентларыннан кергән акчага, ярлыларны бушлай дәвалый.
1912 елда Варшава «Ятимнәр йорты» директоры итеп билгеләнә.
Беренче бөтендөнья сугышы вакытында (1914-1918) Россия империясе гаскәрендә кыр һоспиталендә хәрби табиб, Киевта украин балалары өчен приютта балалар табибы булып хезмәт итә. «Балаларны ничек яратырга» дигән китабын яза.
Сугыштан кайткач, мөгаллимлек итә, радиода эшли, тыңлаучылар аңа, яратып, «Карт табиб» кушаматы тагалар.

Ятимнәр йорты

Балалар тәрбияләү буеча күп кенә яңалыклар кертә: сайлап куела торган балалар сеймы, балалар суды оештыра. Я. Корчак үзен дә берничә мәртәбә балалар суды тикшерүенә куя. Әлеге йортта балалар үзләре өчен үзләре чыгара торган газета нәшер ителә. Яңа бәйрәмнәр («Беренче кар бәйрәме», «Иң озын көн бәйрәме» һ.б.) уйлап табыла. Бүләк бирүләр еш була. Шәһәр балалары өчен табигатькә, авылга чыгу шулай ук әһәмиятле чара була.

Икенче бөтендөнья сугышы

Алман фашистлары Варшаваны басып алгач, Я. Корчак балалар янында кала. 1940 елда кулга алынып, төрмәдә утырып чыга. Аны төрмәдән элекке тәрбия кылган балалары сатып ала. Ул яңадан Варшава геттосы эчендә калган Ятимнәр йортына кайта. Шәһәр хакимияте аңа геттодан чыгарга рөхсәт итә, ләкин Корчак балаларны калдырырга ризалашмый. Ятимнәр йортын концлагерьга озатканда, Я. Корчак балалар белән вагонга утыра. Треблинкада газ камерасында да алар белән һәлак була.

Әсәрләре

Хәтер

Януш Корчак һәйкәле. Варшава
  • Варшавада, Иерусалимда һәйкәлләр куелган.
  • Треблинкада Корчак һәлак булган җирдә «Януш Корчак һәм балалар» дип язылган зур таш тора.

Әдәбият

  • Валеева Р.А. Гуманистическая педагогика Януша Корчака: Учебное пособие. Казань: КГПИ, 1994.
  • Кочнов В.Ф. Януш Корчак: Книга для учителя. М.: «Просвещение», 1991. ISBN 5-09-003083-9.
  • Ә. Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт йолдызлыгы. Казан: «Мәгариф», 2002. ISBN 5-7761-1128-5

Сылтамалар

Моны да карагыз

Искәрмәләр

  • filmportal.de — 2005.
  • https://commons.wikimedia.org/wiki/Category:Janusz_Korczak
  • 🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg