Яңа Зеландия

Яңа Зеландия (ингл. New Zealand, маори Aotearoa) – Тын океанның көньяк-көнбатышында урнашкан дәүләт. Ике зур (Көньяк утрау һәм Төньяк) һәм күп (700гә якын) кечкенә утрауларда урнашкан. Дәүләтнең башкаласы – Веллингтон каласы (ингл. Wellington). Яңа Зеландия халкы саны – якынча 4 284 мең кеше.

Яңа Зеландия
Байрак
Илтамга
Шигарь 100% Pure Edit this on Wikidata
Башкала Веллиңтон
Халык саны 5 118 700 (бәя, 31 декабрь 2021) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 13 декабрь 1986, 26 сентябрь 1907 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+13:00, UTC+12:00
Рәсми тел маори, Яңа Зеландия ымнар теле, инглиз теле
География
Мәйдан 268,021.0 км²
Координатлар 41.2°S 174°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы исеме Яңа Зеландия монархы
Дәүләт башлыгы Велс шаһзадәсе Чарлз
Карта
Икътисад
ТЭП 255 552 миллион US$ (2021), 247 234 миллион US$ (2022) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Яңа Зеландия дуллыры
Эшсезлек дәрәҗәсе 6% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.87 (2021)[2]
КПҮИ 0.937 (2021)[3]
Яшәү озынлыгы 81.61244 ел (2016)[4]
Пинсә яше 65 яшь
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
Автомобил хәрәкәте ягы сул[5]
Челтәр көчәнеше 230 вольт[6]
Телефон коды +64
ISO 3166-1 коды NZ
ХОК коды NZL
Интернет домены .nz


География

Яңа Зеландия космостан
Кук тавы

Яңа Зеландия Кук бугазы аерган Төньяк һәм Көньяк утрауларда урнашкан. Яңа Зеландиягә Тын океандагы берничә кече утраулар да керә. Илнең 3/4 өлеше тау вә калкулыклардан гыйбарәт. Яр буе һәм елга үзәннәре — уйсулыклар. Төньяк утрауда җир тетрәүләр ешрак була, сүнмәгән янартаулар, гейзерлар, кайнар минераль су чыганаклары бар. Көньяк утрауда Көньяк Альп таулары урнашкан (иң биек җире 3764 м — Кук тавы; тау түбәләрендә мәңгелек кар һәм бозлыклар бар). Төньяк утрау янындагы шельфта нефть, газ, тимер, бакыр, полиметалл рудалары, алтын, ташкүмер чыганаклары бар.

Субтропик диңгез килматы, кырый көньякта уртача климат. Июльнең уртача температурасы төньякта +12°, көньякта +5°, гыйнварның уртача температурасы төньякта +19°, көньякта +14°. Уртача еллык явым 400–700 мм, тау битләүләрендә 2000–5000 мм. Елгалары күп сулы, һидроэнергетик ресурсларга бай. Иң эре елгасы — Уайкато (озынлыгы 354 км).

Яңа Зеландиядә сары, кара һәм кәстәнә туфраклар, тауларда тау-урман, тау-болын туфраклары таралган.

Хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы

Урман башлыча биек тауларда сакланып калган. Үсемлекләрнең 75%тан артыгы эндемик. Абага, эпифит агачы һәм лианалар, җирле агач төрләре (каури, намаки, риму, тарайро һәм башкалар) күп.

Хайваннар дөньясы ярлы. Имезүчеләрдән күсе, эт, ярканатлар, сөйрәлүчеләрдән туатара, кошлардан пингвин, акчарлак һәм башкалар күп. Очмый торган кошлардан киви, уека, моа һәм чебенче, песнәк, сыерчык бар. Соңгы 100 ел дәвамында хайваннар дөньясы болан, төлке, куян һәм башкалар хисабына баеган. Яңа Зеландиядә 10 милли парк (Маунт-Кук, Тонгариро, Фордлен һәм башкалар), 2 диңгез паркы, резерватлар бар.

Тарих

10—14 гасырларда Яңа Зеландиягә маориләр килеп урнашканнар. Аурупалылардан иң беренче булып утрауларга 1642 елда нидерланд диңгезчесе Абел Тасман барган. 1769—70 елларда инглиз диңгез сәяхәтчесе Җ.Кук утрауларны тәдкыйк иткән. 19 гасырның башында аурупалыларның беренче торак пунктлары пәйда булды. Шул ук вакытта маориләр җирләрен басып алу процессы башланды. 1840 елда инглиз мөһаҗирләре Велиингтон шәһәренә нигез салганнар. 1840 елда Бөекбритания Яңа Зеландияне үз мөстәмләкәсенә әйләндергән. 1843 елда маориләрнең иңглиз мөстәмләкәчеләренә каршы кораллы баш күтәрү башланган. 1872 елга килеп маориләрнең каршылыгы тулысынча дирлек бастырылган. 1907 елда Яңа Зеландия доминион статусын алган. Беренче бөтендөнья сугышында Бөекбритания ягында булган. Сугыштан соң Яңа Зеландия Алманиянең элекке мөстәмләкәләре булган Көнбатыш Самоа Һәм Науруны идарә итү өчен Бөекбритания һәм Австралия белән берлектә мандат алган. 1926 елгы империя конференциясе һәм 1931 елгы Вестминстер статуты белән расланган карарлар нигезендә Яңа Зеландия тышкы һәм эчке эшләрдә тулы мөстәкыйльлеккә ия булды. Икенче бөтендөнья сугышында антифашистик коалиция ягында булган. 1945 елдан — БМО әгъзасы.

Халык

Халкының төп өлеше — яңазеландиялеләр; алар яңазеландияле инглизләр һәм маориләргә (15%) бүленә. Моннан тыш, полинезиялеләр, инглиз, шотланд, ирланд, кытай, hинд һ.б. халыклар яши. Рәсми теләр — инглиз һәм маори теллере. Диндарларның күбесе — протестантлар. Шәһәр халкы — 85%. Эре шәһәрләр: Веллиңтон, Окленд, Крайстчөрч.

Диннәр

Яңа Зеландия халкының ~40 % ы үзен бернинди дингә дә бәйләп карамый. Диндарларның күбесе — христианнар (протестантлар һ. б.).

Эре шәһәрләр



Окленд

Веллиңтон

Крайстчөрч

Һамилтон

УрынШәһәрИнглизчәХалык саны


Тауранга

Дандин

Палмерстон-Норт

Нельсон

1ОклендAuckland1,413,700
2ВеллиңтонWellington393,600
3КрайстчөрчChristchurch375,200
4ҺамилтонHamilton218,800
5Нейпир-ҺастиңсNapier-Hastings128,800
6ТаурангаTauranga127,700
7ДанидинDunedin116,200
8Палмерстон-НортPalmerston North82,400
9НельсонNelson64,100
10РоторуаRotorua56,200
11Нью-ПлимутNew Plymouth55,600
12ФангареиWhangarei54,400
13ИнверкаргиллInvercargill49,800
14КапитиKapiti41,000
15ФангануиWhanganui39,200
16ГисборнGisborne35,400
17БленемBlenheim30,200
18ПукекоһеPukekohe28,400
19ТимаруTimaru28,400
20ТаупоTaupo23,400


Административ бүленеш

ТөбәкАдминистратив үзәкМәйдан, км²Халык саны, кешеТыгызлык, кеше/км²
1НортлендФангареи13 94116610011,9
2ОклендОкленд50481527100302,5
3ВаикатоҺамилтон25 59843080016,8
4Бей-оф-ПлентиТауранга12 44728230022,7
5Гисборн¹Гисборн8351471005,6
6ТаранакиНью-Плимут727315900021,9
7Манавату-ВангануиВангануи22 2151148005,2
8Һокс-БейНейпир14 16423220016,4
9ВеллиңтонВеллиңтон812449150060,5
10Марлборо¹Бленем12 484491003,9
11Нельсон¹Нельсон44549300110,8
12Тасман¹Ричмонд9786448004,6
13КентербериКрайстчөрч45 346328000,7
14Вэст-КостГреймут23 33657430024,6
15ОтагоДанидин31 4762117006,7
16СаутлендИнверкаргилл28 681965003,4
Барлыгы268 7154 242 05115,8
¹Территориаль идарә функцияләренә ия төбәк шуралары

Тышкы территорияләр

Яңа Зеландиянең тышкы территорияләре
Утраулар төркеме (Чын исем)Мәйдан,
км²
Халык саны,[7]
кеше (2013)
Координатлар
Кермадек утраулары33,08 —29°16′ к. к. 177°55′ кб. о.HGЯO
Три-Киңс утраулары (Ngamotukaraka, Manawa Tawhi)4,86 —34°09′ к. к. 172°08′ кч. о.HGЯO
Чәтем архипелагы (Wharekauri, Rekohu)966,0060043°54′ к. к. 176°32′ кб. о.HGЯO
Соландр (Hautere)0,70 —46°34′ к. к. 166°53′ кч. о.HGЯO
Яңа Зеландиянең субантарктик утраулары
Баунти утраулары1,35 —47°46′ к. к. 179°02′ кч. о.HGЯO
Снар утраулары (Tini Heke)3,41 —48°01′ к. к. 166°32′ кч. о.HGЯO
Антиподлар утраулры20,97 —49°41′ к. к. 178°48′ кч. о.HGЯO
Окленд архипелагы (Motu Maha)625,60 —50°42′ к. к. 166°05′ кч. о.HGЯO
Кемпбелл утраулары (Motu Ihupuku)113,31 —52°32′ к. к. 169°09′ кч. о.HGЯO
Барлыгы1769,28600

Башка территорияләр

ТерриторияМәйдан
км²
Халык саны
чел. (2011)
БашкалаСтатус
Кук утраулары236,714 974АваруаҮзидарәле дәүләт берәмлеге
Ниуэ (Ниве) утравы261,461611АлофиҮзидарәле дәүләт берәмлеге
Токелау утраулары101411НукунонуБәйле территория
Росс территориясе*450 0000Бәйле территория
Барлыгы719 1884 422 396
   * Антарктика турында килешү буенча халыкара җәмгыять тарафыннан танылмый

Икътисад

Яңа Зеладия — авыл хуҗалыгы югары дәрәҗәдә үсеш алган индустриаль-аграр дәүләт. Тулаем эчке продуктта авыл хуҗалыгы 7%, сәнәгать 19%, хезмәт күрсәтү тармагы 74%ны тәшкил итә. 2013 елгы мәгълүматларына күрә, Яңа Зеландия экспорты 61.722 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итә[8]; төп партнерлар — Австралия — 21.0%, Кытай — 15.0%, АКШ — 9.2%, Япония  7.0%.[9] Төп экспорт таварлары — сөт мәхсулатлары, ит, йон, урман мәхсулатлары, балык, машиналар.

Яңа Зеландия экспорты 59.076 миллиард яңазеланд долларын тәшкил итә[10]; төп партнелар: Кытай — 16.4%, Австралия — 15.2%, АКШ — 9.3%, Япония — 6.5%, Сингапур — 4.8%, Алмания — 4.4%.[10] Төп импорт таварлары — машиналар һәм җиһазлар, транспорт васитәләре, очкычлар, нефть, электроника, текстиль, пластмасслар.

Авыл хуҗалыгының нигезе — сөт, ит вә ит-йон терлекчелеге. Фураҗ культуралары, бодай, арпа, солы, бөртекле-кузаклылар, яшелчәләр игелә. Җиләк-җимеш, шул исәптә, киви җитештерелә. Бакчачылык (цитрус җимешләр, алма, армут, шафталы, төчечия), йөземчелек алган. Балык һәм кит тотыла. Урманда агач хәзерләнелә.

Сәнәгать

Сәнәгатьтә азык-төлек вә җиңел сәнәгать үсеш алган. Кара һәм төсле металлургия, машиналар төзү, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь, химия, тукымачылык сәнәгате кәсәбәләре (предприятиеләре) бар. Әлүмин, пыласмас, ашламалар, цемент, фәгъфур заводлары бар. Табигый газ, тимер рудасы, бакыр, кургашын, тутыя, алтын, көмеш, күмер, титан, магнетит комы чыгарыла.

Транспорт

Транспортта диңгез транспортының әһәмияте зур. Эре портлар: Веллиңтон, Окленд, Литлтон. Тимер юллар озынлыгы 3,9 мең километр[11], автомобиль юллары озынлыгы 92 мең км. Эре аэропортлар — Окленд, Крайстчөрч, Веллиңтон.

Искәрмәләр