Олимпия уеннары

Оли́мпия уеннары́, Олимпиа́да — 4 ел саен уздырыла торган дөньядагы иң зур спорт ярышлары. Хәзерге вакытта Олимпия уеннары җәйге һәм кышкы уеннардан тора. Алар ике ел саен чиратлашып уздырылалар. Олимпия уеннарында меңнәрчә атлет ярыша. Олимпия чемпионы булу спортчылар өчен иң югары дәрәҗәләрнең берсе.

Олимпия уеннары
Байрак[d]
Нигезләнү датасы1896
Логотип
Сурәт
СпонсорVisa[d][1]
Спорт төреолимпик спорт төре[d]
Сәнгать юнәлешеOlympic Movement[d]
ГимнОлимпийский гимн[d]
Шигарь тасвирламасыолимпик шигарь[d]
УрынOlympic venue[d]
Тапшырыла торган бүләколимпик медаль[d]
ӘүвәлгесеАнтичные Олимпийские игры[d]
Вакыйганың ешлыгы4 ел
ОештыручыХалыкара Олимпия комитеты[d]
Катнашучы(лар)Viet Nam Sports Team[d]
Рәсми веб-сайтolympics.com/en/(ингл.)
Тәртипне билгеләүче төп текстОлимпийская хартия[d]
Нинди вики-проектка керәПроект:Олимпия уеннары[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре10 900 000 ± 99 999[2]
WordLift сылтамасыdata.thenextweb.com/tnw/entity/olympic_games[3]
 Олимпия уеннары Викиҗыентыкта

Олимпия уеннарының тарихы бай. Борынгы Олимпия уеннары Грециядә безнең эрага кадәр 776 елдан безнең эраның 393 елына кадәр уздырылган. Безнең заман Олимпия уеннарының беренчесе 1896 елда Афиналарда уздырыла. Шулай итеп Олимпия уеннары, тарихы буенча, Борынгы Олимпия уеннарына һәм Хәзерге заман Олимпия уеннарына бүленәләр.

Олимпия уеннары тарихы

Борынгы Олимпия уеннары

Борынгы Грециядә Олимпия уеннары зур спорт һәм дин бәйрәме булган. Алар шулай ук 4 ел саен уздырылган. Борынгы грекларда Олимпиада хәтта вакыт үлчәү чарасы да булган. Уеннар вакытында сугышлар туктатылып торган (бу кагыйдә күп тапкыр бозылган). Борынгы Олимпия уеннарында Грециянең төрле шәһәр-дәүләтләреннән вәкилләр катнашкан. Җиңүче булып бер генә кеше билгеләнгән.

Грециягә римлыларның тәэсире арткач Олимпия уеннарының дәрәҗәсе төшә. Борынгы Румда христьян дине рәсми дингә әйләнгәч Олимпия уеннарына мәҗүсилеккә кебек карый башлыйлар. 393 елда Феодосий I императоры мәҗүси культларны һәм шулар белән бергә Олимпия уеннарын да тыя.

Хәзерге заман Олимпия уеннары

Барон Пьер де Кубертен

Борынгы Олимпия уеннары халыкта бөтенләй онытылып бетми. Аларга охшаган ярышлар Франциядә, Грециядә һәм башка илләрдә кат-кат оештырыла.

Грек шагыйре Панайотис Суцос Олимпия уеннарын яңадан кайтарырга кирәк дигән фикер белдерә.

Хәзерге Олимпия уеннары күтәрелүендә Франция бароны Пьер де Кубертенның (фр.  Pierre de Coubertin ) әһәмияте зур. Пьер де Кубертен спорт ярышлары халыкның сәламәтлеген ныгыту һәм сугышларга каршы чара дип уйлый: «Дөнья яшьләре үзләренең көчләрен сугыш кырларында түгел, ә спорт ярышларында сынашсыннар».

Үзенең фикерләрен ул 1894 нче елда Париж университетында (Сорбонн) узган халыкара конгресста җиткерә. Конгресста катнашучылар Грециянең башкаласы Афиннарда 1896 елда Олимпия уеннарын уздырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр.

Уеннарны оештыру өчен Халыкара Олимпия Комитеты төзелә. Аның беренче президенты булып Деметриус Викелас сайлана.

I Олимпия уеннары плакаты

I Олимпия уеннары бик уңышлы уза. Ярышларда 14 илдән килгән 241 атлет катнаша. Греция җитәкчеләре һәм җәмәгатьчелеге Олимпия уеннарын һәрвакыт Грецияда уздырырга теләк белдерә. Моңа каршы Халыкара Олимпия Комитеты чыга. Уеннарны 4 ел саен һәм төрле шәһәрләрдә уздырырга булалар.

IV һәм VII Олимпия уеннарына кышкы спорт төрләре дә кертелә (1908 нче ел – сынлы шуу, 1920 нче ел – сынлы шуу, хоккей). 1921 нче елда Лозаннда узган Олимпия Конгрессында кышкы спорт төрләре өчен VIII Олимпия уеннары уңаеннан Кышкы спорт төрләре атнасы уздырырга кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Ул 1924 нче елда Франциянең Шамони шәһәрендә үткәрелә. Соңыннан бу вакыйганы I Кышкы Олимпия уеннары дип йөртәләр һәм аларны даими рәвештә үткәрә башлыйлар.

19241992 елларда Кышкы һәм Җәйге Олимпия уеннары бер елны үткәрелеп килә, ә 1994 нче елдан башлап 2 ел саен чиратлашып уздырыла башлый.

1932 елдан башлап Уеннарда катнашучылар яшәп торсын өчен оештыручы шәһәрләр махсус Олимпия авылы төзетәләр.

Олимпия Хартиясе

Олимпия Хартиясе олимпия хәрәкәте өчен төп документ. Аның нигезендә Халыкара Олимпия Комитеты эшли.

Олимпия Хартиясе 5 өлештән тора.

Беренче өлеш Олимпия хәрәкәте һәм аның эшчәнлеге турында (статусы, Олимпия символикасы һ.б.).

Икенче өлеш Халыкара Олимпия Комитетына багышланган (Комитетның, Комитет президентының, әгъзәләрең, комиссияләрең статуслары, аларны сайлау тәртибе, рәсми телләр һ.б.) Халыкара Олимпия Комитетының рәсми телләре икәү инглиз һәм француз телләре.

Өченче өлештә халыкара спорт федерацияләренең Олимпия хәрәкәтендәге рольләре күрсәтелгән.

Дүртенче өлеш Милли Олимпия Комитетлары эшчәнлеге турында (роле, бурычлары, символикасы һ.б.)

Бишенче өлеш Олимпия уеннарына багышланган (уздыру урынын сайлау тәртибе, оештыручыларның җаваплыгы, уздыру тәртибе һ.б.)

Олимпия уеннары атрибутлары

Олимпия шигаре (девизы)

Олимпия шигаре өч латин сүзеннән тора: Citius, Altius, Fortius. Төгәл төрҗемә иткәндә бу сүзләрнең аңлатмасы “Тизерәк, биегрәк, батырырак”, ләкин күпчелек телләргә аларны “Тизерәк, биегерәк, көчлерәк” дип тәрҗемә итәләр (ингл. Faster, higher, stronger; рус. Быстрее, выше, сильнее). Тик шулай да, физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчлерәк булырга өндәү күздә тотыла.

Олимпия мәсләге (принцибы)

Олимпия мәсләге: Олимпия уеннарында иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу, тормышта көрәш җиңү тантанасыннан әһәмиятлерәк булган кебек. Көрәшү җиңеп алудан өстенрәк (ингл. The most important thing in the Olympic Games is not to win but to take part, just as the most important thing in life is not the triumph but the struggle. The essential thing is not to have conquered but to have fought well.)

Пьер де Кубертен 1896 нчы елда билгеләгән.

Олимпия эмблемасы

Олимпия эмблемасы бер-берсенә үрелгән зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төстәге биш боҗрадан тора. Биш боҗра биш континент билгесе дип санала: зәңгәр төсле боҗра – Европа, кара – Африка, кызыл Америка, сары – Азия, яшел – Австралия. Боҗраларның үрелүе – континентларның берләшүе.

Ләкин бу рәсми аңлатма түгел. Эмблеманы тәкъдим итүче Пьер де Кубертенның боҗраларны континентлар белән бәйләүе дә билгеле түгел.

Альтернатив аңлатма: һәр илнең байрагында да ким дигәндә бер олимпия боҗрасы төсе бар.

Олимпия байрагы

Олимпия Байрагы

Олимпия байрагы ак төстә һәм аңа Олимпия эмблемасы төшерелгән. Беренче итеп байракны 1920 нче елда Антверпенда (Бельгия) VII Олимпия уеннарында кулланалар. Байрак Олимпия уеннары булачак шәһәрдә саклана.

Олимпия медальләре

XIX Кышкы Олимпия уеннары алтын медале (Солт-Лейк-Сити, 2002 ел). Авырлыгы 0,567 кг

Ярышларда җиңүчегә Алтын медаль бирелә (чынлыкта исә ул көмеш, ләкин калын итеп алтын белән йөгертелгән), икенче урын өчен көмеш, өченче урын өчен бронза медаль бирелә. Медальләрне махсус тантана вакытында өләшәләр, җиңүченең милли гимнын уйнала һәм беренче, икенче, өченче урыннар алган катнашучыларның милли байраклары күтәрелә.

Олимпия анты

Олимпия антының сүзләрен Пьер де Кубертен тәкъдим иткән һәм беренче тапкыр VII Олимпия уеннарында (1920 нче елда) биргәннәр. Хәзер аның эчтәлеге бераз үзгәрде.

Спортчылар анты:

Командаларыбызның абруе һәм спорт даны өчен бөтен катнашучылар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итәргә һәм утәргә, допинг һәм наркотикларсыз, чын спорт рухында катнашуыбызга сүз бирәм. (ингл. In the name of all the competitors I promise that we shall take part in these Olympic Games, respecting and abiding by the rules which govern them, committing ourselves to a sport without doping and without drugs, in the true spirit of sportsmanship, for the glory of sport and the honour of our teams.)

Хөкемдарлар анты:

Бөтен хөкемдарлар һәм рәсми затлар исеменнән мин бу Олимпия уеннарында аның кагыйдәләрен хөрмәт итәргә һәм үтәргә, үзебезнең вазифабызны чын спорт рухында гадел башкаруыбызга сүз бирәм. (ингл. In the name of all the judges and officials, I promise that we shall officiate in these Olympic Games with complete impartiality, respecting and abiding by the rules which govern them in the true spirit of sportsmanship.)

Олимпия уты

Олимпия факелын Олимпиядә махсус көзге аша кояш нурлары ярдәмендә кабызалар. Факел ярдәмендә утны узачак Олимпиаданың төп стадионына җиткерәләр. Уеннар ачу тантанасы барышында факел утыннан узачак Олимпиаданың төп стадионында урнашкан махсус кәсәдә ут кабызалар. Ул Уеннар тәмамлангыйнча яна.

Олимпия утын кабызу йоласы борынгы грекларда ук булган һәм Пьер де Кубертен аны яңадан кайтара. Беренче тапкыр Утны Җәйге Олимпия уеннарында 1928 нче елда, Кышкы Олимпия уеннарында 1952 нче елда кабызалар.

Уеннарның рәсми эмблемасы, талисманы һәм шигаре

Пекинда узган XXIX Олимпия уеннарының шигаре: Бер дөнья, бер хыял (ингл. One world, one dream.)

Һәр Олимпия уеннарының үзенең эмблемасы, талисманы һәм шигаре була. Аларны оештыручы як, гадәттә, үзенең милли мирасына таянып уйлап чыгара. Уеннар эмблемасы һәм талисманнары сувенир итеп тә сатыла һәм оештыручыларга байтак акча китерә.

Уеннар ачу тантанасы

Тантана вакытындагы театральләштерелгән тамаша Уеннар үтәчәк шәһәрнең һәм илнең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштыра. Тантана вакытында илләр парады уза. Парадта беренче булып Греция, алардан соң калган илләр вәкилләре алфавит тәртибендә баралар, соңгы итеп оештыручы ил вәкилләре чыга. Халыкара Олимпия Комитеты президентына һәм Уеннарны Оештыру комитеты җитәкчесенә сүз бирелә. Олимпия, Греция һәм хуҗа ил байраклары күтәрелә, гимннары уйнатыла. Олимпия антлары ант ителә. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне күккә очыралар. Грециядән алып кайткан Олимпия факелыннан Олимпия утын кабызалар.

Уеннар ябу тантанасы

Уеннарны ябу тантанасы өчен махсус саубуллашу тамашасы оештырыла. Уеннарда катнашучылар шулай ук парад ясап узалар, ләкин барысы бергә, илләргә бүленмичә. Гимннарны яңадан уйнаталар, ләкин бу юлы байракларны төшерәләр. Олимпия байрагын Халыкара Олимпия Комитеты президентына бирәләр, ә ул исә аны булачак Уеннар хуҗасына тапшыра. Халыкара Олимпия Комитеты президентын сүз тотып рәсми төстә Уеннарны япкач, Олимпия утын сүндерәләр.

Олимпия спорт төрләре

Халыкара Олимпия Комитеты билгеләгән Олимпия спорт төрләре:

Җәйге Олимпия спорт төрләре


Кышкы Олимпия спорт төрләре

  • Тимераяк спорт төрләре
    • Тимераякта шуу
    • Сынлы шуу
    • Шорт-трек


Оештыручыларда Олимпия спорт төрләрләреннән тыш өстәмә 1-2 спорт төреннән ярышлар уздыру хокукы бар.

Олимпия уеннарында уңышлы чыгыш ясаган татарлар һәм Татарстан спортчылары

Гөлнара Самитова-Галкина

Олимпия уеннары уздырылган урыннар

Җәйге Олимпия уеннары

Төп мәкалә: Җәйге Олимпия уеннары
ЕлУеннарУрынИл
1896I Олимпия уеннарыАфиналарГреция
1900II Олимпия уеннарыПарижФранция
1904III Олимпия уеннарыСент-ЛуисАКШ
1908IV Олимпия уеннарыЛондонБөек Британия
1912V Олимпия уеннарыСтокһолмШвеция
1916VI Олимпия уеннары (уздырылмады)БерлинАлмания
1920VII Олимпия уеннарыАнтверпенБельгия
1924VIII Олимпия уеннарыПарижФранция
1928IX Олимпия уеннарыАмстердамНидерландлар
1932X Олимпия уеннарыЛос-АнджелесАКШ
1936XI Олимпия уеннарыБерлинАлмания
1940XII Олимпия уеннары (уздырылмады)ҺелсинкиФинляндия
1944XIII Олимпия уеннары (уздырылмады)ЛондонБөек Британия
1948XIV Олимпия уеннарыЛондонБөек Британия
1952XV Олимпия уеннарыҺелсинкиФинляндия
1956XVI Олимпия уеннарыМельбурнАвстралия
1960XVII Олимпия уеннарыРумИталия
1964XVIII Олимпия уеннарыТокиоЯпония
1968XIX Олимпия уеннарыМехикоМексика
1972XX Олимпия уеннарыМюнхенАлмания
1976XXI Олимпия уеннарыМонреальКанада
1980XXII Олимпия уеннарыМәскәүСССР
1984XXIII Олимпия уеннарыЛос-АнджелесАКШ
1988XXIV Олимпия уеннарыСеулТөньяк Корея
1992XXV Олимпия уеннарыБарселонаИспания
1996XXVI Олимпия уеннарыАтлантаАКШ
2000XXVII Олимпия уеннарыСиднейАвстралия
2004XXVIII Олимпия уеннарыАфиналарГреция
2008XXIX Олимпия уеннарыПекинКытай
2012XXX Олимпия уеннарыЛондонБөек Британия
2016XXXI Олимпия уеннарыРио-де-ЖанейроБразилия

Кышкы Олимпия уеннары

Төп мәкалә: Кышкы Олимпия уеннары
ЕлУеннарУрынИл
1924I Кышкы Олимпия уеннарыШамониФранция
1928II Кышкы Олимпия уеннарыСанкт-МорицШвейцария
1932III Кышкы Олимпия уеннарыЛейк-ПлэсидАКШ
1936IV Кышкы Олимпия уеннарыГармиш-ПантенкирхенАлмания
1940(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)Гармиш-ПантенкирхенАлмания
1944(V) Кышкы Олимпия уеннары (уздырылмады)Кортина д’АмпеццоИталия
1948V Кышкы Олимпия уеннарыСанкт-МорицШвейцария
1952VI Кышкы Олимпия уеннарыОслоНорвегия
1956VII Кышкы Олимпия уеннарыКортина д’АмпеццоИталия
1960VIII Кышкы Олимпия уеннарыСкво-ВеллиАКШ
1964IX Кышкы Олимпия уеннарыИнсбрукАвстрия
1968X Кышкы Олимпия уеннарыГренобльФранция
1972XI Кышкы Олимпия уеннарыСаппороЯпония
1976XII Кышкы Олимпия уеннарыИнсбрукАвстрия
1980XIII Кышкы Олимпия уеннарыЛейк-ПлэсидАКШ
1984XIV Кышкы Олимпия уеннарыСараевоЮгославия
1988XV Кышкы Олимпия уеннарыКалгариКанада
1992XVI Кышкы Олимпия уеннарыАльбервильФранция
1994XVII Кышкы Олимпия уеннарыЛиллехамерНорвегия
1998XVIII Кышкы Олимпия уеннарыНаганоЯпония
2002XIX Кышкы Олимпия уеннарыСолт-Лейк-СитиАКШ
2006XX Кышкы Олимпия уеннарыТуринИталия
2010XXI Кышкы Олимпия уеннарыВанкуверКанада
2014XXII Кышкы Олимпия уеннарыСочиРоссия

Кызыклы фактлар

  • Олимпия уеннары арасы иң озыны 1503 ел тәшкил иткән. Шуның кадәр вакыт соңгы Борынгы Олимпия уеннарыннан беренче Хәзерге заман Олимпия уеннарына кадәр узган.
  • Беренче Олимпия Уеннары 1900 елда Парижда үтәргә тиеш булган, ләкин оештыручылар аларны озак көтмичә 1896 елда ук Олимпия хәрәкәтенең туган ягы булган Грециядә үткәрү дөресрәк булыр дип уйлаганнар.
  • 1896, 1900 еллардагы Олимпия уеннары ярышларда беренче урын алган спортчыларга көмеш, ә икенче урын алган спортчыларга бронза медаль бирелгән. Өченче урын медаль белән бүләкләнмәгән.
  • 1936 ел Олимпия уеннарын Адольф Гитлер ачкан.
  • 1906 елда Греция башкаласы Афиналарда олимпия харәкәтенең яңартуының 10 еллыгына багышлап III һәм IV Уеннар арасында өстәмә Олимпия уеннары уздырылган.
  • 1916, 1940, 1944 елларда уздырырга тиешле Олимпия уеннары уздырылмады. Сәбәбе – сугыш.
  • Совет гаскәрләрен Әфганстанга кертүгә каршы төшеп АКШ һәм тагын 64 ил Мәскәүдә узган XXII Олимпия уеннарында катнашмыйлар. Шуңа күрә ярышларда чагыштырмача әз спортчы катнаша.
  • Иң авыр Олимпия медальләре Солт-Лейк-Сити Олимпиадасында бирелә. Аның авырлыгы 0,567 кг (алтын медаль).
  • Олимпия уеннарында катнашучы хатын-кызларның уртача яше 20.
  • Пекинда узган XXIX Олимпия уеннары барышында шәһәр җитәкчеләре эт итеннән ясалган ризыкларны сатуын тыя.

Чыганаклар

Моны да карагыз

Сылтамалар