Һаплотөркемнәр

Һаплотөркемнәр (Гаплогруппалар) - кешелек генетик тарихын өйрәнә торган фәндә (популяцион генетикада) бертигез мутацияле уртак борынгы бабасына ия булучы һаплотөрләр (гаплотиплар) охшаш төркемнәре. Мутация - бернуклеотидлы полиморфизм.

Y-хромосомалы һаплотөркемнәр колониаль чорга кадәрге таралышы харитасы

Һаплотөркем төшенчәсе генетик генеалогиядә актив кулланыла. Генетик генеология Y-хромосомалы (Y-ДНК), митохондриаль (мтДНК) һәм ГКГ- һаплотөркемнәрне тикшерә.

Тасвир

Генетик маркерлар (билгеләр) Y-ДНК нибары ата юнәлеше аша Y-хромосома белән тапшырыла, димәк атадан улларына, хатын-кызларның Y-хромосомасы юк. мтДНК маркерлары ана линиясе буенча анадан барлык балаларына тапшырыла.

Шулай итеп, тик ир-атлар Y-ДНК маркерларына ия була.

Табигый сайланыш һаплотөркемне булдырган мутациягә карата эш итми дип фаразлана. Шуңа күрә очраклы флуктуацияләр һаплотөрләр санын үзгәртә.

Популяция бөкесе эффекты һаплотөркемне географик тайпылышына китерә.

Төрләр

2015 елга 22 һаплотөркем ачылган, аларның 20 се яхшы тикшерелгән.

 к·б·ү  Кеше Y-хромосомасы һаплотөркемнәренең эволюцион агачы
Y-хромосомалы Адәм
A00A0-T
A0A1
A1aA1b
A1b1BT
BCT
DECF
DECF
GHIJK
GHIJK
HIJK
IJK
IJLT
LTNO
NOP
SMQR



2002 елга кадәр гадирәк гаплотөркемнәр атамалары кулланылды.

ИскергәнHG1HG2HG3HG8HG9HG12HG16HG21
YCCR1bIR1aE3aJKN3E3b

Шулай ук митохондриаль ДНК һаплотөркемнәре тикшерелә, ләкин сирәкрәк.

Татар милләте һаплотөркемнәре

Мисал өчен 2004 елдагы тикшеренүләр буенча татар милләтендәге иң таралган һаплотөркемнәр исемлеге[1]:

  • Тикшеренүләр саны N = 126

Һаплотөркемнәр өлешләре:

  • Һинд-фарсы-арий R1a (z93 һәм z280) = 34.1%
  • Фин-угыр N3 = 18.3%
  • Балтыйк N2 = 4,8%
  • Кельтик R1b = 8.7%
  • Скандинав һәм балкан I = 4%
  • Маңгул С3 = 1,6%
  • Себер Q = 0.8%[2]

Әлбәттә, тикшеренүләр санын арту белән бу өлешләр төгәлрәк үзгәреп була.

Тулырак тәхлил буенча татар һаплотөркемнәре бүленеше фарсы (көнбатыш иранлы) һаплотөркемнәре бүленешенә бик охшаган [3] (Фин-угыр N исәпкә алмаган очракта), шулай итеп татар бабалары - борынгы иран халкы булып әүвәл заманда Иран яки Үзәк Азиядән Идел-Урал төбәгенә килгәч, төркиләшә һәм фин-угыр-балтыйк халыклары белән өлешчә кушыла дип фаразы бар[4].

Һаплотөркемнәр тасвиры

  • R1a Көнчыгыш Аурупада һәм Үзәк Азиядә таралган һаплотөркем, ләкин һәр һаплотөркемдә төрле сниплар (Single Nucleotide Polymorphism) бар. Мәсәлән татарларда R1a-z93 иң таралган, ләкин R1a-z280 да бар, барлыгы 34%. Урысларда R1a-z280 иң таралган (46%), украиннарда (54%), полякларда (60%). R1a-L342.2 таҗикларда (60%), кыргызларда (50%) таралган.
  • R1b Көнбатыш Аурупада бик таралган, аеруча кельтик халыкларда: басклар — 88,1 %, испаннар — 70 %, бельгиялеләр — 63 %, итальяннар — 40 %, алманнар — 39 %, норвеглар — 25,9. Кайбер чыганаклар буенча башкортларда 47,6%, татарларда 8,7% тәшкил итә.
  • N һаплотөркеме фин-угыр халыклары арасында таралган. Финнарда һәм саха-якутларда 80% тәшкил итә, раса аермасына карамастан финнар һәм якутлар Y хромосома буенча бик якын.
  • I1a һаплотөркеме скандинав һәм кайбер балкан халыклары арасында таралган: итальяннар (Сардиния) — 42,3 %, боснияле — 42,0 %, норвеглар — 40,3 %, шведлар — 40,0 %, датчаннар — 38,7, словеннар — 38,2 %, серблар — 29,2 %
  • I2 һаплотөркеме балкан халыклары арасында таралган.
  • E1b һаплотөркеме Борынгы Мисырда, Африкада барлыкка килгән, Якын Көнчыгышта, борынгы халыкларда - яһүдләр, греклар, һәм Урта диңгезле халыклар арасында таралган. Искиткеч факт, ләкин Альберт Эйнштейн, Адольф Гитлер, Нельсон Мандела, Наполеон шушы E1b һаплотөркеме ияләре.
  • G һаплотөркеме Кавказ халыклары арасында таралган. Осетиннар 60%, абхазлар 50%, гөрҗиләр 30%.
  • J1 һаплотөркеме гарәп илләрендә таралган. Ямән (76%), Согуд Гарәбстаны (64%), Катар (58%), аварлар (67%), яһүдләрдә дә бар.
  • J2 һаплотөркеме Урта диңгез буенда, аеруча Греция, Италиядә, Кавказда таралган. Ингушлар - 89%, чеченнар - 57%, Төркиядә - 30%, Азәрбайҗанда - 24%.
  • C3 - маңгул һаплотөркеме, казакъларда 42%, кыргызларда 26%.
  • О3 - Кытай һаплотөркеме, хән халкы төп һаплотөркеме.
  • Q - Себердә барлыкка килгән, фаразлавынча төрки патша Ашина нәселенең һаплотөркеме, Себердән бөтен Америкада таралган. Латин Америкасы җирле халыклары - Q һаплотөркеме ияләре - майя, ацтеклар һ.б.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Искәрмәләр