Азак диңгезе

диңгез
Азак диңгезе
космостан фотосурәт
Мәйдан37605 км2
Иң зур тирәнлек14,4 м м
Уртача тирәнлек5—13 м
Яр сызыгы озынлыгы1472 км
Коючы елгаларДон, Кубань, Ея, Кальмиус

Азак диңгезе (рус. Азовское море, укр. Азовське море, кырымтат. Azaq deñizi) — Аурупаның көнчыгышында, Украина һәм Россия җирләрендә урнашкан эчке диңгез. Керчен бугазы аша Кара диңгез белән тоташа. Азак диңгезе — дөньяның иң сай диңгезе, тирәнлеге 14,4 м-дан күбрәк түгел.

Атама

Азак атамасының кайдан килеп чыкканлыгы төгәл билгеле түгел. Бер фикер буенча ул төрки аз сүзеннән килеп чыккан, икенче фикер буенча исә елга тамагы элек төркиләрдә азак дип аталганга диңгезгә шундый исем бирелгән.

География

Диңгезгә күренеш

Диңгезнең иң озын җире — 343 км, иң киң җире — 231 км; яр сызыгы озынлыгы — 1472 км; өслек мәйданы — 37605 км² (монда мәйданы 107,9 км² булган утраулар һәм диңгезгә уелып кергән җирләр керми).

Азак диңгезе — сай сулы тәбәнәк ярлы яссы диңгез.

Диңгезгә коючы елгалар:

  • Украина:
    • төньяк-көнбатышта: Кече Утлюк, Молочная, Корсак, Лозоватка, Обиточная, Берда, Кальмиус, Грузский Еланчик;
  • Россия:
    • төньяк-көнчыгышта: Мокрый Еланчик, Миус, Самбек, Тын, Кагальник, Мокрая Чубурка, Ея;
    • көньяк-көнчыгышта: Протока, Кубань.

Чыганаклар