Викинглар

Викинглар (борынгы норвег телендәге víkingr сүзеннән) - Скандинавиядән чыккан һәм безнең эраның VIII гасырыннан алып XI гасыр урталарына кадәр Европада һәм Төньяк Атлантика утрауларында сәүдә иткән, талаган һәм шәһәрләр төзегән тикшеренүчеләр, сугышчылар, сәүдәгәрләр һәм диңгезчеләрнең гомуми атамасы.

Данияле диңгезчеләр. XII гасыр уртасы рәсеме

Викинглар үзләренең мәшһүр зур көймәләрендә көньякта Константинопольга һәм Әндәлүскә кадәр барып җитәләр, Идел буенча аска төшәләр, көнбатышта Исландия, Гренландия һәм Ньюфаундленд утрауларында булалар. Викингларның бу активлык чорын Викинглар дәвере дип атыйлар. Бу дәвернең аеруча Ирландия, Бөекбритания, Скандинавия һәм, гомумән, Урта гасырлар Европасы тарихына тәэсире зур.

Сүзнең килеп чыгуы

Бу сүзнең килеп чыгуы бәхәсле. Иң киң таралган фикер буенча, викинг сүзе борынгы норвег телендәге фьорд һәм бухтаны аңлатучы «vikingr» сүзеннән килеп чыккан.

Тарих

Экспансия сәбәпләре

Викингларның активлашуының (яңа җирләр эзләү һәм аларда яшәп калу, талау өчен һөҗүмнәр, пиратлык һ.б.) сәбәпләре күптөрле була. Күп кенә тарихчы-галимнәр Викинглар дәвере башының VIII гасыр азагына туры килүе потка табынучы Европа халыкларын христианлыкка көч белән күчерергә тырышкан Бөек Карл идарәсе белән бәйле дип саныйлар. Бу фикер буенча, потка табынучылар көчләп чукындыруга каршы баш күтәрәләр. Икенче бер фараз сәбәп буларак Скандинавия халкы санының артуын күрсәтә. Ватаннарында җир һәм башка яшәү өчен кирәкле әйберләр җитми башлагач, викинглар, Атлантик океанда һәм Урта диңгездә йөзәргә мөмкинчелек бирүче зур көймәләрендә сәяхәткә чыгып китәләр.

Викинг һөҗүмнәре тарихы

Викинг сугышларының реконструкциясе
  • 789 ел - викингларның өч көймәсенең Дорсетка һөҗүм (көньяк-көнбатыш Англия) итүе. 
  • 793 ел - изге Катберның Линдисфанның төньяк-көнчыгышындагы чиркәвенең талануы.
  • 794 ел - төньяк-көнчыгыш Англиянең Джарроу шәһәрендәге монастырьга һөҗүм.
  • 795 ел - Айон һәм Ирландия утрауларына һөҗүм. 
  • 800 ел - викинглар Шетленд һәм Оркней утрауларын үзләштерәләр. 
  • 810 ел - даниялеләрнең Фрисландиягә һөҗүме.
  • 830 ел - Франциягә һәм Британиягә һөҗүмнәр ешая. 
  • 834 ел - Дорстад (Фрисландия) һөҗүм астында. 
  • 839 ел - викинглар башкаласы Армда булган ирландия корольлеген нигезлиләр.
  • 844 ел - Лиссабонга кадәр барып җитәләр.
  • 845 ел - Гамбург һәм Париж шәһәрләренең талануы.
  • 850 ел - даннарның Англиягә һөҗүме. 
  • 860 ел - варяглар Константинопольне камап алалар.
  • 861 ел - викинглар Пиренейлардагы Памплонага барып җитәләр һәм җирле идарәчене әсирлеккә алалар.
  • 862 ел - «Повесть временных лет» елъязмасы буенча Новгородка варягларның чакырылуы.
  • 867 ел - Йоркны кулга төшерәләр. 
  • Якынча 870 елда викинглар Исландиядә беренче шәһәрләренә - Рейкьявикка нигез салалар.
  • 875 ел - викинглар беренче тапкыр Гренландиядә булалар. 
  • 885 ел - зур флот Парижны камап ала. 
  • 907 ел - Олег Константинопольга яу белән бара. 
  • 911 ел - Сен-Клер-сюр-Эпт килешүе буенча Нормандия территориясе норманнар башлыгы Роллонга бирелә.
  • 941 ел - Игорь кенәз Константинопольга һөҗүм итә. 
  • 943 ел - руслар Кавказ Албаниясенең башкаласы булган Бердаа шәһәрен җимерәләр.
  • 968 ел - пират-викинглар Галисияне талыйлар, Сантьяго-де-Компостела епискобын үтерәләр.
  • 970 ел - Святослав Игорь улы үзенең славян-варяг гаскәре белән Балканнарда ныгып калырга тырыша.
  • 980 ел - Англиягә һөҗүмнәр янә башлана. 
  • 986 ел - викинглар Төньяк Америка (Винланд) ярларына барып ирешәләр.
  • 1000 ел - Винландны колонизацияләргә омтылып карыйлар. 
  • 1009 ел - Изге Олав Лондонга һөҗүм итә һәм Лондон күперен җимерә.
  • 1013 ел - Сәнәксымансакаллы Свен Англияне тулысынча яулап ала.
  • 1013 елдан 1042 елга кадәр даниялеләр Англия белән идарә итәләр.
  • 1036-42 елларда Сәяхәтче Ингвар викингларның соңгы явы булган уңышсыз Каспий явы белән бара.
  • 1066 ел - Харальд Хардрада Англиягә бәреп керә. Норман герцогы Вильгельм I Илбасар Англия короле була.