Фьорд

Фьорд, шулай ук фиорд (норв. fjord) — текә, биек кыялы ярлары коры җиргә унар-йөзәр км га эчкә кереп торган култык. Скорсби — дөньядагы иң озын фьорд (озынлыгы 204 — 350 км, иңе 1,5 — 6 км, тирәнлеге 1245 — 1450 м). Норвегиянең Гейрангер-фьорд ярында урнашкан Гейрангер бистәсендә Фьорд музее эшли.

Фьорд
Сурәт
 Фьорд Викиҗыентыкта
Гейрангер-фьорд, Норвегия

Этимология

Борынгы норвег телендәге фьорд һәм бухтаны аңлатучы «vikingr» сүзеннән «Викинг» сүзе килеп чыккан.

Барлыкка килүе

Фьорд барлыкка килүгә иллюстрация

Фьордлар бозлыкның диңгез астында каласы төбе шуышканда кырганнан соң, елгаларның үзәннәрен һәм тектоник иңкүлекләрне диңгез басуы нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәр.

Тасвирлама

Фьордларның буе иңенә караганда (уннарча тапкыр) озынрак. Фьордлар тар, тирән сулы (су тирәнлеге 1000 м га җитә), профиле тагаракка охшап тора. Ярларын озын (кайвакыт тармакланган), текә, биек кыялар хасил итә. Плейстоцен бозлануына дучар булган югары киңлекләрдәге яр буйлары өчен хас күренеш.

Урнашуы

Яңа Җир утравындагы Иностранцев бозлыгындагы Иностранцев фьорды. Архангельск өлкәсе, РФ

Дөньяда фьордлар күп урнашкан 4 район билгеле: Норвегия, Чили, Яңа Зеландия, Төньяк Американың көнбатыш яр буйлары. Шулай ук Шотландия, Исландия, Швеция, Гренландия, Скандинавия, Аляска, Утлы Җир архипелагында очрыйлар. Шпицберген, Яңа Җир, Канада Арктика архипелагы һәм Антарктида ярларында бар. РФнең Кола һәм Чукотка ярымутрауларында очратып була. Әдрән диңгез (Адриатик диңгез) яр буенда (Хорватия) фьордлар күп.

Кайбер фьордлар

АтамасыУрнашуыОзынлык (км)Киңлек (км)Тирәнлек (м)
СкорсбиГренландия35061450
Согне-фьордНорвегия219, (204)61308
Хардангер-фьордНорвегия18310750
Тронхеймс-фьордНорвегия13724600
Нур-фьордНорвегия1135565
Кола култыгыРФ577300
Милфорд-СаундЯңа Зеландия193390
Портленд Канал (ингл.)Аляска (США)1453385
Лох-Фин (ингл.)Шотландия (Бөекбритания)65
СагенейКвебек (Канада)120530

Галерея

Сылтамалар

Искәрмәләр