Википедия:Төркемләү


Бу биттә Татар Википедиясенең төркемләү функциясе, аның дөрес кулланылышы һәм Татар Википедиясендәге төркемләү эшчәнлеге турындагы киңәш-кулланма тасвирлана.Татар Википедиясенең төркемләү проекты өчен, ВП:Проект:Төркемләү битен карагыз.

Билгеләмә

Татар Википедиясенең төркемләү системасы - бер-берсенә керүче тематик төркемнәрдән торучы иерархик агач.

Төркемләү максаты

Төркемләү системасының үзәк максаты - укучылар берәр теманың ниндидер нигез мәгълүматы белән таныш булган очракта, бу үзенчәлек белән тасвирланган барлык Википедия битләренә төркемнәр иерархиясен навигация чарасы буларак кулланып җиңел ирешә алу мөмкинлеген булдыру.

Кулланучылар бәйле битләренә төркемнәрдән тыш башка юллары белән дә ирешә алалар - мәсьәлән исемлекләр һәм навигация калыплары. Бу техникаларны чагыштыру өчен, Төркемнәр, исемлекләр, һәм навигация калыплары (ингл.) битен карый аласыз.

Төркемләү мәсләкләре

Төркемләү системасының бердәмлеге

Татар Википедиясендә берәр темага караган мәгълүматның җиңел табыла алынуы өчен, бар битләр, аларны язуда кулланылган имләләренә карамастан, бердәм төркемләү системасына кертелә.

Төркемләнүнең мәҗбүрилеге

Бүгенге татар телен язуда куллану өчен кабул ителгән бар имләләрендә язылган бар мәкаләләр, калыплар, төркемнәр һәм башка битләр Татар Википедиясендә төркемләү системасында теркәлә.

Төркемләү системасы

Төркемләү имләсе

Элекке бюрократ тәкъдиме буенча консенсус барлыгы ачыклануы нигезендә Татар Википедиясенең битләрне төркемләү эше хәзерге заманда кулланышта булган кирилл имләсе нигезендәге татар әлифбасында алып барыла.

Төркемләү системасы башы

Төркемләү системасының иң югары дәрәҗәдәге Төркем:Барлык төркеменнән башлана.

Төркемнәр сайлау

Төркемнәрне сайлау мәсләге

Берәр бит анын темасын иң төгәл билгеләгән (иң түбән дәрәҗә) төркемнәргә кертелә, ягъни бер бит бер-берсе астына кергән төркемнәргә керә алмый.

  • Мәсәлән: 1906 елдан (XX гасыр) бирле Казанда (шул очракта Казан губернасы, Русия империясе) чыга башлаган, 1921 елда Чабаксарга (Чуаш автономияле өлкәсе, Совет Русия) күчерелгән, ССРБ чорында (ЧАССР) һәм бүгенге көндә дә (XXI гасыр, Чуашстан, Русия Федерациясе) үз хезмәтен дәвам итүче «Хыпар» газетасы түбәндәге төркемнәргә, ә булмаганда - турыдан-туры аларның өстөркемнәренә (), керергә тиеш:
    • Төркем:Чуаш телендә чыгучы газеталар (Төркем:Чуаш теле)
    • Төркем:XX гасыр газеталары (Төркем:XX гасыр)
    • Төркем:Казан губернасы газеталары (Төркем:Русия империясе газеталары)
    • Төркем:Чуаш автономияле өлкәсе газеталары (Төркем:Совет Русия газеталары)
    • Төркем:ЧАССР газеталары (Төркем:ССРБ газеталары)
    • Төркем:Чуашстан газеталары (Төркем:Русия газеталары)
    • Төркем:XXI гасыр газеталары (Төркем:XXI гасыр).

Төркемнәрне сайлау киңәше

Берәр битне төркемләргә әзерләнгәндә, анарга охшаш битләрнең нинди төркемнәргә кертелгәненә күз салыгыз.

Битләрне төркемләү

Берәр битне берәр төркемгә кертер өчен, аның астында [[Tөркем:"Төркем_исеме"]] кертелә.
Мәсьәлән, Җир битен төркемләү өчен, [[Tөркем:Җир]] язып куйгач, аны Төркем:Җир төркемендә күрә алырсыз.

Төркәлмәгән битләр

Төркәлмәгән битләрне очратканыгыз очракта, аларны төркемләү сорала. Төркемли алмаганыгыз очракта, алар турында "Төркемләү" проекты катнашучыларына белдерү өчен, битләргә {{Төркемнәр юк}}, {{rq|cat}} яки {{rq-lat|cat}} калыпларны урнаштырыгыз.

Искәрмәләр