Григорий Перельман
Григорий Яковлевич Перельман (1966 елның 13 июне, Ленинград, ССРБ) — Пуанкаре гипотезасын раслаган Россия математигы[10][11]. 2007 елда Британиянең The Daily Telegraph газетасы «Йөз хәзер яшәүче даһиләр» исемлеген бастыра, анда Григорий Перельман 9 нчы урында урнаша[12].
Григорий Перельман | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Григорий Яковлевич Перельман |
Әйтелеш | |
Туган | 13 июнь 1966[1][2][3][…] (57 яшь) Санкт-Петербург, РСФСР, СССР[4] |
Яшәгән урын | Купчино[d] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Санкт-Петербургское отделение Математического института им. В. А. Стеклова РАН[d], Питырбур дәүләт университетының математика-механика институты[d][5][6] һәм 239нчы санлы физика-математика лицее[d] |
Һөнәре | математик |
Эш бирүче | Санкт-Петербургское отделение Математического института им. В. А. Стеклова РАН[d][7][8], Курантовский институт математических наук[d], Стоуни-Бруктагы Нью-Йорк штаты университеты[d] һәм Берклидәге Калифорния университеты[d] |
Ата-ана | |
Кардәшләр | Елена Перельман[d] |
Тормыш юлы
Григорий Перельман 1966 елның 13 июнендә Ленинградта яһүд гаиләсендә туа. Әтисе Яков Наумович инженер-электрик була, 1993 елда Израильгә эмиграцияләнә[13]. Әнисе Любовь Лейбовна Штейнгольц Санкт-Петербургта кала, ПТУда математика укытучысы булып эшли[14]. Апасы Елена, шулай ук математик, Санкт-Петербург университетын тәмамлаган (1998), 2003 елда Реховотта Вейцман институтында диссертация яклаган (PhD)[15], 2007 елдан Стокгольмда программист булып эшли[16].
Григорий беренче сыйныфка 6 яшендә бара һәм ул чакта ук математикага сәләтен күрсәтә. 8 сыйныфка кадәр Ленинград читендә урта мәктәптә укый. 8 сыйныфтан соң 239 нчы физика-математика мәктәбенә күченә[17]. ГТО нормаларын тапшырмыйча, физкультура аркасында гына мәктәпне тәмамлаганда алтын медаль алмыйча кала.
5 сыйныфтан Перельман дәрестән тыш вакытта Сергей Рукшин җитәкчелегендәге Пионерлар сарае каршындагы математика үзәгендә шөгыльләнә. 1982 елда Совет укучылары командасы составында Будапештта узган Халыкара математика олимпиадасында мөмкин булган максималь балл җыеп, алтын медальгә лаек була[18].
1982 елда Ленинград дәүләт университетының (ЛДУ) математика-механика факультетына кабул ителә. Маҗарстанда узган олимпиадада җиңүгә бәйле рәвештә, ул имтихансыз кабул ителә, бу аны ул вакытта милли билге буенча дискриминациядән саклап калган[19]. Шул ук вакытта, 16 яшьтә университетка керү Григорийга 1980 нче еллар уртасы-ахырында студентларның армиягә чакырылышына эләкмәскә ярдәм итә. Университет елларында Перельман бары тик «бишле»гә генә укый, факультет, шәһәр һәм бөтенсоюз студентлар математика олимпиадаларында җиңү яулый. Уңышлары өчен югары Ленин стипендиясе ала.
1987 елда Ленинград дәүләт университетын кызыл диплом белән тәмамлап, ССРБ Фәннәр академиясенең В. А. Стеклов исемендәге математика институтының Ленинград бүлеге (1992 елга кадәр — ЛОМИ, аннан — ПОМИ) каршындагы аспирантурага (фәнни җитәкчесе — А. Д. Александров) укырга керә. 1990 елда «Евклид киңлекләрендә ияр өслекләре» темасына кандидатлык диссертациясен яклаганнан соң[20], институтта өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли.
1990 еллар башында АКШка килә, анда төрле университетларда фәнни хезмәткәр булып эшли. Григорий Перельман 1990 елларда Курант математика фәннәре институтында, Стоуни-Брукта Нью-Йорк штаты университетында һәм Берклида Калифорния университетында эшли. 1995-1996 елларда Санкт-Петербургка әйләнеп кайта[21][22], ПОМИда эшләвен дәвам итә, анда Пуанкаре гипотезасын дәлилләү өстендә ялгызы гына эшли.
2002—2003 елларда интернетта үзенең атаклы өч мәкаләсен бастырган, аларда кыскача гына Пуанкаре гипотезасын дәлилләүнең оригиналь алымын бәян иткән:
- Риччи агымы өчен энтропия формуласы һәм аның геометрик кушымталары (ингл. The entropy formula for the Ricci flow and its geometric applications)[23]
- Хирургия белән Риччи агымы өч үлчәүле күптөрлелетә (ингл. Ricci flow with surgery on three-manifolds)[24]
- Риччи агымы өчен кайбер өч үлчәүле күптөрлелектә ахыргы сүнү вакыты (ингл. Finite extinction time for the solutions to the Ricci flow on certain three-manifolds)[25]
Интернетта Ричи агымы өчен энтропия формуласы турында Перельманның беренче мәкаләсе пәйда булу фәнни даирәләрдә халыкара сенсация тудыра[26]. 2003 елда Григорий Перельман Американың кайбер университетларына чакыру кабул итә, анда ул Пуанкаре гипотезасын раслау буенча үз эше турында докладлар сериясе ясый[27].
2004—2006 елларда Перельман нәтиҗәләрен тикшерү белән математикларның бәйсез өч төркем шөгыльләнә:
- Брюс Кляйнер, Джон Лотт, Мичиган университеты;
- Чжу Сипин, Сунь Ятсен университеты, Цао Хуайдун, Лихай университеты;
- Джон Морган, Колумбия университеты, Тянь Ган, Массачусетс технологик институты.
Өч төркем дә Пуанкаре гипотезасы тулысынча расланган дигән нәтиҗәгә киләләр, әмма Кытай математиклары, Чжу Сипин һәм Цао Хуайдун үз укытучылары Яу Шинтун белән бергә, «тулы дәлил» тапканнарын белдереп, плагиат ясап карыйлар[28][29]. Алга таба бу гаризадан алар баш тартканнар[30].
2005 елның декабрендә Перельман математик физика лабораториясенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре вазыйфасыннан китә, ПОМИдан эштән китә[31] һәм хезмәттәшләре белән элемтәләрне тулысынча өзә[32]. Үз позициясен ул оешкан математик берләшмә белән килешмәү һәм алар кабул иткән карарларның гаделсезлеге белән аңлата[33].
2011 елның сентябрендә математикның Россия фәннәр академиясе әгъзасы булу тәкъдимен кабул итүдән баш тартуы билгеле була[34].
Әнисе белән бергә Санкт-Петербургның Купчино районында яши[35]. Матбугатта 2014 елдан Григорийның Швециядә яшәвен хәбәр итәләр[36][37][38].
Фәнни эшчәнлек
- Юрий Дмитриевич Бураго һәм Михаил Леонидович Громов белән А. Д. Александровның аскы яктан чикләнгән кәкрелекләр белән киңлекләр буенча эшләр автордашы[39].
- 1994 елда дифференциаль геометриядә җан турында гипотезаны исбатлый[40].
- 2002—2003 елларда Пуанкаре гипотезасын һәм геометризация гипотезасын исбатлый.
Бүләкләр
- 1991 елда Санкт-Петербург математик җәмгыятенең «Яшь математика» премиясе бирелә;
- 1996 елда яшь математиклар өчен Аурупа математика җәмгыяте премиясе бирелә, әмма ул аны алудан баш тарта[41];
- 2006 елда Григорий Перельманга Пуанкаре гипотезасын чишү өчен «Филдс медале» халыкара премиясе бирелә, аны алудан баш тарта[42];
- 2010 елның мартында Клэйның математика институты Григорий Перельманга Пуанкаре гипотезасын раслаган өчен бер миллион АКШ доллары күләмендә премия бирә. 2010 елның 1 июлендә премиядән баш тарту турында халык алдында белдерә.
2011 елның сентябрендә Клэй институты Анри Пуанкаре институты (Париж) белән берлектә яшь математиклар өчен вазыйфаны гамәлгә куйган, аның өчен акча Григорий Перельманга бирелгән, әмма аның тарафыннан кабул ителмәгән «Меңьеллык премияләре»ннән түләнәчәк[43].
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм мәдәнияттә
2006 елда Science журналы Пуанкаре теориясен раслауны елның фәнни ачышы дип атый[44]. Бу — математикада мондый исемгә лаек булган беренче эш.
2007 елда Британиянең The Daily Telegraph газетасы «Йөз хәзер яшәүче даһиләр» исемлеген бастыра, Григорий Перельман анда 9 нчы урында урнашкан. Перельманнан тыш, бу исемлеккә нибары 2 россияле — Гарри Каспаров (25 нче урын) һәм Михаил Калашников (83 нче урын) гына кергән.
2011 елда Маша Гессенның Перельман язмышы турында «Совершенная строгость. Григорий Перельман: гений и задача тысячелетия» китабы чыга[45].
2015 елда Константин Кузнецовның Григорий Перельман тарихы мотивлары буенча язылган «Сингулярность от Артемия» пьесасы «Действующие лица 2015» рус телле драматургия халыкара конкурсының лонг-битенә керә[46].
Искәрмәләр
Әдәбият
- Гессен М. Совершенная строгость. Григорий Перельман. Гений и задача тысячелетия = A Genius and The Mathematical Breakthrough of the Century. / Пер. И. Кригер. — М.: Corpus, Астрель, 2011. — 272 с. — 4000 экз. — ISBN 978-5-271-33232-6.
- Арсенов О. Григорий Перельман и гипотеза Пуанкаре. — М.: Эксмо, 2010. — (Люди науки). — 256 с. — 3000 экз. — ISBN 978-5-699-44145-7.
- George G. Szpiro, Poincare’s Prize: The Hundred-Year Quest to Solve One of Math’s Greatest Puzzles. Dutton Adult; 1st edition (June 21, 2007)[1]
Сылтамалар
- Перельман, Григорий — Лентапедиядә мәкалә. 2012 ел.
- С. Кутателадзе. Справка о публикациях Гриши Перельмана 2021 елның 11 май көнендә архивланган.