Динозаврларның юкка чыгуы

Якынча 66 миллион ел элек, акбур чоры азагында урын алган һәлакәт нәтиҗәсендә Җирдәге 3/4 үсемлекләр һәм хайваннар төрләре (шул исәптән очучы булмаган динозаврлар да) юкка чыга.[1][2]

Динозаврларның юкка чыгуын аңлатучы версияләренең берсе — Җир өстенә Астероид төшүе.
Вайоминг таулары гадәттән тыш (1000 тапкыр) күбрәк иридий булган балчык тасмаларын саклый. Сан Диего табигый тарих музее.


Бүгенге көндә музейларда археологлар тапкан соякләрен генә күреп була.

Динозаврларның үлеп китүләрен, Җирдәге яшәү шартларының нык үзгәрткән планетар дәрәҗәдә һәлакәт белән бәйлиләр. Бер версия буенча бу астероидның төшүе артыннан Җир атмосферасына күтәрелгән тузан үсемлекләр һәм планктонга фотосинтез өчен мөмкинлек калдырмый, җәнлекләренең күбесе исә җитәрлек ашамлык таба алмаулары аркасында үләләр.[3][4] Бу гипотезаны 1990-еллар башында Мексика култыгында шул чорга туры килүче 180 км-лык Chicxulub кратеры да раслый дип санала.[5][6]

Шул ук арада, бу вәзгыять берюлы яки кыска вакыт арасында берничә астероидның Җиргә төшкәне белән бәйле була алуына ишарәләр бирүче фактлар бар - Төньяк диңгездәге[7][8], Украинаның Кировоград өлкәсе территориясендә[9] һәм Мумбайдан көнбатышкарак Һинд океаны суларындагы[10] кечкенәрәк кратерлар.[11][12]

Башка галимнәр исә җәнлекләрнең үлүләрен шулай ук Тоба һәлакәтенә охшаш янартау атылуы[13], климат үзгәрешләре, диңгез суларының югарылыгы һәм/яки башка факторлары белән бәйлиләр.

Бу феноменның чорына туры килүче катламнар Җир кабыгында аз, астероидларда исә югары күләмдә очраган иридийга бик бай.

Искәрмәләр