Ирекле төшү тизләнеше

Ирекле төшү тизләнеше яки тартылыш көче тизләнешеавырлык көче җисемгә бирүче тизләнеш (башка көчләр исәпкә алынмый).

Җирдә ирекле төшү әйләнеше g ике өлештән тора: гравитацион (беренче якынчалыкта, бериш шар өчен GM/r2) һәм үзәктән куу тизләнеше ω2a

Инерциаль булмаган хисап системаларының тигезләмәләре буенча ирекле төшү тизләнеше масса берәмлегенә тәэсир итә торган авырлык көченә тиң.

Җирдәге ирекле төшү тизләнеше g дип билгеләнә, экваторда 9,780 м/с², котыпларда 9,832 м/с² тигез.

Стандарт зурлык g = 9,80665 м/с тәшкил итә.

Җирдә ирекле төшү тизләнеше гравитацион тизләнеш һәм үзәктән куу тизләнеше вектор суммасына тигез.

Кайбер күктәге җисемнәр өслегендәге ирекле төшү тизләнешләре, м/с2
Кояш273,1
Меркурий3,68—3,74Чулпан8,88
Җир9,81Ай1,62
Церера0,27Марс3,86
Юпитер23,95Сатурн10,44
Уран8,86Нептун11,09
Плутон0,61

Үзәктән куу тизләнеше

Үзәктән куу тизләнеше Җир әйләнүе сәбәпле килеп чыга, шуңа күрә Җирдә хисап системалары инерциаль булмыйлар.

Әйләнү күчәреннән а ераклыкта урнашкан нокта өчен үзәктән куу тизләнеше:

ω2a,
биредә ω — Җир әйләнүенең почмак тизлеге: ω = 2π/T,
Т — бер әйләнешнең вакыты = 86164,1 секунда.
Диңгез өстеннән төрле биеклектә h гравитацион тизләнеше
h, кмg, м/с2h, кмg, м/с2
09,8066209,7452
19,8036509,6542
29,8005809,5644
39,79741009,505
49,79431209,447
59,79125008,45
69,788210007,36
89,782010 0001,50
109,775950 0000,125
159,7605400 0000,0025

Гравитацион тизләнеш

Бөтендөнья тартылыш кануны буенча гравитацион тизләнеш болай исәпләнә:

,

биредә Gгравитацион даими (6,6742×10−11 м³с−2кг−1),

r — планета радиусы.

Гравитацион тизләнеш Җир өслеге өстеннән болай исәпләнә:

,

Сылтамалар

  • А. С. Енохович. Краткий справочник по физике. — М.: «Высшая школа», 1976. — 288 с.
  • Gerald James Holton and Stephen G. Brush (2001). Physics, the human adventure: from Copernicus to Einstein and beyond (3rd ed.). Rutgers University Press. p. 113. ISBN 978-0-8135-2908-0.