Исем (сүз төркеме)

Исем — предмет һәм затларнбелдерә торган сүз төркеме. Ул кем? нәрсә? кемнең? нәрсәнең? кемгә? нәрсәгә? кебек сорауларга җавап бирә.

Исем килеш һәм тартым белән төрләнә, берлек һәм күплек санда килә.Башка сүзләргә исем килеш, тартым кушымча­лары һәм төрле бәйләгечләр ярдәмендә бәйләнә.

Җөмләдә күбесенчә ия яки тәмамлык булып килә.

Килешләр

Исемнең 6 килеше бар. Беренче — баш килеш­нең махсус күрсәткече юк: ул кушымчасыз килеш. Калган килешләрнең һәрберсенең кушымчалары бар. Алар — исемнәрнең берлек һәм күплек саннары өчен уртак кушымчалар. Килеш кушымчалары сөй­ләмдә исемнәрне башка сүзләргә бәйләү өчен хезмәт итәләр.Кушымчалы килешләр кыек килешләр дип ата­лалар. Исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр. Бер­лек санының махсус күрсәткече юк. Күплек саны -лар, -ләр кушымчасы ялганып ясала. Борын тарты­гына беткән исемнәр -нар, -нәр кушымчасы алалар.

Татар телендә килешләр системасы
КилешләрКилешнең мәгънәсеСорауларБерлек санКүплек санКушымчалар
Баш килешСүзнең башлангыч формасыКем? Нәрсә?китап, күлкитап-лар, күл-ләрБ.с. - юк, К.с. - лар/ләр/нар/нәр
Иялек КилешПредметның (затның) башка бер предметка (затка) ия булуын, гомумән, предметлар арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерәКемнең? Нәрсәнең?китап-ның, күл-неңкитап-лар-ның, күл-ләр-неңБ.с. - ның/нең, К.с. - лар-ның/ләр-нең
Юнәлеш килешПредмека(затка) карата булган, аңа юнәлгән предметлар арасында мөнәсәбәтКемгә? Нәрсәгә?китап-ка, күл-гәкитап-лар-га, күл-ләр-гәБ.с. - га/гә/ка/кә, К.с. - лар-га/ләр-гә
Төшем килешПредматка төшә торган эшне белдерә. Туры объект мәгънәсендәКемне? Нәрсәне?китап-ны, күл-некитап-лар-ны, күл-ләр-неБ.с. - ны/не, К.с. - лар-ны/ләр-не
Чыгыш килешЧыгу мзгънәсен, урынны белдерәКемнән? Нәрсәдән?китап-тан, күл-дәнкитап-лар-дан, күл-ләр-дәнБ.с. - дан/дән/тан/тән/нан/нән, К.с. - лар-дан/ләр-дән
Урын-вакыт килешеЭшнең үтәлү урынын һәм үтәлү вакытын белдерәКемдә? Нәрсәдә?китап-та, күл-дәкитап-лар-да, күл-ләр-дәБ.с. - да/дә/та/тә, К.с. - лар-да/дәр-дә

Тартым

Тартым предметның, беренче чиратта, затка караганлыгын, нинди дә булса затныкы икәнлеген белдергәнгә күрә, аның өч зат һәм берлек/күплек формалары була:

Татар телендә тартым системасы
ЗатБерлек санКүплек сан
Iкул-ымкул-ыбыз
IIкул-ыңкул-ыгыз
IIIкул-ыкул-(лар)ы

Тартым килеш категориясе белән тыгыз бәйләнештә: тартым белән төрләнгән исем, еш кына, билгеле бер килештәге зат алмашлыгы яки исем белән ачыкланып килә. Зат алмашлыклары иялек килешендә, тартымлы исемне ачыклап килгән икенче бер исем исә иялек килешендә дә, баш килештә дә кулланыла: Минем йортым, синең курчагың, аларның фатиры.

Кушымча ялгану
Зат формасыСузыкка беткән исемнәргә ялганаТартым һәм -у/-үгә беткән исемнәргә ялгана
I затБ.с. - -м, К.с. - -быз/-безБ.с. -ым/ем, К.с. - ыбыз/ебез
II затБ.с. - ң, К.с.-гыз/гезБ.с. - ың/ең, К.с. - ыгыз/егез
III затБ.с.-сы/се, К.с. - сы/се, (лар-ы/ләр-е)Б.с. - ы/е, К.с. - лар-ы/ләр-е/нар-ы/нәр-е


Тартымнарның килеш белән төрләнеше
КилешләрI затII затIII зат
Баш килештәрәзәмтәрәзәңтәрәзәсе
Иялек килештәрәзәмнеңтәрәзәңнеңтәрәзәсенең
Юнәлеш килештәрәзәмгәтәрәзәңәтәрәзәсенә
Төшем килешетәрәзәмнетәрәзәңнетәрәзәсен
Чыгыш килештәрәзәмнәнтәрәзәңнәнтәрәзәсеннән
Урын-вакыт килешетәрәзәмдәтәрәзәңдәтәрәзәсендә

Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Бер төрдән булган предметларның, затларның ба­рысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исем булалар. Мәсәлән: шәһәр, журнал, кеше һ. б. Уртаклык исемнәр юл хәрефе белән язылалар.

Бер төрдән булган предметлар һәм затларның бер­сенә генә бирелгән исем ялгызлык исем дип атала.

Исемнәрнең ясалышы

Исемнәр 6 төрле ысул белән ясала алалар:

  1. Тамыр исемнәр: агач, китап
  2. Ясалма (тамыр исемнәргә ясагыч кушымча кушыла): уку-чы, авыл-даш
  3. Кушма (ике тамыр сүз кушылалар): ак-кош, төн-боек
  4. Тезмә (ике яки берничә сүз кушылалар): үги ана яфрагы
  5. Парлы (ике сүз кушыла, сызыкча аша языла): әти-әни, дус-иш
  6. Кыскартылма (аббревиатура): нарком, драмтүгәрәк, рабфак

Исемнәрнең синтаксик вазыйфалары

Баш килештәге исемнәр:

  1. Ия булып килә: Сандугачлар сайрый.
  2. Объект (тәмамлык) булып килә: Мин китап укыйм. (Китап - тәмамлык, баш килешендә)
  3. Аергыч - аерылмыш: татар кызы, ефәк күлмәк, балта остасы
  4. Хәбәр: Бу- безнең бөек елгабыз Идел
  5. Эндәш сүз: Әни, кил инде монда тизрәк!
  6. Күләм-чама хәле: Ул көн дә килеп йөри иде

Иялек килешендәге исемнәр:

  1. Аергыч: Кызның курчагы

Юнәлеш килешендәге исемнәр:

  1. Урын хәле: Елгага төшеп, су алдым
  2. Вакыт хәле: Кичкә караңгы төште
  3. Тәмамлык: Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз

Төшем килешендәге исемнәр:

  1. Туры тәмамлык булалар: Бүлмәләрне җилләттек
  2. Вакыт хәле: Шул көнне без кайтып киттек.

Чыгыш килешендәге исемнәр:

  1. Урын хәле: мәктәптән кайту
  2. Вакыт хәле: бер елдан соң очрашу
  3. Сәбәп хәле: куркудан елау
  4. Күләм хәле: су тездән булды
  5. Тәмамлык: Туганнардан хәбәр алу

Урын-вакыт килешендәге исемнәр:

  1. Урын хәле: йорт урманда урнашкан
  2. Вакыт хәле: Ул кичке 5тә килде
  3. Тәмамлык: Аның җырында кешелеккә сөю хисе бар иде.
  4. Хәбәр: Игътибар китапта иде.

Чыганаклар