Киез басу

Киез (рус. войлок, от тюрк. ojlyk — «покрывало»)[1] — сарык йоныннан җәеп басылган көнкүреш әйбере[2]. Йоннан эшләнгән тыгыз тукымалы материал, ул түбән җылылык үткәрүчәнлегенә ия һәм һаваны яхшы үткәрергә мөмкинлек бирә. Ул, гадәттә, максатка карап, төрле калынлыктагы җәймә формасында ясала. Нечкә куян яки кәҗә мамыгыннан ясалган сортлары бар, алар фетр дип атала (фр. feutre) [3].

Киез басу
Сурәт
 Киез басу Викиҗыентыкта
1957 елгы киез

Җитештерү ысулы

Киез басубашкортларда урыны белән аерым осталар кәсебенә әйләнгән гади шөгыль.

Киез басу өчен сарык һәм дөя йоны файдаланыла, ак, соры, ала һәм кара киезләр басыла. Башлыча җәй мәленә тура китереп, өмә үткәрелә. Әзер йонны тигез калынлыкта чыпта яки палас өстенә җәяләр һәм, өстенә кайнар су коеп, төреп бәйлиләр дә тәгәрәтә башлыйлар. Киез тигез калынлыкта булсын өчен төргәкне даими рәвештә сүтеп, йонны яңадан сулаганнан соң икенче башыннан төреп, тагын да тәгәрәтәләр. Киез тәгәрәтүнең берничә ысулы билгеле: каты җирдә тәгәрәтеп, аяк белән таптау, тубыкланган килеш кулдан басу. Киезне зур итеп басканда йонны бүрәнәгә урыйлар һәм, ике як башына элмәкләр ясагач, атка бәйләп, сөйрәп йөртеп тыгызлыйлар. «Киез тарту» ысулы да бар: төргәкне бау белән берничә урыннан кысып бәйләгәннән соң ике як очыннан тотып, бер яктан икенче якка тарталар. Киез әзер булгач, агын суда юып, киптерәләр. Киез тирмә яисә башка төрле вакытлыча торакны каплау, ат дирбиясе, урын-җир өчен кулланыла. Шулай ук киездән баш киеме (бүрек, колакчын) һәм аяк киеме (ката, чарык) тегергә була[4].

Кулланылышы

Киезне аппликация, чигү белән дә бизәргә була. Башкортстанның көньягында һәм көнчыгыш Урал аръягында киезне чиккән тукыма, корама кисәге, аппликацияле постау белән тышлау әзер киезне бизәүнең бер төре булып саналган. Көньяк һәм көньяк-көнчыгыш башкортларда киез бай бизәлеше белән аерылып торган. Купшы бизәкле киез туй йолаларында аерым урын биләгән, бирнәгә салынган. Көнчыгыш Урал аръягында, көньяк һәм көнчыгыш Башкортстанда «Киезгә бастыру» йоласы таралган була: кыз кияү йортына килгәндә, аттан төшү белән ак киезгә аяк баскан. «Киезгә утырту», «Килен урынын күрсәтү» шушы ук йоланың төрләре санала [5]

Киез хужалыкта сарыкчылык зур урын тоткан районнарда, башлыча Көнчыгыш Урал аръягындагы һәм Башкортстанның көньяк һәм көнчыгыш районнарында киң таралган күренеш булган. Соңгы елларда ул көнкүрештә торгызыла бара [6].

Терлекчелек белән шөгелләнгән Казакъстан, Үзәк һәм Урта Азия халыкларында, шул исәптән казакларда, калмыкларда, кыргызларда һ.б. үсешкән була[7].

Әдәбият

  • Войлок// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 5-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  • Кейеҙ баҫыу // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.

Искәрмәләр