Галәм
Галәм гадәттә бар булган һәрнәрсәне - матдә һәм энергия, планеталар, йолдызлар, галактикалар һәм галактикаара бушлыкның барлык эчтәлеген үзенә ала.[5][6] Билгеләмәләр һәм кулланылыш күп һәм төрле, охшаш терминнар арасында космос, дөнья һәм табигать. Галәмнең зур ераклыктан күренүче борыңгы үсеш күрсәткечләренең фәнни күзәтүләр аның фәзасының зур өлешенең үзгәрмәгән физика кануннары һәм константалары белән билгеләнгәнлегенә ишарә ясый. Кайбер физика фәне белгечләре галәмебез бар булган төрле күп галәмнәрдән торган күпгаләм булуы ихтималлыгын алга сөрә.[7][8]
Галәм | |
Исемне бирүче | Филипп фон Цезен[d][1] |
---|---|
Башлану вакыты | 913099 тысячелетие до н. э.[2] |
Кайда өйрәнелә | космология[d][3][4] һәм Галәмнең тарихы |
Диаметры | 8,8E+23 km |
Эченә керми | параллель галәм[d] |
Моның каршысы | Антидөнья |
Галәм Викиҗыентыкта |
Күләме, яше, эчтәлеге, төзелеше, һәм кануннары
Галәм бик киң һәм бәлки күләме буенча чикләнмәгәнлеге ихтималы бар. Җир йөзеннән күренгән галәм өлешенең - радиусы якынча 46 миллиард яктылык елы булган сфера,[9]. Каршырлаштыру өчен, гадәти галактиканың диаметры 30 000 яктылык елы гына, һәм ике күрше галактика арасында гадәти ераклык 3 миллион яктылык елы гына.[10] Мәсъәлән, безнең Киек каз юлы галактикабызның диаметры якынча 100 000 яктылык елына тиң,[11] һәм безнең иң якын кардәш галактика, Андромеда галактикасы, якынча 2,5 миллион яктылык елы ераклыгында урнаша.[12] Күзәтелгән галәмдә галактикалар саны 100 миллиардтан (1011) күбрәк булуы ихтимал.[13] Гадәти галактикалар йолдызлар саны ун миллион (107) тирәсе кәрләләрдән [14] алып бер триллионга [15] (1012) кадәр йолдыз булган гигантларга кадәр зур була алалар. Бар бу йолдызлар галактиканың авырлык мәркәзе тирәсендә әйләнеп торa. 2010 елда астрономлар үткәргән тикшеренү күзәтелгән галәмдә якынча 300 секстиллион (3×1023) йолдыз барлыгы юравы белән нәтиҗәләнде.[16]
Галәмнең хәзерге замандагы тулаем тыгызлыгы бик түбән, якынча 9,9 × 10−30 грам/см3. Бу масса-энергия 73%ка яшерен энергия, 23%ка салкын яшерен матдә һәм 4% гади матдәдән тора дип күзәтелә. Башкача әйткәндә, атомнарның тыгызлыгына карасак - һәр 4 м3ка бер су тудыргыч атомы туры килә.[17] Яшерен энергия һәм матдә сыйфатлары күбесенчә билгесез. Яшерен матдәнең гравитацион сыйфатлары гади матдәнең кебек үк, һәм ул галәмнең киңәюен әкренләтеп тора; яшерен энергия, киресенчә, галәмнең киңәюен тизләтеп тора.
Астрономия моделләре
Эйнштейның кыp тигезләмәләрен чишү
Әйләнә торган галактикалар арасындагы ераклык вакыт үтүе белән үсеп барса, гравитация көчләренең тәэсире нәтиҗәсендә галактика эчендәге йолдызлар арасындагы ераклык якынча үзгәрешсез кала.
Зур шартлау моделе
Кайбер эксперименталь күзәтүләр фәзаның киңәюен ядрә һәм атом физикасы вәзгыятьләре белән аңлатыла. Шулай да, физика өлкәсендәге билгеле белем әлегә барлык күзәтелгән вәзгыятьләрне аңлата алмый.
Күпгаләм теориясе
Кайбер спекулятив теориялар буенча, галәмебез бердән-бер фәза түгел, ләкин бергә күпгаләм дип аталган бер-берсеннән бәйсез галәмнәрнең берлеге. Бу караш галәмнең нәрсә икәнен киңрәк билгеләнүен зарур кыла.[18] Фәнни күпгаләм теорияләре альтернатив аң торышлары һәм симуляцияләнгән чынбарлык концепцияләрдән аерылып торса да, зуррак галәм теориясен яңа дип атап булмый; мәсъәлән, Париж шәһәренең Этиен Темпиер атакае 1277 елда Ходай Тәгалә теләсә кадәр күп санлы галәмнәр тудыра алуын белдерүе шул заманнарда француз дин белгечләре алып барган тирән дискуссияләрнең билгеле бер мизгеле.[19]
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
McConnachie, A. W.; Irwin, M. J.; Ferguson, A. M. N.; Ibata, R. A.; Lewis, G. F.; Tanvir, N. (2005). «Distances and metallicities for 17 Local Group galaxies». Monthly Notices of the Royal Astronomical Society 356 (4): 979–997. DOI:10.1111/j.1365-2966.2004.08514.x.
Чыганаклар
- Bartel (1987). «The Heliocentric System in Greek, Persian and Hindu Astronomy». Annals of the New York Academy of Sciences 500 (1): 525–545. DOI:10.1111/j.1749-6632.1987.tb37224.x.
- Landau, Lev, Lifshitz, E.M. (1975). The Classical Theory of Fields (Course of Theoretical Physics, Vol. 2) (revised 4th English ed.). New York: Pergamon Press. pp. 358–397. .
- Liddell, H. G. and Scott, R. A Greek-English Lexicon, Oxford University Press, ISBN 0-19-864214-8
- Misner, C.W., Thorne, Kip, Wheeler, J.A. (1973). Gravitation. San Francisco: W. H. Freeman. pp. 703–816. .
- Rindler, W. (1977). Essential Relativity: Special, General, and Cosmological. New York: Springer Verlag. pp. 193–244. .