Люция Хәмитова
Люция Хәмитова, Люция Миннәхмәт кызы Хәмитова (сәхнә псевдонимы Люция Хәмит, 1967 елның 12 июле, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы (1987 елдан). Татарстанның (2001) һәм Россия Федерациясенең (2021) атказанган, Татарстанның халык (2007) артисты. «Тантана» (2011, 2020) һәм Тукай (2019) премияләре лауреаты.
Люция Хәмитова | |
---|---|
Туган телдә исем | Люция Миннәхмәт кызы Хәмитова |
Туган | 12 июль 1967 (56 яшь) ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Казан театр укуханәсе |
Һөнәре | театр артисты |
Җефет | Фәрит Бикчәнтәев |
Балалар | улы Йосыф |
Бүләк һәм премияләре |
Тормыш юлы
Люция Хәмитова 1967 елның 12 июлендә Казан шәһәрендә туа. 1987 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлый. Ул иҗат иткән образлар көчле драматик кичерешләргә бай: кеше табигатенең нечкә тойгыларын тулы ача белә. Күбрәк баш рольләрдә яшь кызларны уйный.
Рольләре
- Рәмзия — «Күк капусы ачылса» (Х. Вахит)
- Зөбәрҗәт — «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим)
- Наилә — «Бичура»
- Хәбибә — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев)
- Джульетта — «Ромео һәм Джульетта» (В. Шекспир)
- Көнәкә — «Идегәй» (Ю. Сафиуллин)
- Фелисьяна — «Биюче» (Лопе де Вега)
- Шүрәлия — «Җанкисәккәем», Вера — «Илгизәр + Вера» (Т. Миңнуллин)
- Биби — «Беренче театр» (Г. Камал)
- Карачәч — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу»
- Сәлви — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт)
- Зойка — «Мәхәббәт хатирәсе» (Ф.Бүләков)
- Зәйнэп — «Килә ява, килә ява», «Ява карлар, ява карлар» (З. Хәким)
- Фазилә — «Зәңгәр шәл» (К. Тинчурин)
- Чибәр — «Кара чикмән» (Геор Хугаев) Һ. 6.
- Хатын — «Җәйнең бер көнендә» (Йон Фоссе)
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2001 — Татарстанның атказанган артисты
- 2007 — Татарстанның халык артисты
- 2011 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә (
- 2014 — «Алтын битлек» премиясе номинанты — «Иң яхшы уйналган хатын-кыз роле» номинациясендә (Камал театрында Йон Фоссе әсәре буенча куелган «Җәйнең бер көнендә» спектаклендә)[1]
- 2019 — Тукай премиясе[2]
- 2020 — «Тантана» премиясе — «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә (Камал театрында «Санаулы кичләр» (А. Володин) спектаклендə Тамара роле өчен)[3][4]
- 2021 — Россия Федерациясенең атказанган артисты [5]
Гаиләсе
Ире — Фәрит Бикчәнтәев (21.05.1962), Камал театры баш режиссеры (2002 елдан). Уллары: Йосыф Бикчәнтәев (10.03.1993), Камал театры артисты (2015 елдан).
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Илялова И. И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел.
Сылтамалар
- Хәмитова Люция Миннәхмәт кызы (Люция Хәмит). Камал театры сайты
- ХАМИТОВА ЛЮЦИЯ МИННАХМЕТОВНА. Артисты театра им. Галиаскара Камала: Библиографический справочник. Ильтани Илялова — Казань: Татарское книжное издательство, 2005.
Шулай ук карагыз
- Рәфкать Бикчәнтәев (биата)
- Наилә Гәрәева (биана)