2020 ел
Бу мәкаләдә хәзерге вакыйгалар сурәтләнә. |
2020 (ике мең егерменче) ел — кәбисә ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 2020 елы, III меңьеллыкның 20 елы, XXI гасырның 20 елы, XXI гасырның 2 унъеллыгының 10 елы, 2020 елларның 1 елы. 2020 елдан бирле 4 ел үтте. 2020 елга производство календаре эш графикларын төзү өчен нигез булып хезмәт итә, шулай ук аның ярдәмендә эш сәгатьләренең саны билгеләнә.[1]
- Литвада татарлар елы
Еллар |
---|
2016 · 2017 · 2018 · 2019 — 2020 — 2021 · 2022 · 2023 · 2024 |
Унъеллык |
2000-еллар · 2010-еллар — 2020-еллар — 2030-еллар · 2040-еллар |
Гасырлар |
XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
3 меңьеллык | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр — XXIII гасыр | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
| ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Хронологик таблица |
Вакыйгалар
- Җәйге Олимпия уеннары 2020 узачак.
- Татарстанда ТАССР игълан ителүнең 100 еллыгы.
Гыйнвар
- 15 гыйнвар — РФ президенты В.В.Путин Федераль Җыелышка еллык юлламасында РФ Конституциясен үзгәртү турында боерык бирә.
- 16 гыйнвар — РФнең Д.Медведев хөкүмәте ялга җибәрелә.
- 20 гыйнвар — Навальный штабы Казан мэры Метшинның 700 млн сумлык күчемсез милеген ачыклаган.[2]
- 29 гыйнвар — РФ президенты В.В.Путин Чуашстан Республикасының сайланган җитәкчесе Михаил Игнатьевны эшеннән алган.
- 31 гыйнвар — Бөекбритания Европа Берлегеннән чыга.
- Дөнья буенча коронавирус кизүе тарала.
Февраль
- 5 февраль — АКШ Конгрессы утырышында президент Дональд Трамп хакимият белән канунсыз файдалануда гаепсез дип таныла.
- 8 февраль — Казакъстанның Җамбыл өлкәсе, Кордай районында дөңгән милләте авылларында оештырылган чуалышлар нәтиҗәсендә 10 кеше һәлак була, 30 йорт яндырыла.
- 27 февраль — В.В. Путин үзенең вазифаларын башкаручы дублёрлар булу хәбәрләрен инкарь итте.[3]
Март
- 9 март — Һааг халыкара мәхкәмәсендә 2014 елда Донецки өлкәсендә Малайзиянең Boeing 777 ракета белән бәреп төшерүнең оештыручыларына мәхкәмә процессы башлана.
- 11 март — БСО ел башында чыккан коронавирус кизүен пандемия дип таный.
- 18 март — Казанның Милләт йортында мөһаҗирлектәге татар журналисты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Нигъмәтинең "Әй, татарым, әй, син — җаным!" исемле шигырьләр китабын тәкъдим итү кичәсе үтте.[4]
- 17 март — Татарстанда короновирус кизүенә чаралар күрелә башлый: югары һәм урта уку йортлары дистанцион укытуга күчә, мәдәният, спорт, күңел ачу чараларына тыюлар салына.
- 18 март — Urals төре нефтьнең бәясе 20$-ан түбән төшкән.
- 24 март — Меркурий һәм Венераның уртак элонгациясе.
Июнь
Июль
- 24 июль — 9 август — Токиода (Япуния) XXXII җәйге Олимпия уеннары узачак[5]. Бөтен дөньяда COVID-19 коронавирус авыруы таралуы сәбәпле, бер елга кичектерелде.
Август
- 5 август — Татарстан Республикасының Милли китапханәсе җитәкчесе итеп Мәдинә Тимерҗанова билгеләнде, урынбасары — Тәбрис Яруллин[6].
- 26 август — Актаныш районы Әнәк авылында «Бабайда кунакта» паркында Россия Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиевның бюсты ачылды[7].
- 27 август — Казанда шагыйрь, драматург, башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримгә һәйкәл ачылды[8].
Сентябрь
- 13 сентябрь — Россиядә бердәм сайлау көне. Татарстанда президент сайлау.
- 14 сентябрь — Татарстан Президентын сайлауларда сайлаучыларның 83,28 % тавышын җыеп (1 939 316 сайлаучы аңа тавышын биргән), Рөстәм Миңнеханов өченче срокка Татарстан президенты итеп сайлана[9].
Октябрь
Ноябрь
Декабрь
- 16 декабрь — Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенең беренче лауреатлары билгеләнде.
Вафатлар
- Төп мәкалә: 2020 елда вафатлар исемлеге
Гыйнвар
Февраль
- 7 февраль — Айрат Хәйруллин (49), Татарстан дәүләт эшлеклесе, сәнәгатьче, иң бай татарстанлының берсе.
- 23 февраль — Кәфил Әмиров (70), Татарстан прокуроры (2000—2013)[10].
Март
- 2 март — Госман Гомәр (87), журналист һәм язучы-прозаик[11].
- 13 март — Ренат Еникиев (82), композитор, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай премиясе лауреаты[12].
- 13 март — Ирек Миннәхмәтов (39), хуҗалык эшлеклесе (Татмедиа (2012), Татспиртпром (2015—2020) җитәкчесе)[13]
- 21 март — Резеда Ганиева (87), әдәбият галиме, фән докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе[14][15].
- 27 март — Роберт Миңнуллин, (71), Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе[16].
- 31 март — Равил Вәлиев (Равил Вәли), (77), язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре[17][18].
Апрель
Май
- 15 май — Җәмил Зәйнуллин (73), гарәп теле белгече, филология фәннәре докторы[19][20].
- 25 май — Стелла Писарева (95), КФУ тарихы музееның шәрәфле директоры, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1975)[21].
Июнь
- 3 июнь — Ильяс Галимов (43), спортчы (билбаулы көрәш)[22].
- 6 июнь — Шаһинур Мостафин (72), язучы[23].
- 15 июнь — Абрек Әюпов (84), техник фәннәр докторы, генерал-полковник[24].
- 16 июнь — Әхмәтҗан Хәмәдишин (Әхмәт Дусайлы, 70), язучы[25] .
Июль
- 7 июль — Фәрит Гыйбатдинов (61), Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе[26]
- 11 июль — Альберт Әсәдуллин (70), виолончелист, Казан консерваториясе профессоры, Тукай премиясе иясе (2002)[27].
- 17 июль — Рафаиль Закиров (71), РФ атказанган хәрби очучысы (1992)[28].
- 19 июль — Рөстәм Фәйзуллин (Рөстәм Акъегет) (69), шагыйрь[29].
- 19 июль — Фәрит Хатыйпов (90), әдәбият галиме[30].
Август
- 4 август — Мәхмүт Нигъмәтҗанов (90), музыка өлкәсендә беренче татар профессоры[31].
- 26 август — Гомәр Саттаров (88), тел галиме, Казан ономастика мәктәбенә нигез салучы, шагыйрь, публицист, филология фәннәре докторы[32].
- 27 август — Мөдәррис Вәлиев (67), әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцент[33].
Сентябрь
- 14 сентябрь — Хәмдүнә Тимергалиева (71), җырчы, ТАССР халык артисты[34].
- 14 сентябрь — Ринат Харисов (71), 2006—2017 елларда «ТНГ-Групп» генераль директоры[35].
- 17 сентябрь — Александр Карпов (67), Яшел Үзән суднолар төзү заводы ААҖ генераль директоры (2018–2020)[36].
- 24 сентябрь — Әхмәт Рәшит (84), шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе[37].
- 28 сентябрь — Расих Ханнанов (89), шагыйрь, язучы, журналист, «Кызыл таң»ның баш мөхәррире[38].
Октябрь
- 20 октябрь — Ирек Сабиров (70), шагыйрь, журналист, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре[39].
Ноябрь
- 8 ноябрь — Альберт Хәсәнов (82), язучы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре[40].
- 25 ноябрь — Диего Марадона (60), футболчы, дөнья чемпионы[41].
- 27 ноябрь — Хәнәфи Бәдигый (79), шагыйрь, прозаик, М. Җәлил премиясе лауреаты[42].
Декабрь
- 2 декабрь — Фәрит Шиһапов (69), Татарстанның халык артисты, педагог, музыкант[43].
- 9 декабрь — Рафаэль Ильясов (81), җырчы, Татарстанның халык артисты[44].
- 13 декабрь — Айдар Хафиз (77), актер, Татарстанның халык артисты[45]
- 18 декабрь — Илүсә Бәдриева (79), драма актрисасы (Минзәлә театры), ТАССР халык артисты (1989)[46].
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
Нобель премиясе лауреатлары
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — БМО Бөтендөнья азык-төлек программасы (ингл. World Food Programme) — ачлыкка каршы көрәш һәм конфликтлы төбәкләрдә тынычлыкка ирешү шартларын яхшыртуга өлеш керткән өчен[47].
- химия буенча — Эммануэль Шарпантье (Франция) һәм Дженнифер Дудне (АКШ) — геномны үзгәртү методларын эшләгән өчен.
- физика буенча:
- медицина буенча: Харви Дж. Альтер, Майкл Хоутон, Чарльз Райс — С гепатиты вирусын ачкан өчен.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Луиза Глюк, шагыйрә (АКШ) — «кырыс матурлык белән шәхси яшәешне универсаль итүче хатасыз шигъри тавыш өчен»[48]
Искәрмәләр
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg