Мегавати Сукарнопутри

Диа Пермата Мегавати Сетиавати Сукарнопутри[20] (индон. Diah Permata Megawati Setiawati Soekarnoputri); 23 гыйнвар 1947 ел, Джокьякарта) — дәүләт эшмәкәре. 2001-2004 елларда Индонезия Президенты; илнең беренче хатын-кыз президенты; 1999-2001 елларда вице-президент. 1993-1996 елларда Индонезиянең Демократик фиркасе рәисе; Индонезиянең Көрәш демократик партиясен оештыручы һәм 1998 елдан аның алмашсыз җитәкчесе.

индон. Megawati Soekarnoputri, Megawati Sukarnoputri
Сурәт
Имза
Җенесхатын-кыз[1][2][3]
Ватандашлык Индонезия
Тугандагы исеминдон. Dyah Permata Megawati Setyawati Soekarnoputri[4]
Туу датасы23 гыйнвар 1947(1947-01-23)[5][6][7][…] (77 яшь)
Туу урыныЙокьякарта, Индонезия[4]
АтаСукарно[d][8]
АнаФатмавати[d][9]
КардәшРахмавати Сукарнопутри[d], Сукмавати Сукарнопутри[d], Картика Сари Деви Сукарно[d], Гунтур Сукарнопутра[d], Гуру Сукарнопутра[d] һәм Тауфан Сукарнопутра[d]
Ире яки хатыныSurindro Supjarso[d][10], Hassan Gamal Ahmad Hasan[d][10] һәм Тофик Киемас[d][10][11][12]
БалаларMuhammad Rizki Pratama[d], Muhammad Prananda Prabowo[d] һәм Пуан Махарани[d]
Һөнәр төресәясәтче
Башкарган вазыйфапрезидент Индонезии[d] һәм вице-президент Индонезии[d]
Әлма-матерИнданизия үнивирситите[d] һәм Университет Панджаджаран[d]
Строка принадлежностиPDI-P[13]
Сәяси фирка әгъзасыДемократическая партия борьбы Индонезии[d] һәм Индонезийская демократическая партия[d]
Намзәт булган сайлауларПрезидентские выборы в Индонезии[d] һәм Президентские выборы в Индонезии[d]
Катнашучы13th World Chinese Entrepreneurs Convention[d][14]
Бүләкләр
орден «Звезда Республики Индонезии»

орден Звезды Махапутра[d]

орден Государственного флага

honorary doctor of the Fujian Normal University[d] (2018)

[15]

МГИМО Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтының мактаулы докторы[d]

[16]
орден Дружбы

Tatler 500 Индонезия[d]

[17]

Самый влиятельный индонезиец в Азии[d] (2021)

[13]
Биеклек / буй158 сантиметр[18]
Рәсми веб-сайтmegawatisoekarnoputri.com(индон.)
Нинди веб-биттә тасвирланганindonesiatatler.com/tatler-list/500list/megawati-soekarnoputri(ингл.)[19] һәм tatlerasia.com/people/megawati-soekarnoputri(ингл.)[13]
Commons Creator битеMegawati Soekarnoputri
 Мегавати Сукарнопутри Викиҗыентыкта

Илнең беренче президенты Сукарноның кызы. Кыскартылган исемнәре — Мегавати Сукарнопутри (индон. Megawati Soekarnoputri) һәм Мегавати (индон. Megawati), Мега (индон. Mega) дигән кушаматы да бар.

Биографиясе

Яшлеге

Мегавати Сукарнопутри 1947 елның 23 гыйнварында Джокьякартада туган. Атасы Сукарно — Индонезиянең беренче президенты, аның хатыны Фатмавати (Fatmawati). Балалык еллары президент резиденциясендә — Мердек сараенда үтә. 1966 елда, Мегаватига 19 яшь тулганда, атасы хакимияттән чыгарыла.

Атасы хакимияттә чакта Мегавати Панджаджаран университетына укырга керә, әммә, 1967 елда укуын ташлап, хакимияттән читләтелгән атасына ярдәм итәргә тотына. 1970 елда, атасы үлгәч, Индонезия университетында психология өйрәнә башлый, әммә ике елдан укудан чыгаралар.

Сәяси карьерага килүе

1986 год елда Индонезиянең ул чактагы президенты Сухарто Мегаваттиның атасы Сукарнога «Азатлык белдерү Герое» исемен бирә, моңа багышланган тантанада катнашу Мегавати өчен сәясәткә керү була.

1987 елда Индонезия Демократик партиясенә[21] керә. 1987 елда Халык вәкилләре Советына депутат һәм Халык консультатив конгрессы әгъзасы итеп сайлана. Моңа атасы Сукарноның абруе булышлык итә, чөнки Мегавати үзе телгә осталык күрсәтми.

Индонезия Демократик партиясенә җитәкчелек итүе

1992 елдагы сайлауда Мегавати парламентка үтә алмый, әммә фирка эшендә уңышка ирешә. 1993 елның декабрендә ИДП съезында үзенә хөкүмәт каршы чыкса да Мегавати партиянең рәисе итеп сайлана.

Ә хөкүмәт Мегаваттны ИДП башлыгы итеп танымый. 1996 елда Меданда чираттан тыш корылтай үткәрелеп, иске рәис Сурьядины яңадан сайлыйлар. . Әммә Мегавати бу карар белән килешми, һәм фирка урталай бүленә.

1996 елның 27 июлендә Сүрьяди яклылар Мегават яклыларның Джакартадагы ИДП штаб-квартирасына һөҗүм итәләр. Һөҗүмгә каршы торып Мегавати ягы штаб-квартираны бирми. Мондый каршылык шәһәрдә фетнә чыгуына сәбәп була. Нәтиҗәдә Сүрьяди ИДПның рәсми җитәкчесе булып китә, ә Мегавати фракциясенә парламент сайлауларында катнашу тыела. (1993 һәм 1997).

Индонезиянең Көрәш демократик фиркасе рәисе сыйфатында

1998 елның маенда Сухарто президентлыктан киткәч, ИДПга альтернатива итеп, Мегавати Сугыш демократик партиясен төзи һәм аңа җитәкчелек итә башлый.

1999-2001 елларда — вице-президент, ә 2001-2004 елда — Индонезия президенты.

Икенче срокка сайланырга чыккач, икенче турда җиңелә.

2004 елда «Форбс» журналы Мегавати Сукарнопутрины дөньяның иң йогынтылы хатын кызлары арасында сигезенче урынга куя.

Бүләкләре

Орденнары

  • Индонезия  Индонезия — Орден «Звезда Республики Индонезии» 1-нче дәрәҗә (2001, Индонезия президенты буларак кавалеры);
  • Индонезия  Индонезия — Орден «Звезда Республики Индонезии» 2-нче дәрәҗә (2001)[22];
  • Индонезия  Индонезия — Орден «Звезда Махапутра» 1-нче дәрәҗә .

Мактаулы гыйльми дәрәҗәләре

Шәхси тормышы

Бүгенге никахына кадәр ике тапкыр кияүдә булган. Беренче ире авиакатастрофада һәлак була, икенчесе белән аерылыша. 1973 елда өченче тапкыр тормышка чыга, 3 баласы бар.

Искәрмәләр

  • 23 Januari dalam Sejarah: Lahirnya Presiden Wanita Pertama Indonesia Megawati Soekarnoputi
  • 4,0 4,1 https://kepustakaan-presiden.perpusnas.go.id/biography/?box=detail&presiden_id=5&presiden=megawati
  • Encyclopædia Britannica
  • https://www.viva.co.id/siapa/read/98-megawati-soekarnoputri
  • Брокгауз энциклопедиясе
  • https://www.cnnindonesia.com/tag/megawati-soekarnoputri
  • https://kepustakaan-presiden.perpusnas.go.id/family/?box=detail&id=17&from_box=list&hlm=1&search_ruas=&search_keyword=&activation_status=&presiden_id=5&presiden=megawati
  • 10,0 10,1 10,2 https://news.detik.com/x/detail/intermeso/20170123/Tiga-Laki-laki-Megawati/
  • https://nasional.tempo.co/read/1212870/mengenang-taufiq-kiemas-dan-kiprahnya-di-politik-indonesiaТемпо, 2019.
  • Mengenang Taufiq Kiemas dan Kiprahnya di Politik Indonesia
  • 13,0 13,1 13,2 https://www.tatlerasia.com/people/megawati-soekarnoputri
  • The 13th World Chinese Entrepreneurs Convention Opened in Bali, Indonesia — 2015.
  • http://www.moe.gov.cn/s78/A22/xwb_left/moe_829/201901/t20190122_367613.html中华人民共和国教育部.
  • Honorary DoctoratesMoscow State Institute of International Relations.
  • https://web.archive.org/web/20221104070656/https://indonesiatatler.com/tatler-list/500list?feed=json&limit=1000&offset=0
  • https://www.jitunews.com/read/80129/penasaran-berapa-tinggi-badan-tujuh-presiden-ri-baca-artikel-ini?halaman=3
  • https://indonesiatatler.com/tatler-list/500list/megawati-soekarnoputri
  • И Мегавати п санскриттан «болоттар алиһәһе» тип тәржемә ителә. Сукарнопутри — « Сукарно ҡыҙы» тигәнде аңлата. См. Индонезийское имя.
  • Демократическая партия Индонезии была образована в 1974 году в результате объединения нескольких политических партий, в числе которых была и наиболее близкая в своё время к Сукарно Национальная партия Индонезии
  • Указ Президента Индонезии № 017/TK/Tahun 2001
  • Об открытии Центра АСЕАН в Москве — МГИМО-Университет, archived from the original on 2014-10-12, retrieved 2021-05-06 
  • Сылтамалар

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg