Михаил Ломоносов
Михаи́л Васи́льевич Ломоно́сов — рус табигать өйрәнүче галим, рус әдәби теленә нигез салучы, шагыйрь, рәссам, тарихчы.
Михаил Ломоносов | |
---|---|
Туган | 19 ноябрь 1711 Мишанинская[d], Архангелогородская губерния[d], Рус дәүләте |
Үлгән | 15 апрель 1765 (53 яшь) Санкт-Петербург, Россия империясе[1][2][3] |
Җефет | Елизавета-Христина Цильх[d] |
Әни | Елена Ивановна Сивкова[d][4] |
Әти | Василий Дорофеевич Ломоносов[d][4] |
Белем | Марбург үнивирситите[d][1], Славән-юнан-латыйн академиясе[d][1], Киев-Могилән академиясе[d], Питырбур ФА академия университеты, Марбург үнивирситите[d][5] һәм Фрайберг тау академиясе[d] |
Тәрҗемәи хәл
Мәскәүдә, Киевта (1734), соңрак Петербург академия университында укыган (1735). 1736 елдан Германиянең Марбург һәм Фрайбург университетларында химия һәм металлургия фәннәреннән тәгълим алган. Петербург фәннәр академиясенең беренче академигы (1745). 1748 елда Россия ФА каршында беренче химия лабораториясенә нигез салган. 1755 елда Ломоносовның инициативасы белән Мәскәү университеты булдырылган. Матдәләрнең атом-молекуляр төзелеше хакындагы төшенчәләрне эшкәрткән, химик реакцияләрдә массаның сакланыш канунын тапкан (1756), корпускуляр (атом-молекуляр) тәгълиматы нигезләрен тәкъдим иткән (1741 — 50). Венера планетасының атмосфера барлыгын ачыклаган (1761). Фәлсәфи һәм гражданлик рухындагы рус одасының иҗаткяре. Шигырьләр, трагедияләр һәм һөҗүи (сатирик) әсәрләр, фундаменталь филологик тәдкыйкатьләр һәм рус теленең гыйльми грамматикасы авторы. Төсләр хакындагы теориясен алга сөргән. Берничә оптик әсбаплар ясаган. Мозаика сәнгате үсешенә, смальталар эшләп чыгаруга зур өлеш керткән, шәкертләре белән бергә изразец нәкышләрнең яңа төрләрен тәкъдим иткән.
Швеция ФА (1760), Болонья ФА (1764)ларның фәхри әгъзасы.
Үлем
1765 елның 15 апрелендә, Михаил Ломоносов, рус галиме, тарихчы, шагыйрь, үпкәләр ялкынсынуыннан, үлә.
Фәнни-техник эшчәнлеге
1754 елны М.В. Ломоносов җитәкчелегендә ике винтлы беренче вертолёт моделе (аэродинамик машина) төзелә.[6]
Гаиләсе
Гаилә агачы
Артемий (XVI–XVII вв.) | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Леонтий | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Дорофей (1647–1683) | Лука (1646–1727) | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Василий (1681–1741) | Елена Сивкова | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Михаил Ломоносов | Елизавета Цильх (1720–1766) | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Елена (1749–1772) | Алексей Константинов | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Николай Раевский | Софья | Анна | Алексей | Екатерина | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Александр | Николай | Мария | Сергей Волконский | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Александра | Иван Ностиц | Михаил | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Григорий | Пётр | Александр | Сергей | ||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Михаил | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Андрей | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Пеэтер | |||||||||||||||||||||||||||||||||||||||||
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Йөрәге халкы өчен сыктаган (Атаклы кешеләр тормышыннан) – № 66 (11701), 1 декабрь, 2011 2016 елның 29 июнь көнендә архивланган.
Китаплары
- Ломоносов М. Краткое руководство к красноречию. — Кн. 1: В коей содержится Риторика… — СПб.: Имп. Акад. наук, 1748. — 327 с.