Намаз

Нама́з яки салят (фар. نماز намаз[1], гарәп. صَلاةсаләт‎‎[2]) — Ислам динендә мәҗбүри яки өстәмә гыйбадәт. Мәҗбүри намаз (фарыз) көненә биш тапкыр укыла. Исламның биш баганасының берсе. Намаз ракәгатьләрдән тора.

Намаз
Сурәт
Нәрсәнең өлешевиды намазов[d] һәм Elements of Salat[d]
Төп темаЗикр[d]
АвторИсламда Тәңре[d]
ИллюстраторМөхәммәт пәйгамбәр
Тасвирланган феноменФарыз, Нафиль[d], Elements of Salat[d] һәм Salah obligations[d]
ХезмәтләндерүчеМөселман һәм Мукаллаф[d]
ҖаваплыПроект:Ислам[d]
 Намаз Викиҗыентыкта

Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Биналар
МәчетМанара
Михраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
Мөгътазилиләр – Хариҗилык
Юнәлешләр
Суфилык
Ваххабчылык – Сәләфилек
Җәдитчелек
Әхмәдия

Мәҗбүри намазның биш төре бар: иртәнге намаз, өйлә намазы, икенде намазы, ахшам намазы, ястү намазы. Шулай ук витер намазы, җомга намазы, гает намазы, нәфел намазы һ.б. намаз төрләре бар.

Намаз уку өчен мәҗбүри шартлар

  1. Ритуаль чисталык — госелле һәм тәһарәтле булу.
  2. Чиста урын — нәҗесләрсез булган урын сайлау.
  3. Кыйбла — йөз белән кыйблага табан юнәлү.
  4. Ният — намаз укуга ният булу.
  5. Изар — кием очларының тубыктан түбән төшмәве.
  6. Кием — киемнең нәҗесләрдән пакъ булуы һәм шәригать таләпләренә туры килүе.
  7. Аеклык (алкоголь, тәмәке, наркотик матдәләр катгый тыелган).

Намазның рөкенләре — эчендәге фарызлары

  1. Тәкбир — намазга керешкәндә Аллаһу әкбәр дию.
  2. Кыям — кимендә 3 аять укырлык вакыт аякүрә тору.
  3. Кыйраәт — кыямдә кимендә 3 аять уку.
  4. Рөкүгъ — кыямнән соң бил тигелтен бөгелү.
  5. Сөҗүд — ике тапкыр сәҗдә кылу.
  6. Кугъүд — намазның ахырында утырып тору.
  7. Тәртип — тәртип белән башкару.

Намаз уку тыелган вакыт

  • Кояш чыгып, сөңге биеклегенә хәтле күтәрелүенәчә булган вакыт.
  • Кояш зәвалдә булганда.
  • Кояш баткан вакытта.

Намаз төрләре

ИсемеВакытыФарызга хәтле сөннәтФарызФарыздан соңгы сөннәт
СөнниләрдәШигыйләрдәСөнниләрдәШигыйләрдә
Сабах — Фәҗер (فجر)Таң атып кояш чыкканчы2 ракәгать2 ракәгать2 ракәгать
Өйлә — Зоһер (ظهر)Төштән соң4 ракәгать8 ракәгать4 ракәгать2 ракәгать
Икенде — Гасыр (عصر)Шәүләнең озынлыгы төштәгедән ике тапкыр озынайгач4 ракәгать8 ракәгать4 ракәгать
Ахшам — Мәгъриб (مغرب)Кояш баткач3 ракәгать2 ракәгать
Ястү — Гыйшаэ (عشاء)Шәфәкъ кызыллыгы бетү белән4 ракәгать4 ракәгать4 ракәгать2 ракәгать2 ракәгать

Намаз турында Коръәндә

Намаз турында Сөннәттә

Аллаһ Тәгалә күзләрендә, белем үзләштерүгә ашкыну намаз, ураза, хаҗ һәм җиһадка карата өстенрәк.[3]

Белем иясенең йокысы — наданның намазыннан хәерлерәк.[4]

Әй, Әбу Зарр! Иртүк гыйлемнең берәр бүлегеннән белем ал да үзләштергәнеңә тугры итеп дәвам ит — бу синең өчен мең ракәгатьлек намаз кылудан хәерлерәктер.[5]

Чыганак

Сылтамалар

Искәрмәләр