Пакистан һимны
Пакистан Ислам Җөмһүриятенең дәүләт гимны урду телендә «Қәвмий Тәранә» (урд. قومی ترانہ; “Милли гимн”) дигән сүз. «Пак Сәрзәмийн» (پاک سرزمین; “Саф-пакь җирем”) дип тә йөртелә. Гимнның көен 1949 елда Пакистан музыканты һәм көйязары Әхмәд Гуләм Гали Чагла (احمد غلام علی چھاگلہ ) иҗат иткән. Ул тулысынча Көнчыгыш музыкаль традицияләренә нигезләнеп, 21 музыка коралыннан торган җирле оркестрлар өчен, ләкин Көнбатыш музыкантлары һәм җырчылары да җиңел башкарырлык итеп язылган. Дәвамлылыгы — 80 секунд, бу церемонияләр үткәрүнең халыкара таләпләренә сыеша. Гимн текстын Әбү Әл-Әсәр Хафиз Җәләндһари (ابو الاثر حفیظ جالندھری) 1952 елда “югары фарсы шигърият теле”ндә язган.[1][2][3]
Пакистан һимны | |
Дәүләт | Пакьстан |
---|---|
Көйязар | Ahmed Ghulamali Chagla[d] |
Текст авторы | Abu-Al-Asar Hafeez Jullundhri[d] |
Тональлек | си-бемоль мажор[d] |
Пакистан һимны Викиҗыентыкта |
Пакистан гимны 1954 елның 13 августында кабул ителгән, шул ук көнне көйязар Җәләндһари аны башкала радиосы аша үзе җырлап, халыкка җиткергән.
Сүзләр
Бу очракта ул урду телендә сөйләшүчеләр дә аңлый торган сүзләрне генә кулланган. Бердәнбер үзенчәлекле урду сүзе бар — کا (ка). Безнеңчә бу сүз — иялек килешен белгертүче арткушымча: алман телендә — von, инглиз телендә — of, француз һәм испан телендә de бәйлек сүзләренә тәңгәл килә. Бишәр юллык өч куплетта бер генә юл да кабатланмый.
Урду телендә
Гарәп язуында урду оригиналы | Урду кириллицасы | Урду латин әлифбасы | ХФӘ транскрипциясе |
---|---|---|---|
Пак сәрзәмийн шад бад | Pak sərzəmin şad bad | [pɑːk səɾ.zə.miːn ʃɑːd̪ bɑːd̪ ǀ] |
Татарча версиясе
Кириллица | Zamanälif |
---|---|
Саф-пакь җирем, шатлан, | Saf-pak cirem, şatlan, |