Сомали ярымутравы
Сомали (Африка мөгезе, амх. የአፍሪካ ቀንድ yäafrika qänd, гарәп. القرن الأفريقي al-qarn al-'afrīqī, сомал. Geeska Afrika, оромо Gaaffaa Afriikaa, тигринья ቀርኒ ኣፍሪቃ) — Көнчыгыш Африкадагы ярымутрау. Төньякта Һинд океанының Гадән култыгы, көньякта Һинд океаны сулары белән юыла.
Сомали, Африка мөгезе | |
Юа торган акваторияләр | Гадән култыгы, Һинд океаны |
Мәйдан | 750 000 км² |
Илләр | Сомали Хәбәшстан |
Сомали, Африка мөгезе Викиҗыентыкта |
Җир йөзенең зур өлеше — киртләчле плато, төньякта таулар бар (иң биек ноктасы 2406 м).
Климаты — субэкваториаль, төньята тропик. Еллык явымнар саны 100— 600 мм. Елгалар фасыллы. Яр буе өлеше чүл, акацияле ярымчүл, үзәк өлеше коры саванналардан гыйбарәт. Елга үзәннәрендә урманнар бар. Ярымутрауда Сомали, Җибути вә Хәбәшстанның көнчыгыш өлеше урнашкан.
🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg