Халыкара хатын-кызлар көне

хатын-кызлар хокукларына багышланган халыкара истәлекле көн

Халыкара хатын-кызлар көнехатын-кызларның ирләр белән хокукый тигезлеге, кешеләр җәмгыятендә хатын-кыз хокукларын киңәйтүгә юнәлгән көрәштә халыкара сәяси чаралар үткәрү өчен билгеләнгән көн, һәр елның 8 март көненә төшә.[2]
Халыкара дәрәҗәдә истәлекле көн буларак 1977 елгы БМОның Генераль Ассамблеясендә резолюция кабул ителгәч билгеләнә башлый.

Халыкара хатын-кызлар көне
Нигезләнү датасы28 февраль 1909, 1922, 1949 һәм 8 март 1917
Сурәт
... хөрмәтенә аталганхатын-кыз
ӘүвәлгесеNational Woman's Day[d]
Кем истәлегенәхатын-кыз
Елның көне8 март
Рәсми веб-сайтun.org/en/observances/womens-day(ингл.), un.org/ar/observances/womens-day(гар.), un.org/zh/observances/womens-day(кыт.), un.org/fr/observances/womens-day(фр.), un.org/ru/observances/womens-day(рус.) һәм un.org/es/observances/womens-day(исп.)
Нинди веб-биттә тасвирланганnewworldencyclopedia.org/entry/International_Women's_Day(ингл.)
ҺәштәгеWomensDay һәм InternationalWomensDay[1]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре131 421
 Халыкара хатын-кызлар көне Викиҗыентыкта
Бангладеш байрагы Бангладеш Милли хатын-кызлар профсоюз үзәге оештырган "Халыкара хатын-кызлар көне" чарасы, ঢাকা Дакка, 2005.

32 дәүләттә рәсми танылган. Кайберләрендә милли бәйрәм булып тора.

Халыкара хатын-кызлар көненен 8 март белән бәйле тарихын 1980 елларда тарихчы Рене Котэ (en) күрсәтеп чыга.[3] Эзләнүләре Канада байрагы Канадада 1984 елда La Journée internationale dês femmes ou les vrais dates des mystérieuses origines du 8 de mars jusqu'ici embrouillés, truquées, oubliées : la clef dês énigmes. La vérité historique. Montreal: Les éditions du remue ménage[4] китабында басыла.

Тарихы

АКШ суфражисткалары (en) сайлауларда тавыш бирү хокукы өчен демонстрация уздыра, февраль 1913.
1913 суфражисткалар рәсми процессиясе (en) игъланы, Вашингтон, 3 март 1913 ел,
28-нче АКШ президентлы Вудро Вильсон инаугурациясе алды көне.

Хатын-кызлар көне чарасын үзләренең хокукый тигезлеге өчен көрәшләренә халык игътибарын җәлеп итү өчен бер ысул буларак АКШның Американ хатын кызларының тавыш бирү хокукы өчен милли ассоциациясе (ингл. NAWSA) тарафыннан кулланыла башлый.

Шулай дип аталган чараларның беренчесе 1908 елның 3 маенда ( Чикаго), соңрак — 1909 елның 28 февралендә ( Нью-Йорк); һәм 1910 елның 27 февралендә ( Нью-Йорк)[3][5] булып уза, һәм соңрак та ул Милли хатын-кызлар көнен элеккечә февральнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә башлый[6].

АКШ

Кушма Штатларда шундый милли феминист активизмы 1848 елның 19-20 июль көннәрендә Нью-Йорк штатының Сенека Фоллс(en) авылында узган хатын-кыз хокуклары конвенциясендә (en) кабул ителгән Хисләр декларациясеннән (en) кабызылып китә дип әйтеп була.[7][8]

Марта Хьюз Кеннон

"Барлык хатын-кызларның иң кәнәгатьсезләре — бар вакытын өйдә үткәрүче хатын-кызлар икәнен бик яхшы беләм. Пешерү, балаларны юу, киемнәрне әзерләүдән тыш башка нәрсә турында да уйлаган хатын-кызларны алыйк — ун очракның тугызында аларның уңышлы ана булуларын күрсәтә алырмын сезгә.""[9]
Марта Хьюз Кеннон (en), The San Francisco Examiner (en), 1896.[10]
Үз иренең дүртенче хатыны буларак туганнарына хәбәр итмичә никахка кергән мормон хатын-кызы, сайлауларда көндәшләр арасында үз хәләл җефетен дә җиңеп 1897-1901 Юта штаты кануннар чыгару ассамблеясе сенаторы буларак хезмәт итә.[11]

Нью-Йоркның Бишенче авенюсында (en) "Миллион хатын-кыз имзалары"н ташучы суфражисткалар парады, октябрь 1917.

АКШның Беренче бөтендөнья сугышында катнашуы дәвамында, ассоциация һәм бәйсез хатын-кыз хокуклары активистлары җәмгыятьнең игътибарын алга сөргән таләпләргә җәлеп итү тырышлыкларын вакытлыча туктатып калалар. Бу адым аркасында АКШ Конгрессы һәм штатларның кануннар чыгару ассамблеяләре (en) вәкилләре хатын-кызлар тавыш бирү хокукына ия булуга лаеклылыгын күрсәтүче тагын бер сәбәп дип күрәләр.[12]

Cәяси көрәшне туктатмыйча алып бару, уңайлы очракларда илнең төрле шәһәрләрендә йөрешләр оештыру аркасында, 1920 елның августында АКШ конституциясенә "хатын-кызлар ил буйлап сәяси сайлауларда тавыш бирү хокукын бирүче" 19 төзәтмәсе (en) 36 штат тарафыннан раслау алгач (соңгысы булып Теннесси, 18 август) гамәлгә керә.[12]

1920 ел башыннан NAWSA хатын-кыз хокукларын яклау мәсьәләсендәге эшчәнлеген Файл:LWV Logo.svg Кыз-хатын сайлаучылар лигасы (ингл. LWV) аша дәвам итә.

АКШта хатын-кызларның хакларын яклау өлкәсендә бүген иң активлардан берсе булган Файл:National Organization for Women logo.png Хатын-кызлар (хаклары) өчен милли оешма (ингл. NOW) 1966 елның июль аенда барлыкка килә.[13]

"Тигез хокуклар төзәтмәсе"нә каршы кампаниясе тамгасы

"Аерым Американ шәхесләр һәм гомумән кешеләр буларак хатын-кызларның хокуклары буенча аларга хас булган сайлау иреген һәм башка мөмкинлекләрен кулланырга рөхсәт итмәгән матдәләргә конкрет гамәлләр белән каршылык күрсәтү вакыты килә."
NOW Максатлары декларациясе[14]

1923 елда башланган "Тигез хокуклар төзәтмәсе"н (ингл. Equal Rights Amendment (ERA)) кабул итү өстәндә сәяси көрәш дәвам итә. 1972 елда АКШ Конгрессында кабул ителгән тексты АКШ конституциясенә рәсми төзәтмә буларак керү өчен канун буенча билгеләнгән вакыт өчендә кирәк булган 38 штатның канун чыгаручы ассамблеяләренең яклау тавышларыннан 35 генә җыела. Соңгы тапкыр ERA мәсьәләсе 2013 елның 5 март көнендә 113 җыелыш АКШ Конгрессына Сенатының 10 санлы уртак резолюциясе белән яңадан кертелә.[15][16]

Социалистларның халыкара чарасы

Клара Цеткин (сулда) һәм Роза Люксембург. 1910 ел.
8/03/1914 Халыкара хатын-кызлар көне плакаты;
Тәрҗемәсе: “Безгә хатын-кызларның сайлау һәм сайлана алу хокукын бирелүен тәләп итәбез. Хатын-кызлар көне, 8 март, 1914.
Хезмәткәрләр, әниләр һәм ватандашлар буларак үз бурычларын тулысынча үтәгән, дәүләткә һәм муниципалитетларга салымнарны түләргә тиеш булган хатын-кызлар бүгенгә кадәр юк-барга ышану һәм реакционер мәнфәгатьләр аркасында тигез иҗтимагый хокукларга ирешмәгән. Бу табигый кеше хокукы өчен көрәшү һәр хатын-кызның каты, бер дә үзгәрмәгән нияте булырга тиеш. Бу мәсьәләдә артка чигенү яки йомшару һич кабул итмәслек. 1914 елның 8 март көнендә сәгать 15тә урын алган 9нчы ачык хатын-кызлар ассамблеясенә килегез, хатын-кызлар һәм кыз балалар.” [17]

Бәйрәмне халыкара дәрәҗәдә билгеләп үтү тәкъдиме 1910 елның 23 август — 3 сентябрь арасында Дания башкаласы Копенгагенда узган Икенче социалистик интернационалның конгрессы (de) дәвамында 26-27 августта урын алган икенче Халыкара социалист хатын-кызларның конференциясендә кабул ителә. Еллык чара буларак Халыкара хатын-кыз көне билгеләү тәкъдиме белән американ социалистлар үрнәге белән рухландырылган алман социалисты Луиза Зиец (алман. Luise Zietz) чыга, социалист беректәше һәм соңрак коммунист лидеры Клара Цеткин (en) тарафыннан якланыла, тик бу конференция дәвамында махсус көн билгеләнми.[6][18] 17 илдән җыелган 100 хатын-кыз делегат, бу фикерне хатын-кызлар өчен тигез хокуклар, шулай ук сайлау хокукы өчен, көрәшүдә бер стратегия буларак куллануга килешә.[19]

Беренче тапкыр 1911 елның 19 мартында узган халыкара хатын-кызлар көне чараларында / Австро-Венгрия империясе, - Алман империясе, Дания һәм Швейцариядә бер миллионнан артык кеше катнаша. Австро-Венгрия империясендә 300 демонстрация уза, Венада хатын-кызлар демонстрациягә Париж коммунасы (en) корбаннарын искә алучы плакатлар белән чыга.[6] Хатын-кызлар сайлау һәм дәүләт вазыйфаларын башкару өчен сайлану хокукларын таләп итәләр, шулай ук эш урынындагы дискриминациягә каршы протест белдерәләр.[2]

/ Россия империясендә Халыкара хатын-кызлар көне беренче тапкыр шул чор Россиясендә кулланылган юлиан тәкъвиме буенча 1913 елгы февраль аеның соңгы якшәмбесендә үткәрелгән (гамәлдәге григориан милади тәкъвим буенча — мартның икенче атнасы). Хатын-кызлар оештырган хезмәт ташлаулары, маршлар һәм башка протестлар 1914 елга кадәр дәвам итсә дә, 8 мартка берсе дә туры килмәгән.[3]

1914 елгы Халыкара хатын-кызлар көне якшәмбегә төшкән 8 март көнендә билгеләнә.[3][4] 1914 елгы чаралар - Алман империясендә "сайлау хокукы" тәләпләренә багышланган иде (1918 елда гына ирешелә).[4][20]

1917 елгы Россиядәге Февраль инкыйлабында роле

"23 февраль (8 март) Халыкара хатын-кызлар көне булуы сәбәпле, очрашулар һәм чаралар булачагы көтелгән иде. Тик бу ‘Хатын-кызлар көне’ инкыйлабның башлануын билгелиячәге уйга да килмәде. Инкыйлабка юнәлгән гамәлләр планлаштырылса да, көне билгеләнәде. Тик иртүк, киресенә фәрманнарына карамастан, берничә текстиль фабрикасы эшчеләре эш урынын ташлап адымнарын башкалар да якласын өчен үз делегатларын җибәрде… бу киң күләмдә аларның эшләрен ташлап чыгуга әверелде.. кешеләр урамнарга агылды."
Лев Троцкий[4]

1917 елда юлиан тәкъвиме буенча февральның соңгы якшәмбесендә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган Санкт-Петербург демонстрацияләре илдә Февраль инкыйлабын башлата.[2] Шул көнне Санкт-Петербург хатын-кызлары “Икмәк һәм тынычлык" шигаре белән чыга — Беренче бөтендөнья сугышын һәм Россиядә ашамлыклар дефицитын бетерүне таләп итеп урамга чыга.[3]

Октябрь инкыйлабыннан соң большевик Александра Коллонтай Владимир Ленинны чараны Советлар берлегендә рәсми бәйрәм буларак игълан итергә күндерә, ләкин 1965 елга кадәр ул эш көне буларак кала.

1917 Совет инкыйлабыннан соң, Совет республикасында рәсми чара буларак кабул ителүдән соң, бәйрәм күбесенчә коммунист һәм социалист илләрендә үткәрелеп килде. Кытай коммунистлары аны 1922 елда, испания коммунистлары — 1936 елда билгели башлыйлар.[21] 1949 елның 1 октябрьда Кытай Халык Җөмһүрияте нигезләнүеннән соң, 23 декабрь көнендә кабул ителгән дәүләт прокламациясе белән 8 мартка рәсми статус, хатын-кызларга исә бу көнне ярты көн генә эшләү хакы бирелә.[22]

Бөтендөнья чарасы буларак

Беренче UN Women башлыгы Мишель Башелет
Халыкара хатын-кызлар көне:      рәсми бәйрәм      хатын-кызлар өчен бәйрәм      рәсми булмаган бәйрәм

Көнбатыш илләрендә Халыкара хатын-кызлар көне 1977 елда БМОның Генераль Ассамблеясе әгъза-илләрен 8 мартны Хатын-кыз хокуклары һәм дөньяда тынычлык урнаштыруга (en) юнәлгән халыкара истәлекле көн буларак игълан итергә чакыруыннан соң гына киң бәйрәм ителә башлый.[23]

БМОның Хатын-кызлар статусы буенча комиссиясе (en) әзерләгән "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы декларациясе"н (en) БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1967 елда кабул ителә, 1981 елда халыкара хокукый тәртипне билгеләүче "Хатын-кызларга карата дискриминацияне бетерү турындагы конвенциясе"(ингл. CEDAW) гамәлгә керә.

Бүгенге көндә, халыкара дәрәҗәсендә хатын-кызлар хокукларын үстерү белән 2010 елда барлыкка килгән аерым БМО махсус агентлыгы ингл. UN Women шөгыльләнә.

Халыкара хатын-кызлар көненең рәсми БМО темалары

ЕлБМО темасы[24]
1996Үткәнне бәйрәм итү, киләчәккә планнар кору
1997Хатын-кызлар һәм тынычлык өстәле
1998Хатын-кызлар һәм кеше хокуклары
1999Хатын-кызларга карата көч кулланудан азат дөнья
2000Тынычлык өчен берләшкән хатын-кызлар
2001Хатын-кызлар һәм тынычлык: хатын-кызларның конфликтларны чишүе
2002Бүгенге афган хатын-кызлары: чынбарлыклар һәм мөмкинлекләр
2003Гендер тигезлеге һәм меңеллык үсеш максатлары
2004Хатын-кызлар һәм КИВ/БИДС
20052005 елдан соң гендер тигезлек мәсьәләләре; иминрәк киләчәкне төзү
2006Карарлар кабул итүдә хатын-кызлар урыны
2007Хатын-кызлар һәм кыз балаларга каршы көч куллану өчен җәзасызлыкка нокта кую
2008Хатын-кызларга һәм кыз балаларга ресурслар һәм мөмкинлекләр бирү
2009Хатын-кызларның һәм ир кешеләрнең кыз балаларга һәм хатын-кызларга каршы җинаятьләрне туктату өчен берләшүләре
2010Уртак хокуклар, уртак мөмкинлекләр: барысы өчен прогресс
2011Технология, фән, мәгариф системасына һәм тренингларга ирешүдә тигезлек: хатын-кызларга кабул ителерлек эш мөмкинлекләренең ачылуга юл
2012Авылларда яшәүче хатын-кызларга мөмкинлекләр ачу, фәкыйрьлекне һәм ачлыкны бетерү
2013Бирелгән вәгъдә — вәгъдә булып кала: хатын-кызларга карата җинаятьләрне туктатырга вакыт
2014Хатын-кызлар өчен тигезлек — барыбыз өчен прогресс
2015Хатын-кызлар кулына көч бирү — кешелекне көчләндерү: Күз алдыгызга китерегезче![25]
20162030 елга — 50/50 Планетасы: Гендер тигезлелеккә басым[26]
2017Үзгәрә торган эш дөньясында хатын-кызларның роле: 2030 елга — 50/50 Планетасы[27]
2018Вакыты — хәзер үк: Авыл җирләрендә һәм шәһәрләшкән мохитләрдәге активистлар хатын-кызларның тормышларын үзгәртә[28]

2017 елгы Халыкара хатын-кызлар көне

Украин ФЕМЕН (en) төркеме хатын-кызларны сексуаль эксплуатациясенә каршы секс-забастовкасына (en) чакыра.

Санкт-Петербургта 1917 елда хатын-кызларның ашамлыклар дефицитына каршы юнәлгән протестлары Россия инкыйлабын башлаткан чараларының йөз еллыгы 2017 елда булачак. Бу вакыйгалар 2 (15) март көнне Россия императоры Николай II тәхеттән ваз кичүенә китерә. Бу уңаеннан 2017 елның 8 мартта халыкара бәйрәм итүләр һәм постановкалар планлаштырылган. Украин хатын-кызлары башлаган FEMEN халыкара феминист туры гамәлләр хәрәкәте (en) туган илләренең "хатын-кызларын тетрәндерергә, иҗтимагый яктан җанландырырга; 2017 елда хатын-кызлар инкыйлабын оештырырга" әзерләнә.[29] Бу көнне глобаль хатын-кызлар забастовкасына (en), башкалар арасында Халыкара секс тармагы хезмәткәрләре берлеге (en) дә секс-забастовкасы (en) белән катнашырга чакыра.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр


🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg