Хатын-кыз хокуклары
Хатын-кызлар хокуклары дип бөтен дөньяда XIX гасырдагы хатын-кызлар хокуклары өчен хәрәкәте һәм XX гасырдагы феминист хәрәкәте өчен нигез салган кыз бала һәм хатын-кызлары хокуклары һәм иреклекләре атала. Кайбер илләрдә бу хокуклар даими рәвешен алган яки кануннар, җирле гореф-гадәтләр, яки мөгәмәлә тәртипләре белән ныгытылган, шул ук вакытта башкаларда игътибар ителмәскә яки кысылырга мөмкин. Кешеләрнең җенес һәм җенсият өлкәсендәге табигый аермалары аркасында шәхесләрнең хакларын тарихи гадәт яки башка сәбәпле дискриминацияләүне (гадәттә малайлар һәм ир-атлар файдасына) кабул итмәве белән киңрәк мәгънәви термин булган кеше хокуклары төшенчәсеннән аерылып тора.[2]
Хатын-кыз хокуклары | |
Кайда өйрәнелә | feminist legal theory[d] һәм юриспруденция[d] |
---|---|
Һәштәге | WomensRights[1] |
Хатын-кыз хокуклары Викиҗыентыкта |
Имзалаган һәм ратификацияләгән Үзе яки элекке кабул иткән дәүләттән калган Килешү буенча яшәүче танылмаган дәүләт | Имзалаган гына Имзаламаган |
Хатын-кызлар хокуклары өлкәсенә караган кайбер мәсьәләләр һәм хокуклар:[3]
- шәхси кагылгысызлыкка һәм автономиягә;
- сексуаль көчләү (җинаять) куркынычы булмаган шартларда яшәү;
- сайлауларда тавыш бирү;
- дәүләт вазифаларын башкару;
- контракт һәм башка аңлашмаларга керү;
- гаилә мәсьәләләрендә тигез хокуклар;
- эшләргә хокукы;
- хезмәт өчен гадел (ирләр белән бертигез) эш хакы;
- репродуктив хокуклар;
- милек хуҗасы булу;
- белем алу.
Тарих
- IV-V меңьеллык (безнең эрага кадәр): Беренче хатын-кыз-патша — Хәбәшстан патшабикәсе Эйлука[4][5]
- 1478 ел-1458 ел (б. э. к.): Борынгы Мисыр'ның беренче хатын-кыз-фараон — Хатшепсут[4][6]
- 527-548: Дөнья тарихында хатын-кызларның милек һәм аерылышу хокукларын, хатын-кызларны җенси көчләү өчен җәзалар кертүче Византия империясе императрицасы Феодора[7][8]
- 610: Дөнья тарихында беренче хатын-кыз-мөселман - Хәдиҗә бинте Хувәйлид
- 632-656/678: Гарәп хәлифәлеге чоры мөселманнар җәмгыятенең сәяси эшлеклесе,[9] сәхабәләр арасында иң танылган шәригать белгече, — Гаишә[10][11]
- 634-650: Әбу Бәкер туплаган рәсми Коръән манускриптын саклаган хатын-кыз - Хафса бинт Гомәр[12][13]
- 690-705: Дөнья тарихында беренче хатын-кызлар император — Таң династиясенең У Цзэтянь[8][14][15]
- 1558-1603: Дөнья тарихында иң зур дәүләтнең патшасы Елизавета I патшабикәсе.[8]
- 1754: Алманиядә табиб дипломын беренче алган хатын-кыз Доротея Эркслебен булды (Һалле университеты).[16]
- 1784: Һава шарында очкан беренче хатын-кызлар (май, июнь, Франция)[17]
- 1902: Беренче хатын-кыз-лётчик - Роз Спенсер[18][19]
- 1904: Татар кызлары өчен беренче дөньяви уку йорты Ләбибә Хөсәения мәктәбе ачыла.
- 1913: Татар хатын-кызларыннан беренче математик Сара Шакулова Париждагы Сорбонна университетыннан диплом ала.
- 1917: Дөнья тарихында беренче хатын-кыз-министр - Александра Коллонтай (Владимир Ленинны Халыкара хатын-кызлар көнен ССРБда рәсми бәйрәм дип игълан итергә күндергән кеше)
- 1924: Дөнья тарихында беренче хатын-кыз-Милләтләр лигасы делегаты - Елена Варареско[20]
- 1932: Дөнья тарихында Атлантик океанын бер үзе очып чыккан беренче хатын-кыз-лётчик - Амелия Эрхарт
- 1960: Дөнья тарихында беренче хатын-кыз-премьер-министр - Сиримаво Бандаранаике
- 1963: Дөнья тарихында беренче хатын-кыз-космонавт - Валентина Терешкова
- 1974: Дөнья тарихында беренче хатын-кыз-президент - Мария Эстела Мартинес де Перон
- 1978: БМО тарихында беренче җитәкчелек иткән хатын-кыз - UNIFEM башлыгы Маргарет Снайдер
- 1987: БМО махсус оешмалары тарихында беренче җитәкче хатын-кыз - UNFPA башлыгы Нафис Садик[21]
- 1988: Соңгы тарихи чорда халыкның күпчелеге мөселман булган бер илендә беренче хатын-кыз-премьер-министр - Бенәзир Бһутто
- 2010: Хатын-кызларның бар сораулары өчен БМО махсус оешмасы UN WOMEN барлыкка килә.
- 2014: БМО тарихында беренче хатын-кыз-тынычлык саклау миссиясе башлыгы - Кристин Лунд[22]
Мөселман дөньясында
Үзен мөселман дип атаучылар күп итеп яшәгән җәмгыятьләрендә кеше хокуклары һәм хатын-кыз хокуклары мәсьәләдә радикаль карашлар өстенлек итә:
- Гарәбстан ярымутравы илләре (Йәмәннән тыш) хәттә БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1966 елда кабул ителгән Кеше хокуклары турында билльның «Икьтисади, социаль һәм мәдәни хокуклар турында халыкара пакт» (en) һәм «Гражданлык һәм сәяси хокуклар турында халыкара пакт» (en) исемле халыкара конвенцияләрне имзаламаган.
- Хатын-кызларга карата бар төр дискриминацияне бетерү конвенциясе (en) таләпләре хәттә аны имзалаган мөселман илләр җәмгыятьләрендә игътибарсыз калдырыла.
- Мөселман җәмгыятенең бу хәлләргә калуга каршы төрле прогрессив мөселманнар җәмгыятьләре Коръән һәм хәдис, Хәдиҗә бинте Хувәйлид һәм Гайшә үрнәкләрен китереп хәттә БМО минбәренә чыгып халыкара мәгърифәтчелек көрәшен алып бара.
Тавыш бирү хокукы
- Шулай ук карагыз: Халыкара хатын-кызлар көне.
Хәрәкәт итү иреге
Белем алу хокукы
Репродуктив хокуклар
Кыз-бала хокуклары
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Чыганаклар
- McElroy, Wendy (2008). "Feminism and Women's Rights". in Hamowy, Ronald. The Encyclopedia of Libertarianism. Thousand Oaks, CA: SAGE; Cato Institute. pp. 173–76. . .
. https://books.google.com/books?id=yxNgXs3TkJYC.
Тышкы сылтамалар
- UN Convention on the Elimination of All Forms of Discrimination Against Women
- Human Rights Watch: Women's Rights
- World Organization Against Torture: No Violence Against Women
- Women's History Month by History.com
- Women's Human Rights Resources Programme 2002 елның 8 август көнендә архивланган.
- News, views and resources on Women's Rights