Алмашлык

Зат атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына һәм хәлләренә күрсәтә (ишарә итә) торган сүз төркеме алмашлык дип атала.

Алмашлык
Вәкилеreplacing entity[d]
 Алмашлык Викиҗыентыкта

Алмашлыклар сөйләмне кабатлаулардан коткаралар, аны җыйнак һәм матур яңгырашлы итәләр.

Мәгънәләре буенча алмашлыклар җиде төркемчәгә бүленә:

  1. Зат алмашлыклары: мин, син, ул, без, сез, алар.
  2. Күрсәтү алмашлыклары: ул, бу, шул, теге, андый, мондый, тегенди, шундый, болай, әнә, менә, шушы, шулай һ. б.
  3. Билгеләү алмашлыклары: бары, барлык, барча, һәммә, һәр, һәрбер, бөтен, үз һ. б.
  4. Сорау алмашлыклары: кем, нәрсә, ни, нинди, кайсы, ник, ничек, кайда, кая, кайдан (каян), кайсы, ничә, ничәнче һ. б.
  5. Юклык алмашлыклары: һичкем, һичбер, һичнәрсә, һичкайда, һичкайчан, һичнинди, беркем, берни, бернәрсә, беркайчан һ. б.
  6. Билгесезлек алмашлыклары: әллә кем, әллә нәрсә, әллә нинди, әллә ничек, әллә кайчан, әллә кайдан, әллә кайда, кемдер, нәрсәдер, кайсыдыр һ. б.
  7. Тартым алмашлыклары: минеке (Бу китап минеке.), синеке (Теге әлбум синеке икән.), аныкы (Әлеге сөяк саплы пәке аныкы булса кирәк.), безнеке (Бу басулар безнеке бит.), шуныкы, тегенеке һ. б.

Чыганаклар