Будда

Буддизмга нигез салучы

Бу́дда (санскр. बुद्ध, сүзгә сүз — «уянган», «яктыруга ирешкән») - буддизмда рухи камиллекнең иң югары ноктасының атамасы, яки Будда Шакьямуниның исеме. Шулай ук яктыруга ирешкән сансыз башка җан ияләренең атамасы буларак кулланылырга мөмкин.

Сурәт
Җенесир-ат
ВатандашлыкШакья[d]
Титулшаһзадә
Туу датасыБЭК VII гасыр елдан иртә түгел һәм елдан соң түгелБЭК V гасыр
Туу урыныЛумбини[d], Шакья[d]
Үлем датасыБЭК VI гасыр елдан иртә түгел яки елдан соң түгелБЭК IV гасыр
Үлем урыныКушинагар[d], Малла[d]
Үлем төретабигый үлем[d]
АтаШуддходана[d]
АнаМайя[d]
КардәшНанда[d] һәм Нанда[d]
Ире яки хатыныЯшодхара[d]
БалаларРахула[d]
Ыругfamily of Gautama Buddha[d]
Һөнәр төребхикшу, фәлсәфәче, дингә нигез салучы, дини лидер, язучы, социальный реформатор, духовный учитель, песихиятыр, психолог, вәгыйз
Эшчәнлек өлкәсефәлсәфә, дин, Social Reform or Revolution[d], тынычлык, Уй һәм Восточная философия[d]
ШәкертләрКхема[d], Бимбисара[d], Gyalpo Dawa Zangpo[d][1], Sharibu[d][1], Майтрея-Натха[d][1], Gawo[d][1], Lobpön Magakpa[d][1], Küngawo[d][1], Drachompa Nyewa Khor[d][1] һәм Mah maudgalyana[d][1]
УкытучыларыАлара Калама[d] һәм Mah maudgalyana[d]
Титул префиксыТатхагата[d], лорд[d] һәм Бхагаван[d]
Статус канонизациимогҗизачы[d] һәм аватар[d]
Илаһ карыйбуддизм
Последняя трапезагөмбә[d][2] һәм дуңгыз ите[d][2]
Сәнгать юнәлешеВосьмеричный Путь[d], Нирвана[d] һәм Дхарма
Киләсебуддист[d]
АлыштырганKassapa Buddha[d]
Йогынтысын кичергәнДипанкара[d]
Кем истәлегенәТатхагата[d] һәм Бхагаван[d]
Телгә алынган хезмәтләрТрипитака[d] һәм Помпоко: Тануки сугышы[d]
ЭраМахаджанапады[d]
Эмблема/тамгасы сурәте
Автор буларак авторлык хокуклары халәтеавтор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Будда Викиҗыентыкта
Тан династиясеннән Амитабха буддасының көнчыгыш Кытай тауларындагы сыны

Төшенчәнең мәгънәсе һәм асылы

Буддаларның күплеге

Сиддхартха Гаутама (уянудан соң «Будда Шакьямуни» дип атала башлый), риваять буенча якынча б.э.к. 623 елдан б.э.к. 543 елларда яшәгәнлеге билгеле. Бодха дәрәҗәсенә ул б.э.к. 588 елда ирешә, буддистлар тарафыннан беренче будда булып та, соңгысы булып та исәпләнми. Буддачылар ышануы буенча, хакыйкатьне ачкан һәм яктыруга ирешкән һәркем будда дип исәпләнә.

Башка диннәрнең үзәк шәхесләреннән аермасы

Буддизм күзаллаулары буенча Будда илаһ яки кешеләр белән Алла арасындагы арадашчы, яки христианлыктагы сыман коткаручы түгел, ә акылга ия барлыкларны сансарадан чыгару мөмкинлеге булган укытучы булып исәпләнә.

Будда Шакьямуни

Төп мәкалә: Будда Шакьямуни
Грек-будда стилендәге Будда I—II гасырлар, Гандхара (бугенге Пакьстан) (Токио милли музеендагы басып торучы Будда).

Будда сүзе зур хәрефтән язылган очракта билгеле тарихи шәхесне - Сиддхартха Гаутаманы аңлата. Ул Кшатрий (хәрбиләр һәм хөкемдарлар) кастасына караган була.

Сиддхартха Гаутаманың тормышы аның дәвам иттерүчеләре һәм шәкертләре сөйләвендә генә билгеле. Башта бу сөйләүләр сүздә генә була, соңрак язып алына һәм «Махавасту», «Лалитавистара», «Ниданакатха», «Абхинишкрамана-сутра» кебек текстлар барлыкка килә. Будда тормышы турындагы иң танылган риваятьләр б.э.к. II гасырда пали телендә иҗат ителгән «Җатаки» җыентыгында китерелгән.

Һинд динендә

Традицион Һинду чагылышында Вишну Ходаеның 9-ынчы аватары итеп сурәтләнгән Буддһа


Кайбер Һинд дине тарафдарлары Гаутаманы Вишнуның 9-ынчы аватары дип таныйлар. Шулай да, Будда тәгълиматында Веда авторитеты һәм Брахман-Атман концепцияләре танылмый. Шуннан чыгып, Буддачылык, гомумән, Һинд диненең алты ортодокс мәктәбеннән аермалы буларак, настика мәктәбе дип таныла (гетеродокс, турыдан-туры мәгънәдә "бу шулай түгел").

Сылтамалар