Бүре

Бүре́ (Canis lupus) — этсыманнар гаиләлегеннән имезүче хайван. Европада, Азиядә һәм Төньяк Америкада очрый. ТР территориясендә зур урманнарда яши.

Бүре
Сурәт
Кыскача исемC. lupus
Халыкара фәнни исемCanis lupus L., 1758[1][2][3][…]
Таксономик рангтөр[1][2][3]
Югарырак таксонБүреләр[d][1][2]
Таксонның халык атамасыGrey Wolf[4][5][6][…]
Макималь гомер озынлыгы20,6 ел[7]
Йөклелек чоры62 ± 1 тәүлек[8]
Төшләү көче коэффициенты136
Йөрәк тибеше ешлыгы90 ударов в минуту һәм 200 ударов в минуту
ХТСБ саклану статусыюгалу куркынычы иң аз булган[d][9]
Бүләкләр

Животное года[d] (2003)

[10]

Q109758333? (2017)

Төрләр ареалы харитасы
Туклану чыганагыO. cuniculus[d], L. europaeus, A. alces, бизон[d], үләксә[d], R. tarandus[d], боланнар, O. moschatus[d], S. scrofa, O. orientalis[d], Rupicapra[d], ibex[d], Лемминг[d], Кыр тычканнары[d], Кондызлар[d], Сарык, сыер, эт, мәче, җиләк[d], алма, армут[d], йөзем[d], үлән[d], Сөләйман балыклары[d], O. hemionus[d], C. capreolus[d], C. elaphus[d], V. vulpes, M. coypus[d], N. procyonoides[d], кошлар, балыклар, Аурупа муфлон[d], C. canadensis[d] һәм Ризык калдыклары[d]
Чехия Республикасының юкка чыгу куркынычы булган төрләре Кызыл исемлеге статусыcritically endangered[d][11]
Нинди вики-проектка керәВикиПроект Инвазив биология[d]
CITES AppendixAppendix I of CITES[d] һәм Appendix II of CITES[d]
Тәүлек циклыкатемерально[d][12][13]
Ареал таксонаКанада[14], Россия, Финляндия, Казакъстан, Монголия, Иран, Төркия, Әфганстан, Пакьстан, Гренландия[d], Америка Кушма Штатлары, Испания, Греция, Эстония, Белоруссия, Латвия, Йәмән, Согуд Гарәбстаны, Италия, Франция, Алмания, Польша, Бельгия, Нидерланд һәм Швейцария
Оя зурлыгы6[15]
Digital Atlas of Idaho URLdigitalatlas.cose.isu.edu/bio/mammal/Carn/canids/grwo/wolffm.htm
 Бүре Викиҗыентыкта

Гәүдә озынлыгы 160 см га кадәр, ата бүреләр ана бүреләргә караганда зуррак. Башы һәм муены куәтле, сузынкы танаулы, казналыгы нык үскән, казык тешләре озын. Койрыгы йөнтәс, озынлыгы 50 см га кадәр һәм, этнекеннән аермалы буларак, һәрвакыт туры. Мехы кабарынкы һәм куе, җәйге вакытта - кыска, тупас һәм каты. Соргылт, соргылт-җирән яки кара кыллар катыш саргылт төстә. Бүре - актив ерткыч, яхшы ишетә һәм күрә, көчле, җитез һәм чыдам. Су эчә торган урын тирәсендәге, аулак һәм тын җирне кулайрак күрә. Оясын табигый ышык урыннарда, уентыларда яки чокырларда, ауган агачлар арасындагы агач тамырлары яки кәүсәләре астында, чокыр битләрендә, сазлыкларда ясый. Оясында даими рәвештә бары тик язын һәм җәен, балаларын тудыру һәм тәрбияләү чорында гына яши. Күбесенчә кыргый һәм йорт хайваннары, кошлар белән туена. Авыру һәм үлгән хайваннарны ашап, табигатьтә санитар ролен үти. Табигый биоценозларда тояклыларның санын көйләп тора. Ач бүре кайвакыт кешеләргә дә һөҗүм итә. Бүре күбесенчә төнлә ауга чыга. Терлекчелек һәм сунарчылык хуҗалыкларына зыян китерергә мөмкин. Бүреләр - моногамик хайваннар. Гомер буе парлашып яшиләр, ләкин кышын кечкенә көтүләр булын оешалар, гадәттә, төркемгә узган елның яшь бүреләре килеп кушыла. Аталану вакыты - кыш. Гадәттә 4-6 баласы була.


Гадәти шартларда 15 елга кадәр яши. Аларның санын исәпкә алу бик мөһим. Татарстанда бүре аз санда һәм шуңа күрә бу ерткычның һәр җирдәге зыяны турында сөйләргә туры килми. Бу төр этләрнең йорт токымнарына башлангыч биргән һәм шуңа күрә алар белән җиңел кушыла. Кайбер районнарда эт-бүре гибридлары очрый.[16]

Ау ел дәвамында рөхсәт ителә. Котыру авыруы вирусын йөртергә дә мөмкин. Бүре йорт этенең (Canis familiaris) ыруг башлангычы булып тора.

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 Smith A. T., Xie Y., Lunde D. P. et al. A Guide to the Mammals of China. / A. T. Smith, Y. XiePrinceton: Princeton University Press, 2008.
  • Кызыл китап — 1964.
  • Cole T. C. H. Wörterbuch der Säugetiernamen - Dictionary of Mammal Names — 2015. — ISBN 978-3-662-46270-6doi:10.1007/978-3-662-46270-6
  • lupus E-Fauna BC: Electronic Atlas of the Wildlife of British Columbia, Electronic Atlas of the Fauna of British Columbia / B. KlinkenbergUniversity of British Columbia Lab for Advanced Spatial Analysis, 2007.
  • Longevity of Mammals in Captivity; from the Living Collections of the World — 1 — 2005.
  • Grzimeks Enzyklopädie — 1 — M: Kindler Verlag, 1988.
  • The IUCN Red List of Threatened Species 2022.2 — 2022.
  • https://www.deutschewildtierstiftung.de/naturschutz/tier-des-jahres
  • Portál informačního systému ochrany přírodyAgentura ochrany přírody a krajiny České republiky.
  • (unspecified title)doi:10.17520/BIODS.2021520
  • Wiens J. J. Out of the dark: 350 million years of conservatism and evolution in diel activity patterns in vertebrates // Evolution / M. NoorWiley, 2017. — 16 p. — ISSN 0014-3820; 1558-5646doi:10.1111/EVO.13284PMID:28636789
  • list of gray wolf populations by country
  • L. David Mech Canis lupus // Mamm. SpeciesASM, OUP, 1974. — ISSN 0076-3519; 1545-1410doi:10.2307/3503924
  • Рәхимов И.И. , Ибраһимова К.К., Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. бит192, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2013-01-11 
  • Чыганаклар

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg