Йолдыз

Йолдызяктылык таратучы, үз гравитацион кыры һәм эчке басымы белән торып калучы массив газ (плазма) шары, аның эчендә термотөш реакцияләре баралар яки элегрәк барганнар. Күп йолдызлар үзенең табигате белән Кояшка охшашлы, гади күзгә яктырткыч нокта рәвешендә генә күренә торган күк җисеме[1]. Җиргә иң якын йолдыз — Кояш.

Йолдыз
Сурәт
УрынГаләм
Югарырак рангкара тишек
Түбәнрәк рангпланета
Кайда өйрәнеләастрономия
Төнге күренеше
Үрнәк элементыUY Щита[d], Пистолет[d] һәм Зур йолдыз
 Йолдыз Викиҗыентыкта
Өлкәр йолдызлар тупланышы
Зур Магеллан Болытында йолдызларны төзелү өлкәсе

Йолдызлар — зур балкып тору газлы (плазмалы) шарлар. Алар тартылыш кысылуы нәтиҗәсендә газ-тузан (күбесенчә су тудыргыч һәм гелий) мохитеннән барлыкка киләләр. Йолдызлар тирәнлегендә матдәнең температурасы миллионнар кельвин, ә өслегендә — меңнәр кельвин була. Күпчелектә йолдызлар энергиясе су тудыргыч гелийга әверелүе термотөш реакцияләре нәтиҗәсендә китереп чыга.

Кояшка иң якын йолдыз Кентавр Проксимасы була. Ул 4,2 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Күк йөзендә гади күз белән якынча 6000 йолдыз күренеп тора, һәр ярымшар]да өч меңәрләп. Җирдән күренеп торган йолдызлар (иң көчле телескоп аша күренеп торган да) галактикалар җирле төркемендә урнашалар.

Йолдызларны күзәтү тарихы

Традицион рәвештә йолдызлар дөньяның төрле почмакларындагы цивилизацияләр өчен мөһим булган. Алар дини практикаларда, астрономик навигация һәм ориентлашу өчен кулланылган. Күп кенә борынгы астрономнар йолдызлар мәңгегә күк шарына береккән һәм үзгәрми дип уйлаган. Астрономнар йолдызларны йолдызлыкларга туплаган һәм аларга нигезләнеп Кояш белән планеталарның йөрешен күзәтеп барган.[2] Кояшның фондагы йолдызлар (һәм офыкка) карата хәрәкәте авыл хуҗалыгы эшләрен җайга салырга мөмкинлек биргән тәкъвимнәр, ягъни календарьлар төзү өчен кулланылган.[3] Хәзерге көндә һәр илдә дә диярлек кулланылучы милади тәкъвим шундый кояш тәкъвимнәренең берсе, ул Җирнең аңа иң якын йолдыз — Кояш тирәли әйләнү вакытына нигезләнгән.

Төгәл вакыты күрсәтелгән иң борынгы йолдыз картасы б.э.к. 1534 елда Борынгы Мисырда пәйда була.[4] Безгә билгеле булган иң борынгы йолдызлар каталогы исә Месопотамиядә, Вавилон астрономнары тарафыннан б.э.к. 2 нче меңеллыкның азагында, Кассит чорында (б.э.к. якынча 1531–1155 еллар) төзелә.[5]

Грек астрономиясендәге беренче йолдызлар каталогын Тимохарис ярдәме белән Аристилл төзи, бу б.э.к. якынча 300 нче елда була.[6] Гиппарх (б.э.к. 2 нче гасыр) йолдыз каталогы 1020 йолдызны эченә ала һәм Птолемей йолдыз каталогын төзегәндә кулланыла.[7] Гиппарх беренче теркәлгән нованы (яңа йолдыз) ачучы буларак билгеле.[8] Бүгенге көндә кулланылышта булган күп кенә йолдыз һәм йолдызлык исемнәре грек астрономиясеннән алынган.

Билгеле йолдызлар

БилгеләүИсемЙолдызлыкКүренүчән йолдыз зурлыгыҖирдән ераклыгы (якты. елы)Тасвир
1 КояшЗодиак йолдызлыклары−26,728,32 ± 0,16 якты. минҖир белән Кояш системасының үзәге
2Кентавр αСКентавр ПроксимасыКентавр+11,094,225Кояшка иң якын йолдыз
3Зур Эт αСириусЗур Эт−1,438,58Җирдән күренеп торганнардан иң якты йолдыз (Кояштан тыш)
4Кече Җидегән αТимерказыкКече Җидегән+1,97431,4Төньяк юнәлешне күрсәтеп торучы иң мөхим йолдыз
5Киль ηКиль+6,217000–8000Чиктән тыш зур йолдыз. Иң зур һәм якты йолдызлардан берсе, Кояштан якынча 5 млн. тапкыр яктырак
6Гакрәп αАнтаресГакрәп+1,06604Җиргә якын йолдызлар исәбеннән иң якты һәм эреләрдән берсе. Телескопка нокта кебек түгел, ә түгәрәк кебек күренә[9]
7HIP 87937Барнард йолдызыЕланлы+9,535,963Үз хәрәкәт иң югары тизлеге белән йолдыз
8PSR B1919+21Төлке?2283,12Беренче ачылган тибешле йолдыз (1967)

Күренешләр

Кояш системасы планеталары һәм кайбер һәркемгә мәгълүм йолдызлар, Зур Эт VY кертеп, зурлыклары нисбәте:
  1. Меркурий < Марс < Венера < Җир;
  2. Җир < Нептун < Уран < Сатурн < Юпитер;
  3. Юпитер < Вольф 359 < Кояш < Сириус;
  4. Сириус < Поллукс < Арктур < Әлдәбәран;
  5. Әлдәбәран < Риҗел < Антарес < Бителҗәүза;
  6. Бителҗәүза < Кефей μ < Кефей VV A < Зур Эт VY.

Искәрмә һәм сылтамалар

Чыганаклар

Тышкы сылтамалар

Моны да карагыз