Дулкын (су)

Дулкынсулыкларда (гөрләвек, буа, елга, күл, канал, диңгез, океаннарда) суның тибрәнү хәрәкәте. Дулкын элементлары — биеклек, озынлык, период, таралу тизлеге, уртача текәлек, иң зур (максималь) текәлек, дулкын сырты, дулкын сызыгы, дулкын нуры. Дулкынның аскы өлеше дулкынның итәге дип, югары өлеше (дулкынның иң биек ноктасы) дулкын сырты дип атала. Дулкын биеклеге (итәктән сыртка кадәр вертикаль аралык) латин h хәрефе белән, дулкын озынлыгы (сырттан сыртка кадәр булган горизонталь аралык) грек юл λ хәрефе белән күрсәтелә.

Су өстендәге дулкыннар
Океан дулкыннары

Дулкын ясалуның сәбәпләре

Кояш һәм Айның тартуы, су күтәрелү; җилнең үзгәрүе; атмосфера басымы үзгәрү; су астында җир тетрәүләр (сейсмик активлык) барлыкка килү; вулкан атылулар, сулыклар өстендә көймә—суднолар хәрәкәт итү.

Дулкын булу нәтиҗәләре

Сулык төбендәге ташларны кузгату, бер-берсенә кавыштыру, ярдагы ташларга чарпыну сәбәпле су очлы ташларны йомарлап чагырташ ясый, эре ташларны ваклый, таш кырынтыларыннан ком ясый.

Дулкын төрләре

Зур дулкында сёрфинг

Сәбәпләр буенча

Дулкыннарны китереп чыгаручы сәбәпләргә бәйләп, дулкыннар бүленә:

  • Су күтәрелеше дулкыннары
  • Җил дулкыннары
  • Бар (барик) дулкыннары
  • Кораб дулкыннары
  • Цунами (дулкыннары)
Цунами. Канагава

Торышлары буенча

Торышлары буенча дулкыннар ике төргә бүленә:

  • Өске дулкыннар
  • Эчке дулкыннар[1]

Озынлык буенча

Дулкын озынлыгының диңгез тирәнлегенә чагыштырмасына карап, дулкыннар бүленә:

  • Кыска дулкыннар
  • Озын дулкыннар (бер-берсеннән ерак бара торган)
  • Мәҗбүри дулкыннар
  • Инерция (ирекле) дулкыннары

Зурлык буенча

Шәкел һәм зурлыгына карап, дулкыннар бүленә:

  • Ике үлчәмле (яки дөрес үлчәмле) дулкыннар
  • Өч үлчәмле (яки дөрес булмаган үлчәмле) дулкыннар
  • Алга хәрәкәт итүче дулкыннар
  • Бер урында тибрәнеп торучы дулкыннар

Моны да карагыз

Әдәбият

  1. Кадомцев Б. Б., Pыдник В. И. Волны вокруг нас. M., 1981.

Сылтамалар

Искәрмәләр