Басым

Басым - өслеккә перпендикуляр көчнең өслек мәйданына чагыштырмасына тиң булган физик зурлык.

Бөтен өслек буенча уртача басым - өслеккә тәэсир итүче көчнең нормаль өлеше өслекнең мәйданына чагыштырмасына тигез
Кисәкчекләр киртә белән бәрелешүләре нәтиҗәсендә киртәгә басым хасил була

Ноктадай басым - кечкенә өслеккә тәэсир итүче көчнең нормаль дифференциалы кече өслек мәйданына чагыштырмасына тигез:

Бөтен өслек буенча уртача басым - өслеккә тәэсир итүче көчнең нормаль өлеше өслекнең мәйданына чагыштырмасына тигез:

Басым тоташ мохитнең халәтен тасвирлый һәм көчәнешләр тензорының диагональ компоненты булып тора. Изотроп тигезләнешле хәрәкәтсез мохиттә басым юнәлешкә бәйсез.

р символы белән билгеләнә.

Үлчәү берәмлеге

СИ системасында Па - паскаль белән үлчәнә, бер Паскаль - бер квадрат метрга беришле итеп тәэсир итүче бер Ньютонга тигез.

РФта шулай ук түбәндәге үлчәү берәмлекләре кулланылып була:

  • бар
  • квадрат сантиметрга килограмм-көч
  • су баганасы миллиметры
  • су баганасы метры
  • атмосфера
  • терекөмеш баганасы миллиметры
Басым берәмлекләре
Паскаль
(Pa, Па)
Бар
(bar, бар)
Техник атмосфера
(at, ат)
Физик атмосфера
(atm, атм)
Терекөмеш баганасы миллиметры
(тк б. мм., mm Hg, Torr, торр)
Су баганасы метры
(с б. м., m H2O)
Квадрат дюймга фунт
(psi)
1 Па1 Н/м²10−510,197×10−69,8692×10−67,5006×10−31,0197×10−4145,04×10−6
1 бар1051×106 дин/см²1,01970,98692750,0610,19714,504
1 ат98066,50,9806651 кгк/см²0,96784735,561014,223
1 атм1013251,013251,0331 атм76010,3314,696
1 тк б. мм.133,3221,3332×10−31,3595×10−31,3158×10−31 тк. б. мм.13,595×10−319,337×10−3
1 су баг. м.9806,659,80665×10−20,10,09678473,5561 су баг. м.1,4223
1 psi6894,7668,948×10−370,307×10−368,046×10−351,7150,703071 lbf/in²

Манометрлар басымны белергә, контрольдә тотарга һәм көйләргә кирәк булган барлык очракларда кулланыла. Манометрларны еш кына җылылык энергетикасында, химия, нефть химиясе предприятиеләрендә, азык-төлек тармагы предприятиеләрендә кулланалар.[1]

Моны да карагыз

  • артериаль басым
  • һава басымы
  • яктылык басымы
  • барометрик тигезләмә
  • Бернулли кануны
  • Паскаль кануны
  • манометр
  • механик көчәнеш
  • осмотик басым
  • парциаль басым

Искәрмә

Әдәбият

  • Кузнецов В. Н. Давление. Большая Российская Энциклопедия. Проверено 27 августа 2016.
  • E.R. Cohen et al, «Quantities, Units and Symbols in Physical Chemistry», IUPAC Green Book, 3rd Edition, 2nd Printing, IUPAC & RSC Publishing, Cambridge (2008). — p. 14.
  • Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. N 879.
  • Постановление Правительства РФ от 15.08.2015 № 847 «О внесении изменений в приложение № 3 к Положению о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации»