Итальяннар

Итальяннар (итал. italiani) — роман телләр төркеменә кергән халык. Гомуми саны — якынча 130 миллион кеше, аларның 56 миллионы Италиядә яши. Шулай ук Бразилия, Аргентина, АКШ, Уругвай, Канадада күпләп яши. Венесуэла, Австралия, Швейцария, Алмания, Перу, Франция, Бельгия, Испания, Чили, Бөекбритания, Парагвай һәм башка илләрдә дә итальяннарның зур диаспоралары яши.

Итальяннар
Үз аталышы

italiani

гомуми сан

130 000 000

яшәү җире

Италия байрагы Италия — 56,000,000[1]
Бразилия байрагы Бразилия —23/25,000,000[2]
Аргентина байрагы Аргентина — 15/20,000,000[3]
АКШ байрагы АКШ — 17,800,000 [4]
Уругвай байрагы Уругвай — 1,500,000 [5]

Канада байрагы Канада — 1,445,335 [6]
Теле

итальян теле

Дине

Католикчылык

Бүтән халыкка керүе

роман халыклары

 Итальяннар Викиҗыентыкта

Күпчелек итальян католикчылык динендә.

Телләре — итальян теле. Ул һинд-аурупа телләренең роман төркеменә карый. Бер-берсеннән нык аерылган диалектларга бүленә. Әдәби итальян теленә Данте Алигьери нигез салган дип санала.

Искәрмәләр