Бителҗәүза
Бителҗәүза (гарәп. ابط الجوزاء ибт әл-җәүза’ — «Бәйленең култык асты»[1][2][3], Орион α, Орион альфасы, α Ori) — Орион йолдызлыгында кызыл үтә зур йолдыз, ярымдөрес үзгәрмә йолдыз, аның ялтыравы +0,2 дән +1,2 гә кадәр үзгәрә һәм уртача +0,7 тигез. Бу астрономларга мәгълүм булган иң зур йолдызлардан берсе йолдыз Җирдән 643 ± 146 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Бителҗәүза Кояштан якынча 140 000 тапкыр яктырак һәм аның диаметры Кояшныкыннан якынча 1180 тапкыр зуррак.
Тарих һәм исемнәр
Клавдий Птолемей «Әлмагест» китабында аны «уң иңбашта якты кызгылт йолдыз» дип атады[4]. Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» аны «уң иңбашта» йолдыз дип атады[5]. Хәзерге гарәп. منكب الجوزاء мәнкиб әл-җәүза’ — «Бәйленең иңбашы». Шуңа күрә Бителҗәүза («Бәйленең култык асты») исеме, бәлки, хаталар нәтиҗәсе.