Кот-д’Ивуар


Кот-д’Ивуар республикасы (фр. République de Côte d'Ivoire [ʁepyˈblik də kot diˈvwaʀ] ; 1986 елга кадәр рәсми рәвештә Фил Сөяге Яры Республикасы дип тәрҗемә ителгән)- Көнбатыш Африкадагы дәүләт. Либерия, Гвинея, Мали, Буркина-Фасо һәм Гана кебек илләр белән чиктәш. Көньяктан Атлантик океан сулары белән юыла. Франциянең элеккеге колониясе.

Кот-д’Ивуар Җөмһүрияте
БайракИлтамга
Кот-д’Ивуар милли һимны
Бәйсезлек көне1960 елның 7 августы
Рәсми телләрфранцуз теле[1]
БашкалаЯмусукро
Идарә итү формасыпрезидент җөмһүрияте
Президент
Әлҗәзаир
Алассан Уаттара
Жанно Ауссу-Куадио
Мәйдан
• Барлыгы

322 460 км² км²
Халык саны
• Бәя
• Халык тыгызлыгы

24 294 750 (2017)[2]
ТЭП (номинал)
  • Барлыгы
  • Кеше башына

71 811 075 955 $[3] һәм 70 018 715 017 $[3] $
КПҮИ 0,55[4] 
Акча берәмлегеКФА франкы
Интернет-домен.ci
ISO кодыCI
ХОК кодыCIV
Телефон коды+225
Сәгать кушакларыUTC±00:00[d] һәм Африка/Абиджан[d][5]
Җини коэффициенты37,2[6]
Балигъ булу яше21 яшь

Илдә 60 тан артык этник группа санала. Башкаласы - Ямусукро, илнең төп шәһәре - Абиджан. Рәсми тел - француз теле, калган җирле телләр - бауле, дьюла, бете. Төп милли бәйрәм - Азатлык игълан иткән көн (1960 елның 7 августы).

Табигый шартлар

Кот-д’Ивуар картасы

Кот-д’Ивуарда күбесенчә тигез рельеф өстенлек итә, көньякта - дымлы тропик урманнар белән, төньякта озын үләнле саванналар белән капланган. Климат — экваториаль һәм субэкваториаль. Уртача температура— + 26° - + 28°. Еллык явым-төшем күләме— 1100 мм-5000 мм.

Табигый ресурслар — нефть, газ, алмаз, марганис, тимер рудалары, кобальт, боксит, бакыр,алтын, никел, тантал.Төп елгалар — Сасандра, Бандама һәм Комоэ.

Кот-д’Ивуарда шакаллар, гиеналар, пантералар, филләр, шимпанзе, крокодиллар яши.

Дәүләт төзелеше

Кот-д’Ивуар - президент республикасы. Президент турыдан-туры сайлау ярдәмендә 5 елга бер сайланыла.

Халкы

Халык саны - 21,1 млн.

Еллык үсеш - 2,1%.

Туу күрсәткече - 32 гә 1000.

Үлем күрсәткече - 11 гә 1000.

Уртача гомер озынлыгы - ирләрнеке 55 ел һәм хатын-кызларныкы - 57 ел.

Шәһәр халкы - 49%.

Этник состав — аканнар 42 %, гурлар 17 %, төньяк манде 16 %, кру 11 %, көньяк манде 10 % һәм башкалар.

Диннәр

Дин тотучылар — мөселманнар 39 %, христианнар 33 %, абориген культы 11 %, атеистлар 17 %.

2020 елда: Мөселманнар ― 49,2 %, католиклар ― 17,2 %, евангелистлар ― 11,8 %, методистлар ― 1,7 %, башка христианнар ― 3,2 %, анимистлар ― 3,6 %, башка диннәр ― 0,5 %, бернинди дингә дә ышанмаучылар ― 19,1 % [7].

Кот-д'Ивуарның 1960―1983 еллардагы башкаласы, хәзерге икътисади һәм мәдәни үзәге Абиджан(ингл.) шәһәренең Зур мәчете

Икътисад

Төп өстенлекләре: авыл хуҗалыгы яхшы үсеш алган, какао (беренче урын) һәм каһвә (3 урын) җитештерелә. Нефть һәм газ сәнәгате үсеп килә. начар яклары: стабильлек булмау һәм каһвә-какаога бәйлелек.

Экспорт — 8,7 млрд долл. 2009 елда — какао, каһвә, үзагач, нефть, мамык, банан, ананас, балык.

Төп сатып алучылар — Нидерландлар 13,9 %, Франция 10,8 %, АКШ 7,8 %, Германия 7,2 %, Нигерия 7 %, Гана 5,6 %.

Импорт — 6,5 млрд долл. в 2009 елда — нефть продуктлары, сәнәгать товарлары, азык-төлек.

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 3,2 3,3 https://data.worldbank.org/indicator/NY.GDP.MKTP.CDБөтендөнья банкы.
  • 4,0 4,1 Отчёт о развитии человечестваПрограмма развития ООН, 2022.
  • 5,0 5,1 5,2 https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/africa
  • 6,0 6,1 https://data.worldbank.org/indicator/SI.POV.GINI
  • Catholic Church in Republic of Côte d’Ivoire (Cote d’Ivoire)
  • Сылтамалар


    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg