Кәҗәмөгез йолдызлыгы

Җәди йолдызлыгы (гарәп. الجديәл-җәди — «кәҗә бәтие»[1]; шулай ук Кәҗәмөгез йолдызлыгы; лат. Capricornus) — күк йөзенең көньяк ярымшарында Дәлү һәм Кавәс йолдызлыклары арасында урнашкан зодиак йолдызлыгы. Кояш бу йолдызлыкта 19 гыйнвардан 15 фᴎврәᴫгә кадәр була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары июль–aугыc айларында. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.

Җәди
Җәди
Җәди

сурәтне зурайтырга өчен чиртегез

Латинча исемCapricornus
(иял. к.: Capricorni)
КыскартмаCap
Нигезкәҗә
Туры калкулык20сәг 00мин тан
21сәг 52мин кача
Авышлык−28° тан
−9° кача
Мәйдан414 кв. градус
(40 урын)
Иң якты йолдызлар
(зурлык < 3m)
  • Зәнәбелҗәди (δ) — 2,87m
Метеор агымнары
  • Каприконилар-Сагиттарилар
  • Хи-Каприкорнилар
  • Сигма-Каприкорнилар
  • Тау-Каприкорнилар
  • Альфа-Каприкорнилар
Янәшә йолдызлыклар
Йолдызлык +62° тан −90° кача киңлекләрендә күренә.
Русия территориясендә иң яхшы күренүчәнлек вакыты — июль, aугыc.

1846 елда Иоганн Галле һәм Гейнрих д’Арре бу йолдызлыкта Нептун планетасын ачалар.

Йолдызлар

Җәди α — Җәди, күренмә икеле йолдыз, ул бәйле булмаган ике йолдыздан тора, аларның һәрберсе чын куш йолдыз булып тора.

Җәди δ — Зәнәбелҗәди, +2,87 күренмә йолдызча зурлыклы, йолдызлыкның иң якты йолдызы.

Искәрмәләр

Зодиак йолдызлыклары

Хәмәл | Сәвер) | Җәүза | Саратан | Әсәт | Сөмбелә | Мизан | Гакрәп | Кавәс | Җәди | Дәлү | Хут
Еланлы йолдызлыгы зодиак йолдызлыкларына керми, әмма Кояш аннан үтеп бара