Петабайт

мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге

Петабайт (күрсәтелә: Пбайт, Пб; халыкара: Pbyte, PB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1015 байтка тиң.

Байтларда үлчәүләр
ГОСТ 8.417—2002СИ алкушымчаларыIEC алкушымчалары
АтамаБилгеДәрәҗәАтамаДәрәҗәАтамаСимволДәрәҗә
байтБ100-100байтBБ20
килобайтКбайт103кило-103кибибайтKiBКиБ210
мегабайтМбайт106мега-106мебибайтMiBМиБ220
гигабайтГбайт109гига-109гибибайтGiBГиБ230
терабайтТбайт1012тера-1012тебибайтTiBТиБ240
петабайтПбайт1015пета-1015пебибайтPiBПиБ250
эксабайтЭбайт1018экса-1018эксбибайтEiBЭиБ260
зеттабайтЗбайт1021зетта-1021зебибайтZiBЗиБ270
иоттабайтИбайт1024иотта-1024йобибайтYiBЙиБ280

Халыкара электротехника комиссиясе буенча дөрес атамасы

250 байт зурлыгы кайчагында ялгыш «петабайт» дип атала. Әмма Халыкара электротехника комиссиясе бу хәлне дөрес түгел дип саный, чөнки «пета-» алкушымчасы байтны 250-гә түгел, ә 1015-ка тапкырлауны аңлата. Байтны 250-ка тапкырлау өчен дөрес була «пеби-» алкушымчасы белән куллану.

Шул рәвешле, 1 ПБ = 1015 Б, ә 1 ПиБ = 250 Б.

«Петабайт» төшенчәсе белән куллану

Кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендәге мәгълүмат зурлыгын күрсәтер өчен «петабайт» төшенчәсе белән куллану мисаллары:

  • Интернетта эзләү: Google көненә 24 петабайтка якынча мәгълүматлар эшкәртә;
  • телекоммуникацияләр: америкадагы AT&T провайдеры челтәре аша атна саен 19 петабайт трафик уза[1];
  • физика: зур адрон коллайдерда ел дәвамында уздырыла торган экспериментларның нәтиҗәләренең зурлыгы 4 петабайтка җитә;
  • архивлар: 2014 елның 29 маенда archive.org-ның серверлары Интернеттан 40 петабайтка якынча мәгълүмат күчереп алды[2]; АКШ Конгрессының Китапханәсе архивлары (шулай ук видео һәм аудио мәгълүматларны да исәп алсаң) 3 петабайттан артык мәгълүматлар үзенә кертә[3];
  • файллар белән алышу: 2016 елда Rutracker.org трекеры аша күчереп алыр өчен 3,2 петабайтка якын күләмле файллар булган[4];
  • компьютер графикасы: «Аватар» (2009, АКШ) фильмы өчен махсус эффектлар төзегәндә Weta Digital компаниясе бер петабайттан артык диск киңлеген кулланышка керткән[5][6];
  • уеннар: 2009 елда Blizzard фирмасы вәкилләре World of Warcraft онлайн уены серверлары эшләве өчен файдалана торган ресурслар турында сөйләде: 75 000 процессорлар; 1,3 петабайт диск киңлеге; 4600 кеше (хезмәт күрсәтү персоналы)[7].

Шулай ук карагыз

  • Пета-
  • Бит
  • Байт
  • Машина сүзе

Искәрмәләр