Килобайт

мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1024 байтка тигез

Килобайт (күрсәтелә: Кбайт, Кб; халыкара: Kbyte, KB) — мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге, 1024 байтка тигез.

Байтларда үлчәүләр
ГОСТ 8.417—2002СИ алкушымчаларыIEC алкушымчалары
АтамаБилгеДәрәҗәАтамаДәрәҗәАтамаСимволДәрәҗә
байтБ100-100байтBБ20
килобайтКбайт103кило-103кибибайтKiBКиБ210
мегабайтМбайт106мега-106мебибайтMiBМиБ220
гигабайтГбайт109гига-109гибибайтGiBГиБ230
терабайтТбайт1012тера-1012тебибайтTiBТиБ240
петабайтПбайт1015пета-1015пебибайтPiBПиБ250
эксабайтЭбайт1018экса-1018эксбибайтEiBЭиБ260
зеттабайтЗбайт1021зетта-1021зебибайтZiBЗиБ270
иоттабайтИбайт1024иотта-1024йобибайтYiBЙиБ280

Бәләкәй хәреф белән языла торган кбайт (килобайт — kilobyte, kB) белән бутамаска, чөнки ул 1024 түгел, ә 1000 байтка тигез, анда «кило» — Халыкара берәмлекләр системасында (СИ) 103 тапкырлаучыны билгеләй торган алкушымча һәм Халыкара электротехника комиссиясе (IEC) белән шушы күренештә тәкъдим ителгән[1].

Россия Федерациясенда Кбайт билгеләнешен куллану 2009 елда кабул ителгән «Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләрендә» («Положение о единицах величин») күрсәтелгән:

««Байт» (1 байт = 8 бит) мәгълүмат саны берәмлегенең атамасы һәм билгесе «2¹⁰», «2²⁰» и «2³⁰» тапкырлаучылар белән кулланыла торган икегә нигезләнгән алкушымчалар белән бергә кулланыла (1 Кбайт = 1024 байт, 1 Мбайт = 1024 Кбайт, 1 Гбайт = 1024 Мбайт). Шушы алкушымчалар баш хәрефтән язылалар. Мәгълүмат саны берәмлегенең халыкара билгеләрен, Халыкара электротехника комиссиясенең Халыкара стандарты 60027-2 (KB, MB, GB, Kbyte, Mbyte, Gbyte) буенча тәкъдим ителгән «K» «M» «G» алкушымчалары белән, куллану рөхсәт ителергә.
— Положение о единицах величин, допускаемых к применению в Российской Федерации. Утверждено Постановлением Правительства РФ от 31 октября 2009 г. № 879
»

«Зурлыклар берәмлекләре кагыйдәләренә» кадәр кабул ителгән Илләр арасындагы (БДБ) стандарт ГОСТ 8.417—2002 белешмәләр кушымтасында килобайтның бу билгеләмәсен тарихи барлыкка килгән дип, әмма нәзакәтсез дип атаганнар.

Халыкара берәмлекләр системасының (СИ) төп документы «СИ китапчыгы» (фр. Brochure SI, ингл. The SI Brochure) СИ алкушымчалары ун санының дәрәҗәләренә генә туры килә дип ассызыклый, һәм 2 санының дәрәҗәләренә (210, 220 һ. б.) тапкырлап табылган берәмлекләр өчен CEI керткән атамаларны (кибибайт, мебибайт һ. б.) кулланырга тәкъдим итә[3].

Ләкин күп төрле заманча операцион системалары 1 килобайт 1024 байтка тиң дигән принципка тотынуны дәвам итәләр, әмма шул ук вакытта саклау җайланмаларын җитештерүче компаниялар 1 килобайтны 1000 байтка тигез дип исәплиләр.[4]

Килобайтны JEDEC стандарты буенча билгеләү 

2002 елның JEDEC 100B.01 стандарты компьютер хәтере өлкәсендәге төшенчәләрнең һәм хәрефле символларның мәгънәләрен билгеләү өчен тарала. Бу стандартның максаты — ярымүткәргеч сәнәгасендә символларны, аббревиатураларны, төшенчәләрне һәм билгеләмәләрне бертөрле кулланыга булышу.Стандартның спецификациясы K (кило-) алкушымчасын, мәгълүмат санын үлчәү берәмлеге буларак, 1024-ка (210-ка) тигез дип билгели. Аның буенча килобайт төшенчәсе KByte яки KB дип билгеләнергә тиеш һәм 1024 байтка тигез булырга тиеш[5].

Искәрмәләр