Петрушка
Ул аппетитны ача, матдәләр алмашы процессларын яхшырта, үт һәм сидек чыгару юлларын, бавыр, бөерләрне яхшы чистарта, чөнки петрушка бәвел кудыра торган чара санала. Аның яфракларыннан С ясалган төнәтмә күрем вакытында авыртуны киметә. Моннан кала петрушкада йогышсызландыру сыйфаты да бар. Ул пешкән урынны, җәрәхәтне һәм башка яраларны тизрәк төзәлтергә ярдәм итә. Аңкау авыруларына профилактика (аны чәйнәп, авызның начар исеннән котылырга була) ясау өчен дә файдалы.
Петрушка | |
Халыкара фәнни исем | Petroselinum Hill, 1756 |
---|---|
Таксономик ранг | ыру |
Югарырак таксон | Apieae[d] |
Таксонның халык атамасы | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=9180[5] |
Ссылка на Flora of the Hawaiian Islands | naturalhistory2.si.edu/botany/hawaiianflora/genusdescr.cfm?genus=Petroselinum |
Петрушка Викиҗыентыкта |
Очлыкларның шешенүен (изелгән петрушка һәм лимон төнәтмәсе ярдәмендә) киметә. Петрушкада магний, тимер, калий, цинк, фосфор, кальций кебек микроэлементлар, А, В, С, В1 В2, РР, К витаминнары, эфир майлары бар. Составындагы минераль матдәләр күләме буенча аңа тиң яшелчәләр һәм җимешләр юк. Хәтта «Бер уч петрушка бер уч алтынга тигез» дигән әйтем дә бар әле.Бу үләнне яңа җыеп әзерләнгән сок кан тамырлары, капиллярлар, кал- кансыман биз һәм бөерләр өчен файдалы. Әгәр сезне озынборын яки бал корты чакса, петрушка төнәтмәсе ярдәм итәр. Аның белән яра урынын сөртергә кирәк. Петрушканы йөкле хатын-кызларга ашарга ярамый.