Marvel Comics

Marvel Comics (ингл. marvel сүзеннән — «могҗиза») — комикслар бастырып чыгара торган АКШ ширкәте, «Marvel Entertainment» корпорациясенең бүлекчәсе. Табынучылар арасында «Фикер йорты» кушаматын йөрткән «Marvel» шушы комикслар сериялары белән аеруча танылган: «Гаҗәеп дүртлек», «Үрмәкүч-кеше», «Искиткеч Һалк», «Тимер кеше», «Башкисәр», «Көмеш Сёрфер», «Өрәк-узышчы», «Доктор Стрәнҗ», «Тор», «Капитан Америка», «Икс-кешеләр», «Җәзалаучы», «Галактиканың сакчылары», «Кырмыска-кеше» һәм «Дэдпул». «Marvel» комиксларындагы персонажларның күбесе, Җир-616 дигән атаманы алган, уйлап чыгарылган галәмдә яшәйләр.

Marvel Comics
Тармакcomics industry[d] һәм матбагачылык[d]
Нигезләнү датасыиюнь 1961
Логотип
Рәсми исемMarvel Worldwide, Inc.(Marvel comics), Marvel Publishing, Inc. һәм Marvel Comics Group
НигезләүчеМартин Гудмен[d]
Дәүләт Америка Кушма Штатлары
ХуҗасыThe Walt Disney Company
Ана ширкәтMarvel Entertainment[d]
Бәйле оешмаларMale Publishing Corporation[d], Marvel Press[d], Epic Comics[d], MAX Comics[d], Marvel Music[d], Ultimate Marvel[d], Вселенная Marvel 2[d], Ultimate Universe[d], Amalgam Comics[d] һәм Рыцари Марвел[d]
Моның хуҗасыAmazing Fantasy[d], Tales of Suspense[d], Tales to Astonish[d], Strange Tales[d], Super Conan[d] һәм Welsh Publishing[d]
Бизнес-бүлекчәләрMarvel Music[d]
Штаб-фатирының урнашуыНью-Йорк, Нью-Йорк, Америка Кушма Штатлары
АлыштырганAtlas Comics[d]
Рәсми веб-сайтmarvel.com(ингл.) һәм marvel.com(ингл.)
Иҗтимагый челтәрләрендәге хисап язмасыKahoot![d]
Һәштәгеmarvelcomics
Социаль медиаларда күзәтүчеләре13 879 702 һәм 2 474 367
 Marvel Comics Викиҗыентыкта

1960-нчы еллардан бирле Marvel Comics комикслар чыгара торган ике иң эре АКШ ширкәтләренең берсе, ул DC Comics белән беррәттән тора (DC Comics-ның иң танылган персонажлары: ул «Супермен» һәм «Бәтмен», һәм шулай ук «Могҗиза-хатын», «Фләш» һәм «Яшел ук»).

2009 елның азагында «The Walt Disney Company» ширкәте «Marvel»-ны сатып алуы турында игълан итте[1]. Килешү 2009 елның декабрь азагында узды. Аның бәясе 4,24 миллиард доллар булды[2].

Төп мөхәррирләр

  • Җоу Саймон (1939—1941)
  • Җәк Көрби (1940—1970)
  • Стән Ли (1941—1972)
  • Винсент Фаго (Ли армиядә хезмәт иткән чакта мөхәррир вазифасын вакытлыча үтәде) (1942—1945)
  • Рой Томас (1972—1974)
  • Лен Вин (1974—1975)
  • Марв Вулфмен (1974—1975 елларда аклы-каралы журналлар өчен җавап тоткан; 1975—1976 елларда бөтен ширкәтнең баш мөхәррире)
  • Җерри Конвэй (1976)
  • Арчи Гудвин (1976—1978)
  • Җим Шутер (1978—1987)
  • Том ДеФалкоу (1987—1994)
  • Бердәм баш мөхәррир булмаган (1994—1995)
  • Марк Грүнвалд
  • Боб Һаррас
  • Боб Бүдиәнски
  • Бобби Чейз
  • Карл Поттс
  • Боб Һаррас (1995—2000)
  • Җоу Кесада (2000—2011)
  • Әксел Алонсоу (2011—2017)

Marvel галәме персонажлары

Төп мәкалә: Marvel Comics персонажлары исемлеге

Үзенең озын тарихы эчендә «Marvel Comics» бик күп киң танылган персонажлар ясады, мәсәлән:

  • Үрмәкүч-кеше
  • Капитан Америка
  • Һалк
  • Росомаха
  • Тимер кеше
  • Башкисәр
  • Блейд
  • Җәзалаучы
  • Тор
  • Локи
  • Доктор Стрәнҗ
  • Дэдпул
  • Кара тол-хатын
  • Өрәк-узышчы
  • Капитан Марвел
  • Фантастик әфәнде
  • Кырмыска-кеше
  • Ефәк
  • Сугыш машинасы
  • Баки Барнс
  • Лачын күз

һәм бик күп башка персонажлар.

Marvel галәме төркемнәре

Төп мәкалә: Marvel Comics төркемнәре һәм оешмалары исемлеге

Marvel галәменең күп персонажлары, гомуми дошманнары белән сугышыр өчен, төркемнәргә кушылалар. Киң танылган супербатырлар төркемнәре турында аерым комикслар бар. Иң танылган һәм популяр төркемнәр:

  • Үч алучылар
  • Гаҗәеп дүртлек
  • Икс-кешеләр
  • К.А.Л.К.А.Н.
  • Иллюминатлар
  • Күк күкрәтүчеләр
  • Галактиканың сакчылары (1969, 2008)
  • Кеше-түгелләр
  • Кодрәтле Үч алучылар
  • Яклаучылар
  • Яшерен Үч алучылар
  • Басып алучылар
  • Нова корпусы
  • Ultimates

һ.б.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар