Айя Суфия

Айя Суфия (грек. Αγία Σοφία, төр. Ayasofya) — Төркия башкаласы Истанбулда урнашкан дөньякүләм мәшһүр архитектура истәлеге. 324327 елларда чиркәү буларак төзелгән Айя Суфия — Византия архитектурасының киң танылган үрнәкләренең берсе, империянең “алтын чоры” билгесе булып тора. 1453 елда Госманлы хәлифәлеге Константинопольне яулап алгач, чиркәү мәчеткә әйләндерелә. Дивардагы христиан «изге»ләре рәсемнәре балчык белән каплана, алар урынына гарәп каллиграфиясе язулары төшерелә. Биеклеге — 55,6 м, гөмбәз диаметры — 31 м. 1934 елдан 2020 елга кадәр музей буларак хезмәт итә. Дини статусын югалткач, диварлардагы христиан сурәтләре яңадан ачылып, күпсанлы Европа туристларын җәлеп итәләр һәм табыш китерәләр. 2020 елда Айя Суфия Рәҗәп Таййип Әрдоган карары буенча яңадан мәчет статусын ала[9].

Айя Суфия
грек. Αγία Σοφία
төр. Ayasofya
Нигезләнү датасы23 февраль 532[1]
Сурәт
Интерьер сурәте
Исемbasilique de Sainte-Sophie[2]
Эшчәнлек өлкәсеВизантия сәнгате[d]
БәйлелегеMuseum Directorate of Ayasofya[d]
... хөрмәтенә аталганИзге Зирәклек[d][3]
НигезләүчеБөек Константин
МәдәниятВизантия империясе
Дәүләт Төркия[4]
Административ-территориаль берәмлекФатиһ һәм Истанбул
УрынСултанахмет[d]
Әсәрнең клиентыЮстиниан I[d]
БагышланганИзге Зирәклек[d]
АрхитекторМилет Исидоры[d] һәм Тралл Анфимие[d][5][6]
Архитектура стилеВизантия мигъмарияте[d][7] һәм базилика[d][7]
Рәсми ачылу датасы1054
Гамәлдән чыгу датасы404 һәм 14 гыйнвар 532
Түләүнең рөхсәт ителгән төрләрекулдагы акча[d] һәм Музейкарт[d]
Мирас статусыБөтендөнья мирасы[8]
Нинди веб-биттә тасвирланганthebyzantinelegacy.com/hagia-sophia(ингл.)
Изображение в разрезе
Төнге күренеше
План помещения
ЭчтәлегеTomb of Mehmed III[d]
Яклаучы изгеГайсә Мәсих[3]
Изображение модели
Оештырылманың Викиҗыентыктагы битеAyasofya
Монда җирләнгәннәр төркемеАйя Суфиядә җирләнгәннәре[d]
Объектның тышкы элементлары өчен төркем[d]
Интерьерлар элементы өчен Викиҗыентыктагы төркем[d]
Бу объекттан ясалган медиасурәтләр төркеме[d]
Карта
 Айя Суфия Викиҗыентыкта

Музей буларак кулланылган чоры

XX гасыр башында Госманлы империясе таркалганнан соң Анатулыда яңа милли дәүләт барлыкка килә — Төркия җөмһүрияте. Аңа нигез салучы Мостафа Кемал Ататөрк иҗтимагый тормышта дөньявилык игълан итә һәм төрле яклап динне кысрыклау кампаниясен башлый. Аның кысаларында Айя Суфия да үзгәрешкә дучар була — 1935 елда Кәмал-паша карары белән мәчет музейга әйләндерелә. Шул көннән бирле ул илгә зур күләмдә табыш китерә башлый — берүк вакытта ике мәдәният һәм ике дингә бәйле булган бина дөньяның төрле почмакларында яшәгән мөселман, христиан һәм башка диндәге туристларны җәлеп итә. Керү билеты 15 доллар. Елга аны якынча 3 миллион кеше зиярәт кыла.

Хәзерге халәте

Дәүләт шурaсы югaры мәxкәмәсeнeң 10 нчы дeпaртaмeнты 10 нчы июльдәгe кaрaры бeлән Aясoфияның мәчeттән музeйгa әйләндeрeлүeнә кaгылышлы 1934нчe елның 24нчe нoябрeндә кaбул итeлгән министрлaр шурaсы кaрaрын гaмәлдән чыгaрды.2020 елның 24 июлендә Айя Суфия бинасы җoмгa нaмaзы укылгач яңадан мәчет буларак кулланыла башлый.

Кызыклы факт

Айя Суфияны мәчеткә әйләндерү эшләрендә танылган госманлы архитектор Мигъмәр Синан катнаша. Бина мәңгелек мәчет булып саклансын өчен ул андагы мөселман элементларын бина эченнән чыкмаслык итеп эшли: Аллаһ, Мөхәммәд, хәлифәләр исемнәре язылган һәм диварларга эленгән зур такталар бинаның эчендә ясала. Шул рәвешле аларны сүтмичә мәчеттән алып чыгып булмый. Әлеге мәһабәт такталар бүген дә Айя Суфияның диварларын бизәп тора.


Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 (unspecified title)ISBN 978-1-61069-566-4
  • archINFORM — 1994.
  • Анѳимій // Энциклопедический лексиконСПб: 1835.
  • Анфимий // Энциклопедический словарь / мөхәррир И. Е. АндреевскийСПб: Брокгауз — Ефрон, 1890.
  • 7,0 7,1 Δετοράκης Θ. Ε. Αγια Σοφια: ο ναος της Αγιας του Θεου Σοφιας
  • https://whc.unesco.org/fr/list/356
  • Archnet/Hagia Sophia. әлеге чыганактан 2009-01-05 архивланды. 25 Mart 2009 тикшерелгән. “yes”
  • Чыганаклар


    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg