Алматы

Алматы (каз. Almaty, Алматы — «алмалы», рус. Алма-Ата) — Казакъстан Республикасының иң эре шәһәре. Халык саны 1,4 млн кеше. Илнең икътисади, мәдәни, сәяси үзәкләренең берсе. Казакъстанда халык саны бер миллионнан артык булган бердәнбер шәһәре. 1997 елга кадәр Казакъстанның башкаласы булып тора.

Алматы
каз. Алматы
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы1854
Сурәт
Рәсми исемАлма-Ата[1]
ДемонимAlmatais[2] һәм Almataise[2]
Дәүләт Казакъстан
Нәрсәнең башкаласыКазакъ Cовет Социалистик Республикаcы, Казакъ Автоном Социалистик Совет Республикасы, Алматы өлкәсе, Верный өязе[d] һәм Җидесу өлкәсе
Административ-территориаль берәмлекКазакъстан
Сәгать поясыUTC+06:00 һәм Азия/Алма-Ата[d][3]
Анклав буларак әлеге территориягә керәАлматы өлкәсе
ГеомәгълүматларData:Kazakhstan/Almaty City.map
Хөкүмәт башлыгыДосаев, Ерболат Аскарбекович[d]
ӘгъзалыкКреатив шәһәрләр челтәре[d][4] һәм Всемирная федерация туристических городов[d][5]
Халык саны1 916 822 (2020)[6]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек785 метр
Кардәш шәһәрМодена, Рига[7], Җиддә[d][7], Истанбул[7], Могадишо[d][7], Тусон[7], Ренн[7], Мекнес[d][7], Санкт-Петербург[7][8], Бишкәк, Тел-Әвив[7], Анталия, Вилнүс[9][7][10], Росарио[11], Тегу[12][7], Өремче[7] һәм Ташкәнт[7]
Моның хуҗасыАлматы Арена[d], Центральный[d] һәм Казахский государственный академический театр оперы и балета имени Абая[d]
АлыштырганВерный[d]
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены
Телгә алынган хезмәтләрCivilization V[d]
Мәйдан682 км²
Почта индексы050000 һәм 050063
Рәсми веб-сайтalmaty.gov.kz
Харита сурәте
Төнге күренеше
Феноменның икътисадыeconomy of Almaty[d]
Кышкы күренеше
Җирле телефон коды727
Номер тамгасы коды02 һәм A
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Алматы Викиҗыентыкта

Тянь-Шань тау итәге янында урнашкан шәһәр.

Тарих

X-XIV гасырларда хәзерге Алма-Ата җирләрендә берничә кечкенә шәһәр булган, шуларның берсе "Алмату" дип аталган. Шул шәһәр Бөек Ефәк юлында булган.[13] 13нче гасырда шәһәр үз тәңкәләрен суккан.[14]Бүгенге Алматыны Россия гаскәрләре 1854 елның 4 февралендә Верный (Тугрылыклы) исеме белән хәрби ныгытма буларак салганнар.

1867 елда Верный — Төркистан генерал-губернаторлыкның Җидесу өлкәсенең үзәге.

1867 елның июлендә Җидесу казак гаскәре оештырылган.

1887 елның 28 маенда бик көчле җир тетрәү булган, 1798 йорт җимерелгән.

Татарлар шәһәргә нигезләү башыннан Верный шәһәренә толмач булып, сәүдә эшләре өчен килгәннәр. Верный шәһәрендә Татарка (Татар шәһәрлеге) өлеше килеп чыккан, ул әлегә дә саклана. Татарлар Алматыда беренче мәчетне салганнар.

1897 елда шәһәрдә 5,3% кеше татарча сөйләшкән (урысча — 63,8 %, уйгырча — 8,6 %, казакъча — 8,2 %, сартча (хәзерге үзбәкләр составындагы халык) — 6,9 %, кытайча — 5,3 %).

1918 елда Совет хакимияте урнаштырылган.

1921 елда шәһәргә яңа Алматы (рус. Алма-Ата) исеме бирелә.

1927 елда Казакъстан башкаласы Кызыл-Урда шәһәреннән Алматыга күчерелгән.

1997 елда Казакъстан башкаласы Алматы шәһәреннән Астанага күчерелгән. Шулай итеп Алматы 70 ел дәвамында башкала вазифасын башкарган.

Спорт

Тянь-Шань тау итәге янында дөньяның иң югары «Медеу» шугалагы (тимераякта шуу өчен боз мәйданы) урнаша.

2017 елда биредә 28нче Кышкы Универсиада үткәреләчәк.[15]

Идарә-җир төзелеше

Татар мәчете. 1930
Алматыда смог

Алматы шәһәре 8 районнан тора:

  1. Алатау
  2. Алмалы
  3. Әуезов
  4. Бостандык
  5. Җитесу
  6. Медеу
  7. Нәүрүзбай
  8. Төрексиб

Хакимият

Шәһәр башлыгы - каз. әкім, урысча аким - мэр вазифасын башкара. Шәһәр әкиме (хакиме) Казакъстан президенты тарафыннан билгеләнә, шәһәр җыелышы (мәслихәт, казакъча маслихат) раслый, туры сайлау юк.

2008 елдан шәһәр әкиме - Ахметжан Есимов.

Шәһәрдә туган танылган кешеләр

Казакълар

Татарлар, башкортлар

Дин

Ислам

Христианлык

Искәрмәләр

  • https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/asia
  • https://en.unesco.org/creative-cities/almaty
  • https://cn.wtcf.org.cn/citys/3407-2.html
  • https://stat.gov.kz/api/getFile/?docId=ESTAT354434
  • 7,00 7,01 7,02 7,03 7,04 7,05 7,06 7,07 7,08 7,09 7,10 7,11 7,12 Sister cities of Almaty
  • https://kvs.gov.spb.ru/en/agreements/
  • http://www.ivilnius.lt/pazink/apie-vilniu/miestai-partneriai
  • https://vilnius.lt/lt/tarptautinis-bendradarbiavimas/#tab1
  • https://www.rosario.gob.ar/web/gobierno/internacionales/relaciones-bilaterales#hermanamientos
  • https://www.daegu.go.kr/english/index.do?menu_id=00000753
  • Жетісу. Энциклопедия. — Алматы: «Арыс» баспасы, 2004. — 712 бет.
  • Қазақ мәдениеті. Энциклопедиялық анықтамалық. Алматы: “Аруна Ltd.” ЖШС, 2005 ISBN 9965-26-095-8
  • Алматы официально объявлен столицей 28-й зимней Универсиады 2017 года, archived from the original on 2012-01-18, retrieved 2013-11-13 
  • 🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg