Америка Конфедератив Штатлары

1861-1865 елларда Төньяк Америкада гамәлдә булган конфедерация, дефакто бәйсез федератив җөмһүрият

Америка Конфедератив Штатлары, шулай ук Конфедератив Штатлар, Конфедерация яки Көньяк буларак билгеле (ингл. Confederate States of America, CSA, The Confederacy, the South) — де-факто бәйсез дәүләт, 1861 елдан 1865 елга кадәр Төньяк Американың көньяк өлешендә, хәзерге Америка Кушма Штатлары территориясендә булган. 1862—1863 еллар дәвамында Конфедератив Штатлар үзенең суверенитетын Британия империясе һәм Франция тарафыннан танылуга ирешкән диярлек, ләкин Геттисберг сугышында җиңелгәннән соң Конфедерацияне беркем дә танымыйган.

Америка Конфедератив Штатлары
ингл. Confederate States of America

Танылмаган конфедерация[1]

4 февраль 1861 — 5 май 1865



Америка Конфедератив Штатлары мөһере

  •      1862 елда Конфедератив Штатлар
  •      Конфедерациянең территориаль дәгъвалары
  •      Чыккан Көнбатыш Вирджиния
  •      Индеецлар территориясенең бәхәсле өлеше


БашкалаМонтгомери (1861)
Ричмонд (1861—1865)
Данвилл (1865)
Тел(ләр)инглиз теле
Акча берәмлегеКонфедерация доллары
Мәйдан1 995 392 км²
Халык9 103 332 кеше (1865)

Көньяк штатлар конфедерациясе 13 көньяк кол хуҗалыгы штатының Америка Кушма Штатлары составынан чыгуы (сецессия) нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Конфедератив Штатлар АКШ ватандашлар сугышы вакытында Кушма Штатларга каршы була. Сугышта җиңелгәннән соң, Конфедератив Штатлар үз яшәешен туктата; Конфедерация составына кергән Штатлар Кушма Штатлар кораллы көчләре тарафыннан басып алынган һәм Көньякны Реконструкцияләү процессы вакытында АКШка реинтеграцияләнгән.

Әдәбият

  • Иванов Р. Ф. Конфедеративные Штаты Америки (1861—1865 гг.) В 2-х ч. — Издательство Института военной истории РАН, 2002.

Искәрмәләр