Даочылык

дао турында гыйлем яки «әйберләр юллары», Кытайның йола тәгълиматы, шулай ук үз эченә дин элементларын һәм фәлсәфәне дә ала

Даочылык яки даосизм (кыт. 道教, пиньин: dàojiào) — дао турында гыйлем яки «әйберләр юллары», Кытайның йола тәгълиматы, шулай ук үз эченә дин элементларын һәм фәлсәфәне дә ала.

Даочылык
Сурәт
НигезләүчеLao-tszı
Чыгыш илеКытай[d]
Тәртипне билгеләүче төп текстДао дэ цзин[d]
Пиктограмма
 Даочылык Викиҗыентыкта
Дао кытай иероглифы

Ул гадәттә билгеле бер тәнкыйть стиле (дао цзя) һәм рухи практикаларның җыелмасы буларак кабул ителә. Тик бу аерылу шартлы. Да цзя күбесенчә, текстлар белән бәйле. Авторлыклары Лао Цзы һәм Чжуан-цзы белән билгеләнә.

Тарих

Даосизм нык дини оешма буларак II гасырда гына барлыкка килгән. Әмма күп санлы шәһитлекләр буенча V гасырлардан — III гасырларда ук тәгълиматы, йолалары булган. Алар урта гасырларда бик актив кулланылган.

Төп чыганаклары булып һәм шаманнар культы белән Чу патшалыгы һәм Кытайның көньягында урнашкан кыргый дәүләтләрнең культына бәйле. Шулай ук Кытайның төньягында үскән Ци патшалыгының мәңгелек тәгълиматы һәм тылсым практикалары булып тора.

Алтын Урда чоры даочылык элементлары белән әйберләр шәһадәтләре булуы билгеле.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Даосизм// Большой толковый словарь по культурологии. Кононенко Б.И. 2003.
  • Даосизм// Большой Энциклопедический словарь. 2000.
  • Даосизм// Новая философская энциклопедия, 2003.

Сылтамалар

Моны да карагыз