Кайман утраулары
Кайман утраулары — Кариб диңгезендә, Вест-Индиядә Бөекбританиянең диңгезарты территориясе.
| |||||
Кайман утраулары милли һимны | |||||
Рәсми тел | инглиз теле | ||||
Башкала | Җорҗтаун | ||||
Кыйралбикә Губернатор Премьер-министр | Елизавета II Һелен Килпатрик Олден Маклафлин | ||||
Мәйдан • Барлыгы | 264 км² | ||||
Халык саны • Бәя • Халык тыгызлыгы | 54 397 | ||||
ТЭП (номинал) • Барлыгы • Кеше башына | 6 028 373 541 $[1] $ | ||||
Акча берәмлеге | доллар Каймановых островов[d] | ||||
Интернет-домен | .ky | ||||
ISO коды | KY | ||||
ХОК коды | CAY | ||||
Телефон коды | +1345 | ||||
Сәгать кушаклары | UTC−05:00 һәм America/Cayman[d][2] |
Биләмә Зур Кайман, Кече Кайман һәм Кайман-Брак утрауларыннан гыйбарәт. Гомуми мәйданы 264 км. Халык саны — 54 397 кеше (2010[3], мулатлар, ак тәнлеләр, негрлар). Халыкның 80%-ы Зур Кайман утравында яши.
Административ үзәк — Җорҗтаун шәһәре. Рәсми тел — инглиз теле. Халкының төп шөгыльләре — туристларга хезмәт күрсәтү, ташбакларны үстерү. Эре оффшор үзәге.
Утрауларны 1503 елда Xристофор Колумб ачкан.
Диннәр
Кайман утрауларында христианнар күпчелекне тәшкил итә (67,8 % ы ― протестантлар, 14.1 % ы ― католиклар), атеистлар ― 9 %, башка диндәгеләр (Ислам, Яһүд дине, Һинд дине, Бәһаи һ. б.) ― 7 %. Кайман утраулары кешеләре диндарлыгы белән аерылып тора: портлар якшәмбе һәм христиан бәйрәмнәрендә ябылалар. Ил башкаласы Джорджтаунда яһүд җәмгыятенең гамәлдәге синагогасы, мөселманнарның җайлашкан бинада мәчете, Бәһаи һәм Һинд динендәгеләрнең гыйбадәт кылу өчен урыннары бар [4].