Карбыз
КАРБЫЗ. Организмнан зыянлы матдәләрне (шул исәптән алкоголь белән агуланганнан соң да), шулай ук артык холестеринны куып чыгара. ’ Моңа карбыз составындагы магний (100 г карбызда тәүлеклек норманың яртысы кадәр магний бар) ярдәм итә. Карбыз бөерләрнең һәм бавырның эшчәнлеген стабильләштерә, кан басымын нормальләштерә, тирене сыгылучан итә. Анда калий микъдары да шактый, ә ул үз чиратында йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Карбыз эчәклек эшчәнлегендәге тайпылышлардан интеккән кешеләргә ( дә (файдалы микрофлора күләмен арттыра), гипертония, атеросклероз, . цистит, нефрит, пиелонефрит, бөер ташы, шикәр диабеты (җимештә , диабетикларга уңай тәэсир итә торган фруктоза бар) белән җәфаланган * кешеләргә дә файдалы. Диабетик ашамлык буларак, аны эчке бизләр секрециясен яхшырту өчен тәкъдим итәләр.
Карбыз | |
Кыскача исем | C. lanatus |
---|---|
Халыкара фәнни исем | Citrullus lanatus Matsum. & Nakai, 1916[1][2][3][…] |
Таксономик ранг | төр[2][4][5][…] |
Югарырак таксон | карбыз[d][2][4][6][…] |
Таксонның халык атамасы | 西瓜[7][8], watermelon[9][10][6][…], Wassermelone[9][6][11][…], lubenice[12][8], sandía[6][8][13], vesimeloni[14][8], арбуз[8], pastèque[6][11][15][…], 西瓜[16][17][8], 寒瓜[16][17], 西瓜[18][19][20][…], 西瓜根叶[20], 西瓜皮[20], 西瓜子仁[20], 西瓜霜[20], 西瓜子[20], 西瓜子壳[20] һәм melonar d'agua[21] |
Таксон синонимы | Citrullus lanatus lanatus[d][4][11], Citrullus lanatus vulgaris[d][4][11][22], Citrullus lanatus var. vulgaris[d], M. lanata[d][23][2][4][…], C. citrullus[d][23][2][4][…], C. battich[d][23], C. citrullus[d][23][2][4][…], C. citrullus[d][23][2][4][…], C. purpureus[d][23][4], C. vulgaris[d][23][2][6][…], A. citrullus[d][23][4], C. citrullus[d][23][2][11][…], C. citrullus[d][23] һәм C. anguria[d][23][4] |
Алмаштырылган синонимы | C. citrullus[d][4][5][11][…] |
Базионим | M. lanata[d][4][5][11][…] |
Җимеш төре | җиләк[d][11] |
Нәрсәнең чыганагы | карбыз[d][11], арбузное семечко[d][6][11], Масло семян арбуза[d], арбузный сок[d] һәм Kalahari melon oil[d] |
Нинди вики-проектка керә | ВикиПроект Инвазив биология[d] |
Зоны морозостойкости растений | 2[d][24] |
Ареал таксона | Пекин[19], Кытай[25][26], Фуҗиян[d][27], Тибетский автономный район[d][28] һәм Гуандун[d][29] |
Ссылка на авторов таксона | Thunb. Matsum. & Nakai һәм (Thunb.) Matsum. & Nakai |
GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomydetail.aspx?id=10675[30] |
Геном төзелеше URL-ы | plants.ensembl.org/Citrullus_lanatus[31] |
Карбыз Викиҗыентыкта |
Табигый шикәрдән кала карбызда С, В1 В2, РР витаминнары, клетчатка, ‘ пектинлы полисахаридлар, фосфор, натрий, тимер (азканлылык булганда файдалы) бар. Андагы кальций сөякләрне ныгыта, фолий кислотасы симерүгә !’ каршы тора, йөкле вакытта эмбрионнарның нерв күзәнәкләрен формалаштыруда катнаша, бала имезүче әниләрнең сөтләре бүленеп чыгуын арттыра һәм ; иммунитетны яхшырта. Карбыз составындагы цитруллинның кан тамырларын киңәйтүе, хәтта виагра препаратын алыштыру мөмкинлеге ачыкланган.
Әгәр шешенүләр борчыса, карбызны сидек кудыра торган чара итеп кулланырга була, бу вакытта организмнан чыгып киткән калий күләмен карбыздагы калий тутыра. Ул шулай ук организмнан үтне куа, аның ялкынсынуга каршы тору сыйфаты да бар. Халык медицинасында аның яшел кабыгын һәм орлыкларын кулланалар. Аларны изеп сөт һәм бал белән бол гатканнар. Бу чараны эчәктән һәм аналыктан кан киткәндә кулланганнар.
Әлеге дару организмнан глистларны куа. Кабыгын изеп киптереп, бала ларда һәм өлкәннәрдә юан эчәк ялкынсынуын дәвалыйлар. Моның өчен төнәтмә түбәндәгечә әзерләнә. 100 г карбыз кабыгына ярты литр кайнар су салып төнәтәләр. Суынгач, көненә 4 тапкыр ярты стакан эчәргә кирәк.
Ябыгырга теләгән кешеләр өчен данлыклы карбыз диетасы бар. 10 көнгә 1 тапкыр (вариант буларак—атнага 2 тапкыр) карбыз диетасы тотарга кирәк. ; Бу көн дәвамында (5 тапкырга бүлеп) 1,5-2 кг карбыз ашарга. Башка берни дә ашамаска. Инде бөтенләй түзеп булмаса, кара ипи кабып куярга ярый.
Искәрмәләр
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|