Копенһаген

Копенһаген (дан. København [kʰøb̥ənˈhaʊ̯ˀn]   / [кһөбэнһа́ў’н], искедат. Køpmannæhafn, лат. Hafnia) — Даниянең иң зур шәһәре һәм башкаласы. Зеландия, Слотсхольмен һәм Амагер утрауларында урнашкан. Тарихи шәһәрнең халкы 0,5 млн кешедән бераз гына арта, ә шәһәр яны белән исәпләгәндә, 1 миллионнан артык кеше яши. Шәһәрнең бер өлеше – Христиания ирекле шәһәре – өлешчә үзидарәгә ия.

Копенһаген
дан. København
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы1167
Сурәт
Рәсми исемKøbenhavn
Кушамат/тәхәллүсTårnenes by, Kongens København, Wonderful Copenhagen, kóngsins Kaupinhafn, kóngsins Kaupinhöfn һәм kóngsins Kaupmannahöfn
ДемонимCopenhagois[1], Copenhagoise[1], Kopenhagenaar[2], københavner, Københavnčan, Københavnčanka, Copenhagener[3], Copenhageners[3], Kaupmannahafnarbúi, afniensi һәм copenaghensi
Рәсми телдания теле
Дәүләт Дания[4]
Нәрсәнең башкаласыДания
Административ-территориаль берәмлекДания башкала төбәге
Сәгать поясыҮзәк Аурупа вакыты[d]
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуыӨресунд
Хөкүмәт башлыгыСофи Хесторп Андерсен[d][5]
ӘгъзалыкКлимат үзгәрешләре буенча 40 эре шәһәр группасы[d] һәм Всемирная федерация туристических городов[d][6]
Халык саны644 431 (1 гыйнвар 2022)[7]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек14 метр
Кардәш шәһәрПекин, Берлин, Куритиба, Марсель, Прага, Рейкьявик, Һелсинки, Нуук, Осло, Эстүгүлем[d], Торсһавн[d], Амстердам коммунасы[d], Груетс[d] һәм Киев[8]
Телгә алынган хезмәтләрCivilization V[d]
Мәйдан86,2 км²
Почта индексы1000
Рәсми веб-сайтkk.dk(датча)
Харита сурәте
Позиционная карта
Эмблема/тамгасы сурәте
Коллаж
Феноменның икътисадыeconomy of Copenhagen[d]
Беренче язма телгә алуXI гасыр
Җирле телефон коды3
Монда җирләнгәннәр төркеме[d]
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме[d]
Объектның күренешләре өчен төркем[d]
Карта
 Копенһаген Викиҗыентыкта

Тарих

Копенһаген урында XII гасырда кечкенә генә авыл була, аны епископ Абсалон кальга төзегәннән соң, 1167 елда ныгытылган шәһәргә әйләндерә. 1254 елда Копенһан беренче шәһәр өстенлекләрен ала. 1416 елда Эрик Померанлы шәһәрне яулап ала һәм 1433 елда аны үзенең резиденциясе итә.

Графлар сугышы вакытында Копенһаген каты камалышны кичерә, ә 1658-1659 елларда шведларга каршы сугышта батырларча көрәшә.

1807 елда Копенһаген инглизләрнең бомбага тотылуыннан каты зарар күрә, ә алты елдан соң аның янында Копенһаген бәрелеше була.

Цитадель гына сакланып калган иске ныгытмалар урынында хәзер бульварлар оештырылган, аларга тиз үсүче бистәләр (Вестербро, Неребро һәм Эстербро) кушылып киләләр. Хуҗалык ягыннан караганда, шәһәр белән берләшкән бистәләр арасында көнбатыштан Фредериксберг (46 954 кеше), төньяк-көнбатыштан Утерслев (2 596 кеше) һәм Амагере утравындагы Зундбьерне (13 310 кеше) бар. Копенгаген көчле диңгез фортлары белән ныгытылган.

2011 елда Копенһаген Monocle британ журналы төзегән дөньяның иң яхшы 25 шәһәре рейтингында өченче урын алды (беренче урында – Һельсинки, икенчедә – Цюрих).

Дин

Зур мәчет

Даниядә иң танылган һәм киң таралган дин булып дәүләт дине статусына ия Дания халкының Евангелие Лютеран чиркәве санала. Илдә күп кенә башка диннәр вәкилләре яши. 1980 һәм 1990-елларда массакүләм иммиграция нәтиҗәсендә, дин тотучылар саны буенча икенче дин — ислам. Даниядә 270 меңгә якын мөселман яши. 1970-елларда Төркия, Пакистан, Марокко һәм элеккеге Югославия халкы Даниягә эш эзләп килә. 1980 һәм 1990-елларда мөселманнарның күпчелеген Иран, Гыйрак, Сомали һәм Босниядән килгән качаклар тәшкил итә[9].

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  • 3,0 3,1 Кәнгрис китапханәсе Library of Congress Demographic Group TermsКәнгрис китапханәсе.
  • archINFORM — 1994.
  • Københavns Kommunes hjemmesideКопенгаген.
  • https://cn.wtcf.org.cn/citys/3469-2.html
  • StatistikbankenDanmarks Statistik.
  • https://kyivcity.gov.ua/kyiv_ta_miska_vlada/pro_kyiv/mista-pobratimi_z_yakimi_kiyevom_pidpisani_dokumenti_pro_poridnennya_druzhbu_spivrobitnitstvo_partnerstvo/
  • Muslims in Europe: Country guide. bbc.co.uk(ингл.)
  • Сылтамалар

    Калып:Европа башкалалары

    🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg