Күвәйт

Күвәйт
гар. دولة الكويت
Дәүләт әл-Күвәйт
БайракИлтамга
{{{кыска исем}}} байрагы{{{кыска исем}}} гербы
{{{кыска исем}}} урнашуы
Бәйсезлек1961нче елның 19 июне (Бөекбританиядән)
Идарә итү формасыКонституцион әмирлек
Рәсми телгарәп теле
БашкалаӘл-Күвәйт
ӘмирСабах әл-Әхмәд әс-Сабах
Премьер-министрНасер әл-Әхмәд әс-Сабах
Мәйдан17 818 км²
Халык саны
– Барлыгы (2008)
– Тыгызлык

2,985,000 кеше
167.5 кеше/км²
АкчаКүвәйт динары
ВакытUTC +3
Пәрәвез домены.kw
Телефон коды965

Күвәйт (гар. كويت), рәсми исеме – Күвәйт дәүләте (гар. دولة الكويت; Дәүләт әл-Күвәйт) – Көньяк-көнбатыш Азиядагы дәүләт. Төньякта һәм көнбатышта Гыйрак белән һәм көньякта Согуд Гарәбстаны белән чиктәш. Көнчыгыштан Фарсы култыгы белән юыла. Башкаласы – Әл-Күвәйт шәһәре.

Тарих

Төп мәкалә: Кувейт тарихы
  • Күвәйткә XVIII гасырда Нәҗддән күчеп килгән Анаиз бәдәви кабиләсеннән бер төркем тарафыннан нигез салына. Алар Тигр елгасы тамагыннан түбәндәрәк Бәну Халидка нигез салалар. Аның башына 1762нче елда Күвәйтнең беренче әмире Сабах I баса.
  • Уңышлы җирдә урнашуы сәбәпле Бәну Халид сәүдә үзәгенә әверелә һәм Хәлеб, Багдад һәм Госманлы дәүләте белән сәүдә итә башлый.
  • Тора-бара Күвәйт Госманлы дәүләте белән Бөекбритания арасында низаг килеп чыгуына сәбәпче була.
  • 1899, 23 январь – Британия белән Күвәйт арасында шартнамә төзелә. Бу шартнамә буенча Күвәйтнең тышкы сәясәте һәм куркынычсызлык идарәсе Британия кулына күчә.
  • 1913, 27 октябрь – шәех Мөхәммәт Британиягә Күвәйт нефтен монополия буларак чыгарырга рөхсәт бирә.
  • 1914 – Британия Күвәйтне үз протектораты астындагы бәйсез дәүләт буларак кабул итүче шартнамә имзалый.
  • 1927 – Күвәйтнең әлегәчә үзгәрүсез сакланып калган чикләре билгеләнә.
  • 1961, җәй – Британияның соңгы гаскәрләре Күвәйттән чыга.
  • 1961, 19 июнь – Күвәйт бәйсезлеген игълан итә. 1980нче елларда Иран-Гыйрак сугышында Иранның Ислам революциясын Күвәйткә җәелдерүеннән куркып, Гыйрак яклы була.
  • 1990, 2 август – Гыйрак Күвәйтне басып ала.
  • 1991, январь – февраль – Күвәйт нефтенең төп сатып алучысы булган АКШ, коалиция төзеп, Күвәйтне азат итә. Гыйраклылар бик күп нефть чыгару җайланмаларына ут төртеп китәләр.

Дәүләт төзелеше

1962нче елда кабул ителгән Конституция буенча Күвәйт – конституцион монархия. Дәүләт башында әмир тора. Әмир премьер-министрны билгели, парламентны таркату хокукына ия һәм гаскәр башлыгы булып санала.

Закон чыгару хокукы әмирдә һәм бер палаталы парламентта (Милли Мәҗлес) бар.

Административ бүленеш

Күвәйт районнардан торучы 6 провинцияга (мохафаза) бүленгән:

  • Әл-Әхмәди
  • Әл-Фәрвания
  • Әл-Асима
  • Әл-Җәхра
  • Хавалли
  • Мөбарак әл-Кәбир

Географик мәгълүмат

Күвәйт Гарәбстан ярымутравының төньяк-көнчыгышында һәм Фарсы култыгының Бубиян, Файлака, Варба, Куббар, Кару, Өмм-әл-Мәрадим һ.б. утрауларында урнашкан.

Территорияның зур өлеше чүлләр белән капланган. Иң югары ноктасы – диңгез өслегенә карата 290 м.

Икътисад

Илдә нефть һәм табигый газ табыла, сәүдә чәчәк ата, тотрыклы банк системасы бар. Тик нефтька бәйлелеге артык зур, шулай ук Күвәйт чит илләрдән керүче азык-төлеккә һәм чималга нык бәйле. Шәһәр халкы 98 % тәшкил итә.

Халык

2011 елгы халык санын алу нәтиҗәләре ил халкының 3,1 миллион кеше тәшкил итүен күрсәткән, шул исәптән 1,1 миллион ил гражданы һәм 2,0 миллион гражданлыгы булмаганнар[1].

Дин

Күвәйт халкының 75 % ы — мөселманнар, аларның 60—70 % ы — мәлики, хәнбәли мәзһәбе сөнниләре, 30—40 % ы шигыйлар, нигездә, 1979 елда Ираннан качкан фарсылар. Күвәйтнең рәсми дине — ислам. Якынча 450 000 экспатриант-христианнар, 600 000 һинд дине вәкиле һәм 100 000 буддачылык тарафдары бар[2].

Чыганак

Искәрмәләр