Леонардо Ди Каприо

Леонардо Ди Каприо, Леонардо Вилһелм Ди Каприо (ингл. Leonardo Vilhelm DiCaprio, 1974 елның 11 ноябре, АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес) — Америка кино актеры, продюсер.

Леонардо Ди Каприо
Туган телдә исем ингл. Leonardo Vilhelm DiCaprio
Туган 11 ноябрь 1974(1974-11-11) (49 яшь)
АКШ, Калифорния, Лос-Анджелес
Яшәгән урын Лос-Анджелес
Бәттери-Парк-сити[d]
Ватандашлыгы АКШ АКШ
Әлма-матер Җон Маршалл югары мәктәбе[d], Лос-Анҗелсенең киңәйтелгән белем алу үзәге[d], UCLA Lab School[d] һәм Young Actors Space[d]
Һөнәре актер, фильм мөдире, хәйрияче
Сәяси фирка АКШ Демократик фиркасе
Өйдәш Хелена Кристенсен[d], Жизел Бүндхен[1], Бар Рафаели[d][2][3][4], Блейк Лайвли[d][5][6], Эрин Хитертон[d][7][8], Тони Гаррн[d][9][10], Нина Агдал[d][11], Келли Рорбах[d][12], Камила Морроне[d] һәм Джиджи Хадид[13]
Ата-ана
  • Җорҗ (әти)
  • Ирмалин (әни)
Бүләк һәм премияләре Сәнгатьләр һәм әдәбият француз ордены
«Алтын глобус» премиясе
BAFTA премиясе
Оскар премиясе
Сайт leonardodicaprio.com

 Леонардо Ди Каприо Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле

1974 елның 11 ноябрендә АКШның Калифорния штаты Лос-Анджелес шәһәренең ярлы бистәсендә туган. Әтисе — тамырлары Капри утравыннан булган итальян милләтле Җорҗ. Әнисе — Икенче бөтендөнья сугышы ахырында бомбадан саклану урынында туып, 11 яшендә генә Америкага күчеп килгән алман милләтле Ирмалин. Улына исемне әнисе Леонардо да Винчи исеменнән алып куйган. Әти-әнисе һиппи тормышы белән яшәгән. Әтисе төрле журналлар өчен хиппилар тормышыннан комикслар һәм карикатуралар ясый. Әнисе юридик конторада сәркатип була. Уллары туып, бер ел үткәч, алар ир белән хатын булып яшәми башлыйлар. Алай да Леонардоның актерлык карьерасы үсә башлагач, аңа булышалар: әнисе улының финанс эшләрен алып бара, әтисе атна саен почта тартмасына килеп торган сценарийлар белән танышып бара.
Леонардо Лос-Анджелестагы «Киңәйтелгән белем алу үзәге»н һәм Җон Маршалл мәктәбен тәмамлап, урта белем ала. Университетларга керергә хыялланмый, актерлык карьерасын сайлый.

Актерлык карьерасы

Леонардо Ди Каприо. 2000
Леонардо Ди Каприо. 2016
«Титаник» фильмы постеры

3 яшендә нәниләр өчен төшерелгән «Шаяннар өчен бүлмә» проектында катнаша. Шул вакыйгадан соң, камералар каршына бары тик 9 елдан соң гына әйләнеп кайта. Ундүрт яшендә артистларны яллый торган агентның клиентына әйләнә. Телевидениедә 30дан артык реклама ролигында төшә, «Микки (тычкан) исемендәге имин тәртип клубы», «Әгәр ата-анаңның берсе наркоман булса, ни эшләргә?» кебек белем бирү программаларында катнаша. Унбиш яшендә «Ата-аналар» сериалында кечкенә рольдә уйнарга кабул итәләр. «Санта-Бабара» сериалында Мейсон Кепвэлл исемле малайны уйный. «Розанна» комедиясендә, «Читләр» телефильмында кыска эпизодларда төшә. Уналты яшендә «Growing Pains» (тат. Үсеш авырулары) сериалында өйсез-йортсыз малайны уйный. 1991 елда «Critters III» (тат. Мәхлүкләр - 3) фильмында (режиссер Кристин Петерсон) Җош ролендә төшә. 1992 елда яшүсмерләр өчен төшерелгән «Poison Ivy» (тат. Агулы үрмәгөл) триллерында (режиссер Katt Shea Ruben) баш каһарман Силвиянең сыйныфташын уйный. 1993 елның 23 апрелендә АКШта премьерасы булган «This Boys Life» (тат. Бу егетнең тормышы) фильмында (режиссер Michael Caton Jones) баш каһарман Кэролайн Вульфның өлкән улы Тоби роленә Роберт де Ниро Леонардоны 400 яшь актер арасыннан сайлап ала. Үзе Тобиның явыз үги әтисен уйный. Роберт де Ниро белән Леонардо 1996 елда «Marvins Room» (тат. Марвин бүлмәсе) фильмында (режиссер Jerry Zaks) очрашалар. 1993 елда «What's Eating Gilbert Grape» (тат. Гилберт Грейпны нәрсә борчый) фильмында (режиссер Лассе Һальстрөм) актер Җонни Депп белән ике бертуганны (Гилберт белән Арни) уйныйлар. Арни роле өчен («икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» номинациясе) «Алтын глобус» премиясенә тәкъдим ителә, бүләк алмаса да, беренче мәртәбә зур күләмле бүләкләү тантанасында катнаша. «The Quick and The Dead» (тат. Җитезләр һәм үлеләр) фильмында (режиссер Сэм Рэйми) Kid (Малай) роленә Леонардоны Шарон Стоун үзе сайлап ала. 1996 елда «Williams Shakespeares Romeo + Juliet» (тат. Уильям Шекспирның Ромео + Джульеттасы) (режиссер Баз Лурманн) фильмында баш каһарманны уйный. 1997 елда «Titanic» (Титаник) фильмында (режиссер James Cameron) Кейт Уинслет белән гашыйк парны уйныйлар. 1998 елда «Man in the Iron Mask» (тат. Тимер битлекле кеше) фильмында (режиссер Randall Wallace) Людовик XIVне һәм яшерен тоткынны уйный.

Фильмографиясе

АтамасыТөп нөсхәсендәге атамасыТөшкән елыРоле
Мәхлүкләр - 3Critters 31991Җош
Агулы үрмәгөлPoison Ivy1992Егет
Бу егетнең тормышыThis Boy's Life1993Тобиас Вульф
Гилберт Грэйпны нәрсә борчыйWhat's eating Gilbert Grape1993Арни Грэйп
Аякка ату белән узган кичәThe Foot Shooting Party1994Бад
Тулы тотылуTotal Eclipse1995Артюр Рембо
Җитезләр һәм үлеләрThe Quick and The Dead1995Бала
Баскетболчы көндәлегеThe Basketball Diaries1995Җим Кэролл
Ромео + ДжульеттаRomeo + Juliet1996Ромео
Марвинның бүлмәсеMarvin's Room1996Хэнк
ТитаникTitanic1997Җек Доусон
Тимер битлекле кешеThe Man in The Iron Mask1998король Людовик XIV, яшерен тоткын
ЙолдызCelebrity1998Брендон Дэрроу
КомлыкThe Beach2000Ричард
"Донс Плам" кафесыDon's Plum2001Дерек
Нью-Йорк бандаларыGangs of New-York2002Амстердам Валлон
Мине тота алсаң, тотCatch Me If You Can2002Фрэнк Уильям Абигнэйл
АвиаторThe Aviator2004Һовард Һьюз
Юлдан язганнарThe Departed2006Билли Костиган
Канлы алмазBloody Diamond2006Дэнни Арчер
Унберенче сәгать11th Hour, The2007Сөйләүче
Ялган белән тоташBody of Lies2008Роҗер Феррис
Үзгәрешләр юлыRevolutionary Road2008Фрэнк Уиллер
Каргыш утравыShutter Island2010Тедди Дэниелс
БашлауInception2010Доминик Кобб
Җ. ЭдгарJ. Edgar2011Эдгар Гувер
Азат ителгән ҖангоDjango Unchained2012Кэлвин Кэнди
Олы ГэтсбиThe Great Gatsby2013Җей Гэтсби
Уолл-стрит бүресеThe Wolf of Wall Street2013Җордан Белфорт
РевенантThe Revenant2015Һью Гласс

Бүләкләре

Оскар премиясе

ЕлыТөшкән киносыКатегориясе
2015Исән калган«Иң яхшы ир-ат роле»

«Алтын глобус» премиясе

ЕлыТөшкән киносыКатегориясе
2016Исән калган«Иң яхшы ир-ат роле (драма)»
2014Уолл-Стрит бүресе«Иң яхшы ир-ат роле (мюзикл яки комедия)»
2005Авиатор«Иң яхшы ир-ат роле (драма)»

MTV каналы премиясе

ЕлыТөшкән киносыКатегориясе
1998Титаник«Иң яхшы ир-ат роле (драма)»
2005Авиатор«Иң яхшы ир-ат роле (драма)»

Әдәбият

  1. И. В. Захаров. Леонардо Ди Каприо: биография актера и человека. М.: Захаров.Аст, 1998. ISBN 5-8159-0007-9

Сылтамалар

Искәрмәләр

  • http://www.askmen.com/women/votes_300/395_dicaprios_girlfriends.html
  • http://www.nypost.com/p/pagesix/exclusive_leo_bar_split_gh4gPTpPg18Jr23WlRQtpK?CMP=OTC-rss&FEEDNAME=
  • http://www.people.com/people/article/0,,20504142,00.html
  • http://www.rte.ie/ten/2011/1005/dicapriol.html
  • http://www.newlookmedia.ru/?p=17968
  • http://www.usmagazine.com/celebrity-news/news/leonardo-dicaprio-erin-heatherton-break-up-2012211
  • http://www.dailymail.co.uk/tvshowbiz/article-2332405/Leonardo-DiCaprio-scores-FOURTH-Victorias-Secret-model-Toni-Garrn.html
  • http://www.dailymail.co.uk/tvshowbiz/article-2337431/Leonardo-DiCaprio-takes-new-girlfriend-Toni-Garrn-tour-Palace-Versailles-day-sightseeing.html
  • https://www.vokrug.tv/article/show/leonardo_di_kaprio_i_kamila_morrone_vmeste_vyshli_v_svet_65700/
  • https://www.indiatoday.in/movies/celebrities/story/leonardo-dicaprio-after-break-up-with-kelly-rohrbach-spills-the-beans-on-his-marriage-leonardo-dicaprio-relationship-new-gf-303493-2016-01-12
  • https://www.elle.com/culture/celebrities/a41368567/gigi-hadid-leonardo-dicaprio-relationship-timeline/
  • 🔥 Top keywords: Баш битИлдус ГабдрахмановСергей СкрябинҖәүдәт ХантимеровРадик ГалиәкбәровСергей Антипов (1949)Википедия:Җәмгыять үзәгеВикипедия:TurındaВикипедия:ЭчтәлекМахсус:Соңгы үзгәртүләрИкенче бөтендөнья сугышыЯрдәм:Википедиягә рәхим итегез!Википедия:Җаваплылыктан баш тартуВикипедия:КонтактларВикипедия:ЯрдәмПортал:Хәзерге вакыйгаларМахсус:ЭзләүXXVIII гасыр (б. э. к.)Eva ElfieВикипедия24 ноябрьГабдулла Тукай1978 елның 31 августы вакыйгасыРавил ХаликовГабдулла Тукай биографиясеВадим Захаров (1986)XXVII гасыр (б. э. к.)Роберт МиңнуллинТөркем:Татарстан шәһәрләреИлдар СибгатуллинМуса Җәлил биографиясеМөхәммәт МәһдиевГазинур МоратИнглиз телеТатарстанЖасмин (җырчы)Америка Кушма ШтатларыТуфан МиңнуллинФайл:Эчкен мәчете.jpg