Сурья

Сурья Сурья (Калып:IPAc-en[2], санскр. सूर्य, IAST: ‘'Sūrya’', Кояшны аңлатучы сүз.[3]) — Һинд динендә Кояш, якытылык, көн һәм акыл ходае. Борынгы Һиндстан әдәбиятында шулай ук Адитья, Арка, Бхану, Савитру, Пушана, Рави, Мартанда, Митра һәм Вивасвана буларак атала.[4][5][6]

Сурья
санскр. सूर्य
Сурәт
Җенесир-ат[1]
АтаКашьяпа[d]
АнаАдити[d][1]
Ире яки хатыныСаранью[d] һәм Чхая[d][1]
БалаларВайвасвата[d], Яма Радж[d][1], Ями[d][1], Ашвиннар[1], Шани[d], Тапати[d], Сугрива[d], Карна[d] һәм Саварни[d]
Илаһ карыйҺинд дине[1]
 Сурья Викиҗыентыкта

Арбасын җиде ат тарта, грек эквиваленты — Гелиос, балалары — Шраддхадэва Ману, Яма, Ямуна, Бхадра, Шани, Карна, хатыннары — Ушас, Ратри, Чхая, Саранью, әтисе — Кашьяпа, әнисе — Адити, яшәү урыны — Кояш, көне — Якшәмбе.

Сурья Һинд динендә Кояш ходае белән ассоциацияләнә,[7] бигрәк тә Раджастхан, Гөҗәрат, Мадхья Прадеш, Бихар, Уттар Прадеш, Джаркханд һәм Одисса кебек штатларның Саура традициясендә. Смарта традициясендә ул Брахманны аңлауга эквивалент аспектлар һәм ысуллар буларак биш Ходайның берсе дип таныла.[8] Аның иконографиясендә ул еш атлар белән җигелгән арбада баручы итеп, атлар еш җидәү, алар салават күперенең яктылык нурларын чагылдыра.[3][9] Урта гасыр Һинд динендә Сурья шулай ук төп Һинд дине Ходайлары Шива һәм Вишну өчен эпитет булып тора.[7][10] Кайбер борынгы текстларда һәм сәнгатьләрдә Сурья синкретик рәвештә Индра, Ганеша һәм башкалар белән сурәтләнә.[4][9] Сурья турында Ходай буларак Буддизм һәм Джайнизм әдәбиятында язылган.[11][12]

Һинд астрологиясендә зодиак системасында Сурья тугыз күк йортның (Навграханың) берсе. Сурья яки Рави Һинду календаренда Равивара, яки Якшәмбе.[13] Сурьяны ихтирам итүче төп фестивальләргә һәм дини сәфәр кылуларга Макара Санкранти, Понгал, Ратха Саптхами, Чатх пуджа һәм Кумбха Мела керә.[14][15][16]

Текстлар һәм тарихы

Ведик

Сурья Һинд әдәбиятында Кояш дип атала. Өстә: Һиндстанда, Уттаракхандта таң ату

Иң борынгы сакланган Ведик гимннарда, мәсәлән, Ригведаның 1.115 гимнында, «Сурья» "таң атучы Кояш"ка аеруча ихтирам белән искә алына һәм аның символизмы караңгылыкны бетерүче, белемне, яхшылыкны һәм бөтен тормышны рөхсәт итүче.[3][17] Шулай да, контекстның куллануы үзенә төрле хасияте бар. Кайбер гимннарда, Сурья сүзе хәрәкәтләнмәүче объектны, күктә ташны яки асылташны аңлата, (Ригведаның гимннары 5.47, 6.51 һәм 7.63); шул ук вакытта башкаларда ул шәхес Ходайны аңлата.[3][18]

Сурья сыны

Ведалар Кояшны (Сурьяны) материаль Галәм (Пракрити)ның барлыкка китерүче итеп раслыйлар.[19] Ведик текстларның катламнарында Сурья Агни һәм я Вайю яки Индра белән өчлекләрнең берсе, алар Һинду Брахман концепциянең эквивалент сурәте һәм аспекты.[20]

Ведик әдәбиятның Брахмана катламында, Сурья Агни (ут Ходае) белән шул ук гимннарда бергә килә.[21] Сурьяга көндез табыналар, ә Агни үзенең ролен төнлә уйный.[21] Фикер эволюцияләнеп, Капила Ватсьяян раслаганча, Сурья Галәмнең беренче принцибы булып Агни була.[22] Ведаларның Брахманнар катламында,[23][24] һәм Упанишадаларда Сурья күрү куәте, визуаль сиземләү һәм белем белән бәйле итеп күрсәтелә. Шуннан соң ул күз итеп күрсәтелә, чөнки Һинду хәкимнәре Атманга сәяхәттә (җан, үз) Ходайларга тышкы ритуалларны онытсаң да, эчке чагылышларга һәм эчтән медитация ясарга киңәш иткәннәр, бу Брихадараньяка Упанишад, Чандогья Упанишад, Каушитаки Упанишад һәм башкаларда чагыла.[25][26][27]

Эпослар

Махабхарата эпосы аның бүлеген Сурья белән ача һәм аны ихтирам итеп "Галәмнең күзе, барчаның җаны, тормышның чыганагы, Самкхьяның һәм Йогиның максаты, һәм хөррият һәм рухи эмансипация символизмы итеп атый.[3]

Махабхаратада, Карма Сурьяның һәм кияүгә чыкмаган Кунти принцессаның улы.[3] Эпоста Кунтиның кияүгә чыкмаган ана буларак травмасы тасвирлана, аннан соң Карнаны ташлавы, шуннан соң ул гомер буе хафалана. Бәби Карнаны түбән каста арба ясаучы таба һәм уллыкка ала, әмма ул бөек сугышчы һәм Курукшетра бөек сугышында үзәк характерларның берсе була, анда ул үги туганнары белән сугыша.[28] Бәхетсезлек белән бөтен тормышын көрәшкән Карма атасына кайта.

Буддизмда

Сурья Буддист Бодх Гайя рельефында (уң, урта).

Сурья Буддист сәнгатендә Ходай итеп карала, мәслән Император Ашокага карый торган борынгы эшләрдә. Ул Бодхгаяда Махабодхи гыйбадәтханәсендә рельефта очрый, ул дүрт ат тарафыннан тартыла торган арбада бара, аның яннарында Уша һәм Праттьюша.[11] Шундый сәнгатьтә Сурья яхшылыкның начарлыкны җиңүенең Буддизмның иртәрәк Һинд дине традициясеннән алынган концепциясе.[11]

Грек һәм Фарсы йогынтылары

Кояш Көньяк Америка, Европа, Африка һәм Азия борынгы һәм урта гасыр мәдәниятләрендә булган уртак Ходай. Сурья риваятьләренең хасиятләре Исламгача-чор Персиянең Хваре-кшаета белән һәм Грек-Рим мәдәниятендәге Гелиос белән охшаш хасиятләре бар.[17][29][30] Элгуд раслаганча, Сурья ул Ведик Ходай, әмма аның Ходай статусы Кушан чорында борынгы Персия һәм Һиндстан белән контактлар аша көчәйтелгән булган, шулай ук 8-енче гасырда Кояшка табынучы парслар Һиндстанга күчкәннәр.[31] Элгуд буенча, Кушан эрасыннан соң, 1-енче меңьеллык урталарында Сурья иконографиясенә кайбер Грек хасиятләре өстәлгән булган.[31]

Иконография

Сурья иконографиясе аны типик рәвештә лотос чәчәген тоткан итеп һәм атлар алып бара торган арбада сурәтли.

Һинд динендә Сурьяның иконографиясе текстларга туры килеп төрле. Ул типик рәвештә ике кулында да лотос тотучы сокландыргыч шәхес итеп күрсәтелә, ул ике яки күбрәк типик рәвештә җиде ат алып бара торган арбада бара торган итеп сурәтләнә.[32] Җиде ат Санскритның җиде үлчәме хөрмәтенә аталган: Гаятри, Брихати, Ушних, Джагати, Тристубха, Анустубха һәм Панкти.[3]

Архитектураны, иконографияне һәм конструкция күрәстмәләрәре тасвирлаучы Һинд дине тексты Брихат Самхита раслаганча, Сурья ике куллы итеп һәм таҗны кигән килеш сурәтләнергә тиеш. Моннан аермалы буларак, Вишнудхармоттара, архитектура буенча башка Һинд дине текстында раслаганча, Сурья иконографиясе аны дүрт куллы, ике кулында чәчәкләр, өченчесендә таягы белән һәм дүртенчесендә язу әсбабы белән сурәтләнергә тиеш (Кунди пальма яфрагы һәм белемне символлаучы каләм).[3] Ике китапта да аның арба йөртүчесе итеп Арунаны күрсәтә, ул утырган килеш сурәтләнә.[3] Аның ике ягында хатыннар, алар таң Алиһәләрен чагылдыра, аларның исемнәре Уша һәм Пратьюша. Алиһәләр укларны ата торган итеп күрсәтелә, бу аларның караңгылыкка чакыру инициативасы символизмы.[31]

Сурьяның иконографиясе вакыт узу белән төрле булган. Кайбер борынгы сәнгатьләрдә, бигрәк тә безнең эраның элекке гасырлардан бирле, аның иконографиясе Персияда һәм Грециядә табылганнарга охшаш бу Грек, Фарсы һәм Скиф йогынтыларын кабул итүне фараз итәргә мөмкинчелек бирә.[3][30] After the Greek and Kushan influences arrived in ancient India, some Surya icons of the period that followed show him wearing a cloak and high boots.[31][33] Кайбер Буддист сәнгатьләрендә, бу арба дүрт арт тарафаныннан тартылган итеп күрсәтелә.[11] Непалда Буддист монастырьларның ишекләре аны «Чандра» (Ай Ходае) белән күрсәтә, символик рәвештә Сурья нурлы кызыл әйләнә буларак күрсәтелә.[34]

Сурьяның иконик булмаган символларына Свастика һәм боҗра-таш керә.[31]

Арка, Митра һәм башка синонимнар

Сурья турында Һинд әдәбиятында төрле исемнәр белән язалар, алар типик рәвештә Кояшның феноменологик хасиятләрен чагылдыра. Шулай итеп, Савитр калкучы һәм батучы дигәнне аңлата, Адитья сокландыргыч дигәнне аңлата, Митра Кояшка «барлык кешелеккә яктыртучы дус» дигәнне аңлата,[35] шул ук вакытта Пушан Кояшка Дэваларга караңгылыкны кулланучы Асураларны җиңгән яктыртучы итеп күрсәтә.[36] Борынгы мифологиядә Арка, Митра, Адитья, Тапан, Рави һәм Сурьяның иртә риваятьләрдә төрле сыйфатламалары бар, әмма эпослар чорында алар инде синонимик булган.[36]

«Арка» төшенчә төньяк Һиндстанның гыйбадәтханә исемнәрендә һәм Һиндстанның көнчыгыш өлешләрендә еш очрый. Одиссада 11-енче гасыр Конарк Гыйбадәтханәсе «Кона һәм Арка» катнаш сүзеннән, яки «Почмакта Арка» дигәннән килеп чыккан.[37] Аркадан башка Сурья гыйбадәтханәләренә Уттар Прадешта Уттарарка һәм Лоларкан һәм Раджастханда Баларка керә. Башка 10-ынчы гасыр гыйбадәтханә хәрәбаләренә Уттар Прадешта, Бахрайчта Баларка Сурья Мандиры керә, ул 14-енче гасыр төрек яулары вакытында җимерелгән булган.

Астрономия

Кояш һәм Җир

Кояш җирдә көннең һәм төннең сәбәбе,
әйләнгәнгә күрә,
монда төн булганда, башка якта көн,
Кояш чынлыкта калыкмый һәм батмый да.

Aitareya Brahmana III.44 (Rigveda)[38][39] |bgcolor=#FFE0BB |align = right

Сурья Санскрит телендәге төрле астрономик Һинду текстларында әһәмиятле күк җисеме, мәсәлән, Айрабхата язган 5-енче гасыр "Айрабхатия"дә, Латадеваның 6-ынчы гасыр "Ромака"да һәм Варахамихираның "Панча Сиддхантика"да, Брахмагуптаның 7-енче гасыр "Кхандакхадьяка"сында һәм Лалланың 8-енче гасыр "Сисьядхиврддида"сында.[40] Бу текстлар Сурьяны һәм төрле планеталарны планетах хәрәкәтне фараз итү өчен тәкъдим итә.[40] Башка «Сурья Сиддхантха» кебек текстлар 5-енче һәм 10-ынчы гасыр арасында тәмамланган дип әйтергә була, аларның бүлекләре төрле планеталар һәм Ходай риваятьләре турында сөйли.[40]

Бу текстларның кулъязмалары төрле юрамаларда бар, алар Сурьяның һәм планеталарга нигезләнгән әйләнешне күрсәтәләр һәм аларның Җиргә карата хәрәкәтен күрсәтәләр. Алар дата буенча төрле, һәм текст ачык булган һәм тормышлары дәверендә үзгәртелеп торган дип фараз итәргә мөмкинчелек бирә.[41][42][43] Мәсәлән, безнең эраның 1-енче меңьеллык Һинду галимнәре елның йолдыз озынлыгы, аларның астрономик өйрәнүләрдән, бераз төрле нәтиҗәләр белән:[44]

Санскрит текстлар: Елда ничә көн?
Һинд дине текстысидерик елның фаразланган озынлыгы[44]
Сурья Сиддханта365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 36.56 секунд
Паулика Сиддханта365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 36 секунд
Парачара Сиддханта365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 31.50 секунд
Арья Сиддханта365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 30.84 секунд
Лагху Арья Сиддханта365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 30 секунд
Сиддханта Широмани365 көн, 6 сәгать, 12 минут, 9 секунд

Боларның иң борынгысы мөгаен «Сурья Сиддханта», ә иң төгәле «Сиддханта Широмани».[44]

Зодиак һәм астрология

Сурьяның синонимы «Рави» Һинду календаренда «Равивара» сүзе тамырына туры килә.[45] Атнаның Һинд һәм Грек-Роман номенклатурасында, Якшәмбе Кояшка багышланган.

Сурья Һинду зодиак системасында Наваграханың өлеше. Кояшка һәм планеталарга нигезләнгән Һинду астрологиясе Искәндәр Зөлкәрнәйн белән Грек астрология килгәнче үскән дип фараз итәргә була.,[46][47][48] аларның зодиак билгеле идентик диярлек.[49] Николас Чампион раслаганча, Һиндстанга техник гороскоплар һәм астрология фикерләре Грециядән килгән һәм безнең эраның 1-енче меңьеллыкның башында үскән.[50]

Буддизмда

Ерак Көнчыгышның Буддизмында, Сурья саклаучы Ходайларның, унике Дэваларның берсе, алар Будда гыйбадәтханәләрдә саклана.(Jūni-ten, 十二天).[51] Япониядә ул «Нит-тэн» дип атала.[52] Ул Буддизмның Япониядә һәм көньяк-көнчыгыш Азиянең башка өлешләрендә булган башка унике Дэвага кушыла: Индра (Taishaku-ten), Агни (Ka-ten), Яма (Emma-ten), Ниртти (Rasetsu-ten), Вайю (Fu-ten), Ишана (Ishana-ten), Кубера (Tamon-ten), Варуна (Sui-ten), Брахма (Bon-ten), Притхви (Chi-ten), Чандра (Gat-ten).[52][53][54]

Буддизм космология системасында Меру Тавында, Сурья хатын-кыз Ходае буларак санала, ир җенесле Ай Ходаеннан аермалы буларак.[55]

Кояш Гыйбадәтханәләре

Модһера, Кояш Гыйбадәтханәсе

Сурья гыйбадәтханәләре Һиндстанның төрле өлешләрендә бар. Сурья гыйбадәтханәләреннән дә күбрәк Сурьяга багышланган сәнгать әсәрләре, алар Һинд диненең төрле традицияләрендә бар, мәсәлән, Шивага, Вишнуга, Ганешага һәм Шактига багышанган Һинд дине гыйбадәтханәләре.[56] Һинду монастырьларда гыйбадәтханә стеналарында рельефлар һәм ишек өстендә узуларда еш Сурья сурәтләнә.[56][57]

Сурья сурәтләре һәм аның белән сәнгать әсәрләре булган күп гыйбадәтханәләрдә безнең эраның 1-енче меңьеллыкның икенче яртысына һәм икенче меңьеллыкның баштагы гасырларына карый. Мадхья-Прадешта Кадхавада 11-енче гасыр Вайшнава гыйбадәтханәсендә ишегендә башка Ходайлар һәм Алиһәләр белән Сурья сәнгать әсәре бар.[56] Үзәк Һиндстанда 8-енче һәм 9-ынчы гасыр Алиһә (Шактизм) гыйбадәтләрендә башка Һинду Ходайлары белән Сурья Ходае гравировкалары бар.[56] Раджастханда алтынчы гасыр Шива гыйбадәтханәсендә Сурья бар.[58] Моңа охшаш искә алулар Һинду гыйбадәтханәләре янында таш язмаларда бар, мәсәлән 5-енче гасыр Мандасор язмасында.[59] Майкл Майстер раслаганча бу гыйбадәтханәләр бер яки икенче Ходай яки Алиһәне чагылдырмыйлар, ләкин аларны катлаулы иконографиядә тигез азсызыклау белән күрсәтәләр.[56]

Һиндстанның мәгарә гыйбадәтханәләрендә, охшаш рәвештә, Сурья хасияте булган төрле Ходайларга һәм Алиһәләргә багышланган.[60][61] Мәсәлән, Махараштрада Эллора Мәгарәләрендә 6-ынчы гасыр чокылган сурәтләр һәм шулай ук андагы 8-енче һәм 9-ынчы гасыр сәнгать әсәрләре, мәсәлән, (16 мәгарәдә) Кайласа гыйбадәтханәсе һәм башкаларда Сурьяның тулы иконографиясе бар.[62][63]

Һинду гыйбадәтханәләрдә күбесенчә төп керү көнчыгыштан һәм аларның квадратка нигезләнгән архитектурасы Сурья калкуы юнәлешенә төбәлгән.[64][65] Бу таң атуга таба төбәлү шулай ук Һиндстаннан тыш күпчелек Буддист һәм Джайнизм гыйбадәтханәләрендә бар.[66][67]

Багышланган гыйбадәтханәләр

Иң мәшһүр Сурья гыйбадәтханәсе ул Конарк Кояш Гыйбадәтханәсе, Ориссада Бөтендөнья Мирасы Урыны.[68] 13-енче гасырда Көнчыгыш Ганга Династиясе тарафыннан төзелгән булган, монда элек Сурья Ходаена дини сәфәр кылу урыны булган, гыйбадәтханә архитекутрасында җиде ат тарткан унике көпчәкле зур арба булган.[68][69] Гыйбадәтханәдә Сурья өч чагылышта, иң зур төп Сурья мөселман яулары вакытында җимерелгән булган.[70] Конарктан тыш Ориссада тагын ике Биранчи Нараян Кояш Гыйбадәтханәсе дип аталган Кояш гыйбадәтханәсе бар.

Һиндстанның төрле өлешләрендә Кояш гыйбадәтханәләре бар, мәсәлән, Гөҗәратта, Кояш Гыйбадәтханәсе, Модһера.[71] Аны төзергә акчаны Чалукья династиясенең Бхимдэв Патша биргән. Башка төп Сурья гыйбадәтханәләре — Андхра Прадешта Арасавалли, Махараштрада Кашелида (Синдхудубург даирәсе) Канакадитья Гыйбадәтханәсе, ул Раджастханда, мәшһүр Галтаҗиның гыйбадәтханәсе янында һәм Тамил Наду һәм Ассамның Наваграха гыйбадәтханәләренең кластерларында.

Джамму һәм Кашмирның Мартанд Кояш Гыйбадәтханәсе Ислам армияләре тарафыннан җимерелгән.[72] Төньяк Һиндстанда сакланып калган Сурья гыйбадәтханәсе — ул Уттаракхандта, Алмора даирәсендә Каттармал Сурья мандиры, аны 12-енче гасырда Патша Каттармал төзегән.

Гурҗарлар күбесенчә Кояшка табынганнар һәм кайбер Кояш гыйбадәтханәләрен алар урта гасырлар чорында салганнар.[73] «Джаядитья» буларак мәгълүм Кояш гыйбадәтханәсе Раджпипланың Гурджар патшасы, Джаябхатта II тарафыннан төзелгән булган. Бу гыйбадәтханә Бхарукачча даирәсендә Капика янында Капикада урнашкан.[74] Бхинмалның Сурья гыйбадәтханәсе Джагасвами Сурья гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм ул шулай ук бу дәвер вакытында төзелгән булган.[75]

Konark Sun Temple Panoramic View

Һиндстаннан тыш Сурья гыйбадәтханәләре

Мултанның Кояш Гыйбадәтханәсендә (хәзерге заман Пакистанда) ихтирам ителгән Сурья сыны урнашкан. Ул Һинду-Мөселман конфликтларының иң әһәмиятле пунктларының берсе булган.[76] Безнең эраның 871-енче елында , Мултан (Пәнҗаб) Гарәп принцлары хакимияте астында торган алар Сурья гыйбадәтханәсен тоткын итеп тотканнар һәм аны саклаганнар,[77] әгәр дә Һинду Гурҗара аларга һөҗүм итсә, алар аны җимерергә янар иде.[78] Иң иртә Мөселман хөкемдарлары Һинду дини мөсафирларыннан Кояш гыйбадәтханәсенә керү өчен салымнар алганнар, бу хөкемдарларга күп табыш китергән.[79] Сурья гыйбадәтханәсе Исмәгыйли Шигый хөкемдарлары тарафыннан 10-ынчы гасыр ахырында җимерелгән, алар шул урын өстендә мәчет төзегәннәр, ә Мултандагы Җама Мәсҗедтән киткәннәр.[80] Бу Кояш Гыйбадәтханәсе хәрабәләрендә Исмәгыйли Шигый мәсҗеден Сөнни хөкемдар Мәхмуд Газнәви җимергән, Сурья гыйбадәтханәсе янә төзәтелмәгән һәм шунда буш урын калган.[80]

Кытайда Сансиньду — Алтын Кояш белән кошлар. Чунг Тан буенча, бу Сурьяга охшаш.

Шива һәм Вишну 1-енче меңьеллыкта көньяк Азия сәнгать әсәрләрендә, мәсәлән Камбоджада һәм Таиландта булса, археологик шәһадәтнамәләр күрсәткәнчә Ходай Сурья Буддизм доминант фикер булганнан соң да пантеонда калган.[81]

Непалда, күп Сурья гыйбадәтханәләре һәм сәнгать әйберләре урта гасырларга карый, мәсәлән 11-енче гасыр Тхапахити һәм Саугал-тол һәм 12-енче гасыр Наксал таш сыннары.[82]

Сансиньгдуи культурасының Кытайның Сычуань провинциясендә, хәзерге көн Чыңдудан якынча 40 км да табылган артифактлар Кояш Ходайга табынуны күрсәтә, ул Сурьяга охшаш. Артифактларга Кояш Ходае тирәли очучы дүрт кош белән алтын бите һәм Сурья-чакра белән бронза скульптура керә.[83]

Һинд мәдәниятендә Сурья

Фестивальләр

Төрле фестивальләр Сурья Ходаена багышланган һәм алар Һиндстанда төбәкләргә карап төрле. Понгал яки Макара Санкаранти Кояш Ходаена багышланган Һинду фестивале. Монда яхшы уңыш бәйрәм ителә. Башка Сурьяга багышланган фестивальләргә Бихарда, көнчыгыш Уттар Прадешта һәм күрше төбәкләрдә Чхатх керә, шулай ук Сурья хөрмәтенә Самба Дашами һәм Ратха Саптами керә; Чхатх Дивалидан соң шунда ук бәйрәм ителә, аның дәверендә өч көн ашаудан тыелалар, аннан соң Кояшны истә тотып елгада яки мичкәдә коеналар.[84] Моңа охшаш рәвештә Гоада Айтар Пуджа бәйрәм ителә.[85] Соңгысы Махараштрада Адитья Ранубаи дип атала.[86]

Тамил Надуда Понгал уңыш фестиваленың икенче көне «Сурья Понгал» дип атала.[87]

Башка Сурьяга багышланган фестиваль Картик Пуджа монда шулай ук Шива, Вишну, Лакшми, Радха, Кришна һәм Тулси хөрмәт ителә. Аны Һинду хатыннар тота, типик рәвештә Ганга кебек елгаларга баралар, әңгәмә коралар һәм төркемнәрдә җырлыйлар.[88]

Биюләр

Сурьяга ихтирам формасы буларак классик Һинд биюләрендә, мәсәлән, Бхаратанатьямда бөтен Галәмгә нур чәчүне аңлатучы позалар бар.[89]

Сурья Намаскар

Сурья Намаскарның 12 асанасын күрсәтүче скульптура, Һиндстан, Яңа Дәһли, Индира Ганди Халыкара Аэропорты, авторы Никхил Бхандари.[90]

Сурья Намаскара Кояшны сәламләү дигән сүз. Ул Йога җылыну күнегүе, грациоз берләштерелгән асаналар дәвамы.[91] Исеме Кояшның җан буларак һәм бөтен тормыш чыганагы символизмына карый. Бу чагыштырмача хәзерге практика һәм ул 20-енче гасырга карый.[92][93]

Галерея

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Шулай ук укырга мөмкин

Тышкы сылтамалар