Сычуань


Сычуа́нь (||四川 Sìchuān) — Кытайның үзәк өлешенең көньягындагы провинция. Башкаласы һәм иң эре шәһәре -Чэнду. Халкы 80 418 200 кеше (провинцияләр арасында 4-енче урын, 2010 ел бирелгән мәгълүматы). Атамасы 川峡四路 («дүрт Чуанься өлкәсе») дигәннән кыскартылма һәм Сун империясе вакытында бу территориядә Чуанься өлкәсе булганга һәм соңыннан дүрт өлкәгә - "лу"га бүленгәнгә бәйле.

Сычуань
四川, Sìchuān
Халәт

вилаять

Административ үзәге

Чыңду

Иң эре шәһәре

Чэнду

Губернатор

Цзян Цзюйфэн

ККФ сәркатибе

Лю Цибао

Тулаем Эчке Продукт (2004)

655,6 млрд Кытай юане  (9-нче)

Халык (2010)

80 418 200 (4-нче урын)

Тыгызлык

163,74 кеше./км² (25-нче урын)

Мәйдан

491 146 км²
(5-нче урын)

Сычуань на карте

Аббревиатура

川 яки 蜀 (Chuān или Shǔ)

Код ISO 3166-2

CN-51

http://www.sichuan.gov.cn/
Сычуань на Викискладе

География

Провинция 491 146 км² мәйдан били (5-енче урын). Провинциянең үзәк һәм көнчыгыш өлеше Сычуань казанлыгы чикләрендә урнашкан. Төньякта Ганьсу белән, төньяк-көнчыгышта Шэньси, төньяк-көнбатышта Цинхай, көньякта Юньнань белән чиктәш.

Җир тетрәүләр

2008 елның 12 маенда Сычуаньда көчле җир тетрәү булган, ул провинция шәһәрләренең күп өлешен җимергән. Җир тетрәүнең магнитудасы 7,9 балл булган. 22 майга торыш буенча хөкүмәт 50 мең һәлак булган кеше турында мәгълүмат бирә.

Тарихы

Неолит һәм Бронза гасыры чорында монда Сансиньдуй мәдәнияте булган (безнең эрага кадәр III—I меңьеллык).III гасырда Сычуань территориясе Шу патшалыгының нигезен хасил иткән. IV гасырда монда Чэн варвар патшалыгы оешкан. V гасырда Сычуань өстеннән гегемония табгачларга күчкән.

1911 елда провинциядә Сычуань фетнәсе башланган, ул Синьхай инкыйлабына кадәр булган.

1939 елда Сычуань провинциясенең көнбатыш өлеше аерым Сикан провинциясенә аерылып чыгарылган. 1950 елда Сикан провинциясенең көнбатыш өлеше Тибет автномияле районы составына кертелгән, калган өлеше 1955 елда янә Сычуань составына кертелгән.

Административ-территориаль бүленеш

Провинция 21 административ-территориаль берәмлеккә бүленә: 17 шәһәр округына, 1 субпровинциаль әһәмиятле шәһәргә һәм 3 автономияле округка.

КартаТатарча атамасыКытайча атамасыПиньиньСтатус
1Гардзе-Тибет АО甘孜藏族自治州Gānzī Zàngzú Zìzhìzhōuавтоном округ
2Нгава-Тибет-Цян АО阿坝藏族羌族自治州Ābà Zàngzú Qiāngzú Zìzhìzhōuавтоном округ
3Мяньян绵阳市Miányáng ShìШәһәр округы
4Гуанъюань广元市Gǔangyúan ShìШәһәр округы
5Наньчун南充市Nánchōng ShìШәһәр округы
6Бачжун巴中市Bāzhōng ShìШәһәр округы
7Дачжоу达州市Dázhōu ShìШәһәр округы
8Яань雅安市Yǎ'ān ShìШәһәр округы
9Чэнду成都市Chéngdū ShìСубпровинция дәрәҗәсендәге шәһәр
10Дэян德阳市Déyáng ShìШәһәр округы
11Суйнин遂宁市Sùiníng ShìШәһәр округы
12Гуанъань广安市Guǎng'ān ShìШәһәр округы
13Мэйшань眉山市Méishān ShìШәһәр округы
14Цзыян资阳市Zīyáng ShìШәһәр округы
15Лэшань乐山市Lèshān ShìШәһәр округы
16Нэйцзян内江市Nèijiāng ShìШәһәр округы
17Цзыгун自贡市Zìgòng ShìШәһәр округы
18Ибинь宜宾市Yíbīn ShìШәһәр округы
19Лучжоу泸州市Lúzhōu ShìШәһәр округы
20Ляншань-Ий АО凉山彝族自治州Liángshān Yízú Zìzhìzhōuавтоном округ
21Паньчжихуа攀枝花市Pānzhīhūa ShìШәһәр округы

Халкы

Провинция халкының күпчелеген Хань милләте кешеләре тәшкил итә (атап ук әйткәндә кытайлар). Шулай ук провинциядә и, наси, тибетлылар һәм цян халыклары яши. Тибетлылар, наси һәм и халкының провинция чикләрендә үз автономияле округлары бар - Гардзе-Тибет автономияле округы, Нгава-Тибет-Цян автономияле округы һәм Ляншань-Ий автономияле округы.Үз вакытында монда кайбер мәгълүматларга караганда верификацияләнмәгән озак яшәүче ЛиЦиньюнь булган, ул 256 ел яшәгән.

Икътисады

Провинциядә авыл хуҗалыгы үскән - дөге һәм бодай үстерелә; провинция Кытай провинцияләре арасында дуңгыз ите җитештерү буенча беренче урынны һәм тут ефәк тукучы коконнары җыю буенча икенче урынны алып тора. Илдә хәмер җитештерүнең провинциянең өлеше 20%-тан артык. Провинция территориясендә Кытай Халык Җөмһүриятендә ванадий, кобальт һәм титан ятмаларының яртыдан артыгы һәм шулай ук әһәмияткә ия тимер руда һәм башка минераль казылмалар запаслары бар. Провинциядә сәнәгатьнең автомобил, аэрогаләм, металлургия, азык-төлек тармаклары үскән. Провинция Кытайның саклау сәнәгате һәм фәнни-техник потенциал үсеше ягыннан стратегик булып тора.

Мәдәният

Лэшаньда Будда сыны

Сычуань провинциясендә 3000 ел элек булган корылмаларның бер комплексы табылган, ул 250 квадрат метрдан артык мәйдан били. Бу Цзиньша җимерекләрендә табылган иң зур һәм камил архитектур корылма дип фараз ителә.Табылган бина борынгы Цзиньша шәһәренең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Казылмаларның мәйданы 2000 квадрат метр били. Археологлар сүзләре буенча ул Шан династиясенең хөкем итүенең соңында 3000 ел элек безнең эрага кадәр 1600-1100 елларда төзелгән булган.Озынлыгы 23 м һәм киңлеге 10 м булган борынгы бина биш киң бүлмәдән тора, шул ук вакытта гади кешенең торагы ул вакытта 5 метрга 3 метр алып торган.Экологик туризм карашы ягыннан төп карарга лаек урын булып Чэнду даирәләрендәге пандаларның тыюлыгы һәм питомнигы һәм панда Институты тора.

Дөнья мирасы

ЮНЕСКОның Дөнья мирасы исемлегенә провинция территориясендә булган түбәндәге объектлар кертелгән:

  • Цзючжайгоу Милли паркы;
  • Хуанлун тыюлыгы пейзаж карарга лаек зонасы;
  • Лэшаньда Будда сыны һәм Эмэйшань тавы
  • Дуцзянъянь ирригацион системасы һәм Цинчэншань тавы;
  • Зур панда резерватлары.

Чжан Цюнь

Бу провинциядә Кытай Республикасының премьер-министры һәм чит эшләр министры Чжан Цюнь туган. Кытай хөкүмәтенең иң озак яшәүче җитәкчесе, ул 100 елдан артык яшәгән 12 дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре исемлегенә керә. Ул 7 ел (1940-1947) провинциянең губернаторы булган.

Тугандаш өлкәләр

Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы

2016 елның 4 маенда Татарстан-Сычуань Бизнес Форумы узды[1]. Анда Казан Университетлары ректорлары һәм Сычуань университетлары ректорлары арасында килешүләргә имза куелган. Сычуань икътисады, мәдәнияте турында сөйләнгән. Форум "КОРСТОН" үзәгендә үткән.

Сылтамалар

Искәрмәләр